СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе Минем педагогик табышларым.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Минем педагогик табышларым.

Укытучы!

Синең бурыч- күңелләргә сүзләр язу,

Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

Э. Мөэминова

Бала күңеле - язылмаган ак кәгазь. Укытучы - шул кәгазьгә тигез итеп юллар сызучы. Бала күңеле сөрелмәгән кыр. Аны тип- тигез итеп тә, кәстәнкәле - кантарлы итеп тә эшкәртеп була. Орлыкның тук булуы, тере шытымнар бирүе өчен, йомшак итеп сугарылган җир кирәк. Укытучының беренче бурычы- шушы мохитне тудыру.

Нинди юллар, алымнар, ысуллар белән тудыра соң ул аны? Бәхәссез, бу балаларны яратуына да, үз җиренә тугры булуына да, сәләтенә дә бәйле. Шушы урында ирексездән татар халкының күренекле мөгаллиме Галимҗан Ибраһимовның түбәндәге юллары искә төшә: “Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү- мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.” Чыннан да, беренче карашка, укытучыдан күп тә соралмый кебек, ә бу нәтиҗәгә ирешү өчен, үзеңә күпме эзләнергә, көч түгәргә кирәк. Замана укучысы куйган таләпләргә җавап бирерлек, һәр яктан камил шәхес булып җитлегүе дә мәҗбури.

Еш кына укытучыны артист белән чагыштыралар. Белгәнебезчә, артистлык, нәрсәне дә булса башкарганда, югары һәм нәфис осталыкка ия булырга тиешлекне аңлата. Укытучы да,артист кебек, ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен, күпме кичерешләр, чоңгыллар аша үтә. Аерма шунда: артист сәхнәдә виртуаль тормыш белән яши, ә укытучы чынбарлык белән күзгә- күз очраша. Әлеге мизгелләрдә укучылары каршында, ата- аналар алдында йөз аклыгын саклый алса, үзен максатына ирешкән һөнәр иясе итеп саный ала.

Укытучы- спортчы. Йөгерешче. Йөгергәндә, алдашып беренче урынга чыгып булмый. Укытучы да, уңышларын барлаганда, укучыларының ирешкән нәтиәләре аша гына финиш сызыгын беренчеләрдән булып үтә ала. Үзең сызган юлдан йөгерә белергә, барлык көч- куәтеңне эшкә җигеп, шәп йөгерергә, туктап калмаска кирәк.

Укытучыны фәрештә белән тиңлиләр. Иңнәргә канат куючы, очканда ярдәм итүче, зилзилә- давыллардан канатларны сындырмыйча саклаучы. Үзе дә укучысы белән бергә белем киңлекләрен иңләгән очучы.

Мин дә шушы мактаулы һөнәрне сайлап алдым. Димәк, тиешле урында артист та, кирәк чакта фәрештә дә, армый- талмый йөгерүче йөгерешче дә булырга тиеш. Шушы сыйфатларга ия булу өчен тирән фикерле, аек акыллы, зыялы зат булу таләп ителә.

Үзем Яшел Үзән шәһәр җирлегендә 5 нче гимназиядә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. Бу һөнәргә килүемнең сәбәпчесе- йомшак тавышлы, җылы карашлы башлангыч сыйныф укытучым- Минннур Тәхәби кызы. Аңа гашыйк булуым 25 ел элек Арча башлангыч сыйныф укытучылары хәзерләү көллиятенә алып килде. 1994 елда Казан Дәүләт педагогика институтының башлангыч сыйныфларда белем бирү факультетында югары белемгә ия булдым. 25 ел нәни кулларны язарга, нәни күзләрне хәреф җыярга өйрәтәм.

Укытучы һөнәре туктаусыз эзләнүләргә этәрә. Миңа да үз осталыгымны төрле эксперименталь мәйданчыкларда сынап карарга туры килде. Латин графикасын гамәлгә кертү, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе- шуларның иң күләмлеләре. Шуңа күрә Белем бирүдә Федераль дәүләт стандартлары таләпләре минем өчен зур яңалык булмады. Рәхимов технологиясе моны күптән үзләштерергә ярдәм иткән иде инде. Халыкара психологик фәннәр нигезе Асоциациясе биргән “Педагог- технолог” сертификаты, Казан укытучылык институтының 135-еллыгына багышланган II нче Республикакәләм педагогик укулары Дипломы, Регионара Тукай укуларының, “Федераль Дәүләт Стандартларны башлангыч сыйныфлар сафына кертүгә булышлык күрсәткән өчен” министрлык тарафыннан бирелгән, Татарстан мәчетләренең Диния нәзәрәтенең Рәхмәт хатлары, “Безнең иң яхшы укытучы” республикакүләм бәйгесендә җиңү яулау - шушы хезмәт нәтиҗәсе.

Укучыларым да төрле Халыкара һәм Бөтен Россия буенча үткәрелгән марафоннарда, бәйгеләрдә, олимпиадаларда бик теләп катнашалар. Халыкара интеллектуаль интернет-марафонда 1 нче, 2 нче урыннар, бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән "Планета Земля" дигән дистанцион олимпиадада 1нче урын; төрле фәннәр буенча Халыкара «Инфаурок» дигән проектта 1, 2 һәм 3нче дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар; “Бала күзлеге аша кеше хокукы” дигән региональ фәнни-гамәли конференциядә 3 нче урын; Республика күләм үткәрелгән “Минем мәчетем” дигән рәсем бәйгесендә 3 нче урын; Бөтенроссия күләмендә татар телендә үткәрелгән 1 укучымның “Россия тарихында минем якташларым”дигән темага язылган иншалар бәйгесендә катнашучы сертификатка ия.

Балалар тәрбияләгә дә үз карашым минем. Безгә укырга килүче 6-7 яшьлек баланың, тулы җөмләләр белән, үз фикерен аңлаешлы итеп җиткерә алмавы, авазлар әйтүдәге хилафлык, бер-берсенә карата түземле була белмәүләре бик күп факторларга бәйле. Без, укытучылар, бу кимчелекләрдән котылу юлларын эзләргә мәҗбүр. Сабый балага коры нотык сөйләү бернинди уңай нәтиҗгә китерми. Бала күеленә үтеп керү өчен, беренче чиратта, аны кызыксындыра белергә кирәк. Нәкъ менә бу яшьтә балалар әкиятләргә тартылалар, бабайларыбыз, әбиләребез әйтеп калдырган сүзләр дисәң, дөньяларын онытып тыңлыйлар һәм үз фикерләре белән уртаклашалар. Теләсә нинди әдәби әсәрне анализлау өчен, үз фикереңне төгәл әйтә белү кирәк, бу күнекмәләрне күпме иртәрәк булдырсак, эшчәнлегебез шулкадәр уңышлырак булыр.

Фикерләремне һәм нәтиҗәләрне башлангыч сыйныф укытучылары өчен ярдәмлек буларак төзелгән “ Тәгәри китте йомгагым.” дигән авторлык программасына тупладым. Аны әдәби уку, сыйныфтан тыш уку дәресендә, яңа буын стандарт буенча таләп ителгән дәрестән тыш үткәреләчәк эшчәнлектә, озайтылган көн төркемендә клуб сәгатьләрендә, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен һәм әхлакый тәрбия чарасы буларак тәкъдим иттем. Бу хезмәт татар халык әкиятләре, әби-бабайларыбыздан калган хәдисләр, мәгърифәтче Каюм Насыйриның “Әт-тәрбия” һәм Ризаэддин Фәхреддиның “Нәсыйхәт” җыентыкларына нигезләнеп төзелде.

Эшчәнлегемнең тагын бер юнәлеше- Гуманлы педагогиканы үзләштерүгә бәйле. 2013нче елда беренче тапкыр Мәскәү шәһәрендә оештырылган “Гуманлы педагогика” дигән зур педагогик Укуларда катнаштым. Анда укытучыларның укытучысы Амоношвилиның чыгышы күңелгә үтеп керде. Бала күелен ватмыйча, йомшак тәэсир итәргә кирәгенә тагын бер тапкыр инандырды ул. Үз фикерен курыкмыйча әйтә алган бала гына камил шәхес буларак җитлегә икән.

Уйлануларыма хәдистә бирелгән түбәндәге юллар белән нокта куясым килә: “Бер сәгать фикер йөртү җитмеш ел буена тәкъбир итүдән яхшырак”.

28.02.2015 22:25


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!