СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Туган җирем – ямьле Рсаем,
Туган төяк – данлы Илешем.
Бабамнар нәселен дәвам итеп,
Мин шул җирдә туган җимешмен.
Сагынганда туган ягыма
Уйларымда кайтып килешем.
Күз алдымда каен урманнары.
Колагымда – чишмә җырлары.
Сулышымда назлы таң җилләре.
Күңелемдә - иген кырлары.
Җәй җиттеме, миңа сәлам юллый
Тугайдагы чалгы чыңнары,
Сагындыра Базы талларында
Сандугачның моңлы сайравы.
Илешкәем - минем туган җирем,
Тамырларым шунда уелган.
Шунда минем әти, әни яши,
Әби-бабам шунда куелган.
Мин туганда ап-ак карлар яуган,
Бөтен дөнья актан киенгән.
Ак биләүгә төреп мине әни:
“Кызым туды”, диеп сөенгән.
Римма диеп миңа исем кушкан,
Рим кызы дип бар да эндәшкән.
Язмыш җиле бик ягымлы булды,
Барлык теләгемә ирештем.
Чөнки мин дә уңган халкы булган
Бер кызы бит данлы Илешнең.
Мәктәпне тәмамлап, вузда укып,
Югарысын алдым белемнең.
Татар теле укытучысы мин -
Саклыйм бүген туган телемне.
Кулларыма тотып дипломымны
Килен булып төштем Балтачка.
Хәзер Балтач кешеләре миңа
Әйләнделәр газиз якташка.
Үз кызыдай кабул итте Балтач,
Халкы аның йомшак бәгырьле.
Шуңа күрә торган җирем миңа
Туган җирем кебек кадерле.
Балтачның табигате дә
Илештәй матур икән.
Биредә яши күп милләт,
Барсы да тату икән.
Мәдәният елы быел,
Бик дәртле монда халык.
Эш бетергәч, җырлап-биеп,
Кулларына гармун алып,
Күңел ача һәрвакыт.
Минем бурыч яшь буынга
Ныклы белем бирергә.
Һәм шулай ук һәр укучым
Телне белсен, җыр өйрәнсен,
Маһир булсын биергә.
Шундый укучылар гына
Ил тоткасы булырлык.
Үз мәдәниятен белгән
Халык ул зур горурлык.
Бәйгеләргә килдем бүлешергә
Балтачтагы матур эшләрне.
Өлкәннәрдән үзем үрнәк алып.
Өйрәтергә бераз яшьләрне.
Күрсәтәсем килде балаларның
Туган җиребезне сөюен.
Туган телебезне саклау өчен
Чын күңелдән янып-көюен.
Күрсәтәсем килде хезмәтемнең
Кирәклеген, мөһим икәнен.
Бар матурлык туган телем аша
Бала күңеленә күчкәнен.
Конкурска килдем, фикердәшләр,
Дуслар белән аралашырга.
Проблемалар булса, бергәләшеп,
Чишәр өчен куеп каршыга.
Бәйгеләрнең, дуслар, ямен беләм:
Тик куелсын миңа бәя гадел.
“Язмышларым жюри кулларында” -
Дулкынлана шуңа минем күңел.
Бәйгеләргә бүген чыктым әле.
Ышанасы килә җиңәремә.
Язмышымны салам хис-тойгылы
Һәм дә гадел жюри иңнәренә.
Бәйгеләрдә бик күп фәһем алдым.
Фикердәшләр таптым эшемдә.
Мин ышандым гасырлардан килгән,
Татар теле, синең көчеңә.
© 2017, Мансурова Рима Римовна 473