СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
. Көннәр, айлар, еллар бик тиз су агымыдай алга ага. Төрле борылышларны уза-уза киңлеккә – диңгезгә юл ала. Әле генә шаулы җәй иде, инде әкияти көз уртасы җитте дияргә була. Алда педагогларның бәйрәме, әлбәттә, шул исәптән тәрбиячеләрнеке дә.
Тәрбияче – бу сүздә күпме җаваплылык ята. Синең өстеңдә ата-аналарның газиз балалары, әби-бабайларның кадерле оныклары. Син абынмыйча, җаның-тәнең белән балаларны тәрбияләргә, сакларга, якларга бурычлысың. Төркемдәге балаларың сәламәт, әдәпле, тәрбияле, сәләтле икән, бу тәрбияченең уңышы, бәхете дигән сүз.
Әйе, без гөнаһсыз балалар дөньясына чумып, нәниләр белән эшләвебезгә бик бәхетле. Онытмыйк, тәрбиячелек – олылык!
Сорый белсәң.
Кеп-кечкенәдән һәрвакытта
Уйнадым сайлап бу һөнәрне.
Эшләсәм иде, балалар белән дип,
Теләдем бик күп көннәрне.
Ходай кабул иткән икән,
“Амин” сәгатенә китереп.
Эшлим хәзер балалар белән
Йоласына туры китереп.
Балалар белән эшләр өчен,
Кирәк сәламәтлек, сабырлык.
Балаларны яратам, шуңа
Сорыйм Ходайдан илгә тынычлык.
-80%
© 2016, Ганиева Гульгена Мавлетовна 302