СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Энилэр бэйрэме

Нажмите, чтобы узнать подробности

ИҢ КАДЕРЛЕМ - ӘНИЕМ

Әниләр көне уңаеннан

кечкенәләр төркемендә кичә

Тәрбияче: Хайретдинова А.А.

Максат. Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәпле­лек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү, укучыларның төрле яклап сәләтләрен үстерү, иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: әниләргә багышлап чыга­рылган стена газетасы, әниләр турында матур сүзләр язылган плакатлар, чәчәкләр, шарлар, балаларның ясаган бүләкләре, тәрбияченең котлау открыткалары.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, балалар бәйрәмчә киенгән.

Әкрен музыка астында.

А.6. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез. Сезне Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сезгә сәламәтлек, озын гомер, тормышыгызда гаилә бәхете, балаларыгызга ана назы биреп, аларны аңлап, туры юл күрсәтеп яшәвегезне телибез.Әни күзләре шундый мөлаем, ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның, акылын һәм сабырлыгын җыйган диярсең! Йомшак куллары сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әни йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

Утка-суга тошулэрем,балам очен, Барыр юлдан туктауларым,балам очен, Таннан эзер аш та,балам очен, Тэгэрэгэн кайнар яшь тэ,балам очен. Иртэ-кичен йорэк хисем,балам очен. Барлык эшем,барлык кочем,балам очен.

Янам,коям,тузэм,кунэм,балам очен, Горур башым тубэн иям,балам очен. Тоннэр туса,танны котэм,балам очен,

Кунелемдэ жырлар йортэм,балам очен. Кукрэгемдэ сою уты мэнге яна, Бер шатлыгы мен хэсрэтне юып ала. Ярый эле яралганмын АНА булып.

Әни! Күпме наз, күпме җылы­лык бар бу сүздә. Әниләр безгә тор­мыш бүләк иткән, йомшак кулларын­да тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә "әннә" дип ачылган. Ә хәзер сезгә үзебезнең нәниләр- кечкенәләр төркеме чыгышын тәкъдим итәбез.

Кемнең әнисе иң әйбәт?

Безнең әни әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Үзе бөтен эшкә оста,

Безне өйрәтә җайлап.

Мактый күңелне күтәрә

Иң кирәк сүзләр сайлап.

“Гөмбәләр биюе”

Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әнием күк эш остасы

Булу өчен тырышам.

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле бла

Ул өйгә кайтып кергәч.

Татар халык биюе

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк.

Якты, аяз көн кирәк.

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп тәмле итеп.

Заманча бию(“Песенка Мамонтёнка”)

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга!

Әнигә шигырь

Бирдем бүләккә.

“Гомергә, - ди ул,-

Калыр йөрәктә”.

“Восточные танцы»

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый,

“Әни” сүзен таптарга.

Мин әнигә булышам,

Табак-савыт юышам.

Чистарган савыт-сабаны

Шүрлекләргә куешам.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Заманча бию

Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Конфет та кирәк түгел,

Кирәк түгел курчак та.

Чөнки мин әниемне

Алдым инде кочаклап.

Җыр. “Иң якын кешем син, әнием”.М.Минһаҗев көе, З. Минһаҗева сүзләре.

Дөньяда иң гүзәл,

Иң матур, нурлы зат

Ул минем әнием,

Ул минем әнием.

Иң якты кояшым,

Иң назлы гөлкәем,

Иң якын кешем син

Әнием-җаным син.

Кадерләп үстердең

Җаныңны биреп син,

Төннәрен йокламый,

Бәхетле булсын дип.

Бүләкләр өләшү. Открыткалар өләшү.

Тормышта урының

Гел түрдә, әнием,

Алдыңда баш иям

Маягым син минем.

Үсеп җиттең диеп

Моңайма, әнием,

Һаман да мин синең

Шул нәни бәбиең.

А. б.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә,

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек -ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Хөрмәтле әниләр. Тагын бер кат сезне бәйрәм белән! Шушы кечкенә, нәни балаларыгызга сез, сезнең игътибарыгы, назыгыз бик кирәк. Алар сезне бик яраталар. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

05.02.2017 16:46


Рекомендуем курсы ПК и ПП