СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бала язмышы безнең кулларда

Нажмите, чтобы узнать подробности

Баланың мәктәптә уку чоры-ул ата-ана һәм укытучылар арасындагы салынган үзара хезмәттәшлек күпере дип санарга була. Ә бу күпернең ныклыгы баланың киләчәккә юлы икәнен онытмаска кирәк. Ата-ана һәм укытучы арасындагы дустанә мөнәсәбәт бала язмышына битараф булмауга иң төп дәлил минемчә.

Баланың мәктәптәге укуына битараф булырга ярамый. Баланың сәнгатьле укуы һәм дөрес язуына да нык игътибар итәргә кирәк. Укучы беренче класстан ук дөрес,йөгерек, сәнгатьле укырга өйрәнсен. Кайбер укучылар иҗекләп укыйлар, аерым хәрефләрне йоталар,сүзләрнең башын яки ахырын әйтеп бетермиләр. Бу инде баланың үз вакытында авазларны әйтү күнегүләрен җитәрлек алмавы, өйдә аз укуы белән аңлатыла.Димәк, бу балага мәктәптә укыганы гына җитми. Дога укыган кебек итеп, сузып, көйләп укыган балалар да бар. Әгәр вакытында кисәтмәсән, бу кимчелекнең гомер буена калуы ихтимал. Дәрес вакытында укытучы кисәтүе кайвакытта балага зыян салырга мөмкин, баладан иптәшләре көлүе дә ихтимал, шуңа күрә ата-ана баланың бу кимчелегенә игътибарлы булып, вакытында аны төзәтсә, баланың сөйләме дә яхшыра. Мондый балага күбрәк китаплар укытырга кирәк. Ләкин шуны онытырга ярамый, кайвакыт әдәби китапларны күп укыган бала да йөгерек һәм сәнгатьле укый белми. Бу һәрвакыт эчтән генә укудан, кычкырып укымаудан килә. Балага башта ата-ана үзе сәнгатьле, дөрес укып күрсәтсә, бала тизрәк дөрес укырга өйрәнәчәк. Баланың кычкырып укуын игътибар белән тыңлагыз, дөрес укылмаган хәрефләрне, сүзләрне вакытында ипләп кенә төзәтегез. Бергәләп гаиләдә кычкырып газета-журналлар,китап укуны оештырыгыз. Сәгатькә карап укуны оештырып алу да зыян итми. Ул чакта баланың үзеңдә дә кызыксыну артыр, уку техникасы яхшырыр.Вакыт кызганмагыз. Телефон,интернет,контакт кебек көндәлек мәшәкать-ләребезгә вакытны күбрәк сарыф итәбез. Көн саен бала белән 20 минут вакыт шөгыльләнү җитә, моны гадәткә кертергә кирәк. Бала үзенең кирәкле икәнен тойсың, бала белән еш аралашыгыз, ялгызлыкта һәм билгесезлектә баланы озак калдырырга ярамый. Көне-төне виртуаль тормышта яшәгән балага тере аралашу җитми хәзер. Балаларның күпчелегендә тел дефекты бигрәк тә күп күзәтелә. Шуңа күрә балаларга үзара иптәшләре белән аралашу бер проблемага әйләнеп бара.

Ни өчен баланың уку тизлегенә басым ясыйм ? Хәзерге заманда бала төрле сынаулар үтә.Башлангыч класста ук Бөтенросиия тикшерү эшләрендә катнаша. Ә анда зур-зур текстлар килә. Бала 45 мин вакыт эчендә берүзе шул текстны укып чыгарга да тиеш, өстәвенә шул текст буенча биремнәрне дә эшлисе бар. Ә бу акрын, дөрес укымаган бала өчен зур трагедия. Баланың уку тизлеге акрын булганда, текстны аңлап укый да алмый. Ул бу вакыт эчендә тиешле эшне башкарып та чыкмаячак. Зур классларда да бала төрле сынау эшләрендә әлеге проблемага юлыга.

Уку техникасын яхшыртуда мәктәптә дәрес алларыннан яисә тел фәннәрендә дәрес башында 5 минутлык пышылдап укуларны оештыру да зур йогынты ясый. Бергәләп чылбыр буенча кычкырып китап укуларны өйдә дә, мәктәптә дә оештыру зыян итми. Бер-берсенең ничек укуын тыңлау аларга үз кимчелекләрен ачыграк күрергә ярдәм итә.

Шулай ук зәңгәр экраннардан яңгыраган язмаларда артистлар сөйләвен тыңлауга баланың игътибарын юнәлтү баланың сәнгатьле, йөгерек укына йогынты ясый. Шигырь һәм проза әсәрләреннән өзекләр ятлауның да матур һәм йөгерек укуда әһәмияте зур.

Чиста һәм дөрес язуга да игътибар итәргә кирәк. Чиста һәм дөрес язу кешенең культурасы турында сөйли. Кайбер гаиләләрдә, балалар дөрес һәм пөхтә язарга өйрәнсен өчен, махсус диктантлар үткәрүне системага кертәләр. Укучы кызыл юл калдырамы, кирәкле сүзләрне баш хәрефтән язамы, тыныш билгеләрен куямы ? Текстны дөрес сайлап алган очракта, бу уңай алым. Диктантны балага үзенә тикшерергә бирсәгез, ул үзенең барлык хатасын күреп, дөрес язылышын истә калдырырга тырышачак. Балага пычрак язган өчен дәфтәр күчертеп утыру бигүк яхшы алым димәс идем. Бала моңардан арый, борчыла. Үз-үзенә ышанычы кими. Кат-кат эшләү кирәкле вакытны да сарыф итә. Шуңа күрә баланың язуына, укуына игътибарны беренче класстан һәм беренче дәресләрдән үк башларга кирәк. Башлангыч класста баланы дөрес укырга, чиста язарга өйрәтсәгез, зуррак классларда бала мөстәкыйльлерәк булачак. Бала язмышы безнең кулларда икәнен һәрберебез онытмасак идек. Бала-ул әле йомшак камыр. Нәрсә әвәлибез, шуны татыйбыз киләчәктә. Ә камыр катып китсә, анннан нәрсәдәр ясау инде файдасыз.

Арча районы Кзыл-Яр башлангыч мәктәбе укытучысы Бакиева Әлфия Тәлгать кызы

12.05.2018 12:34


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!