СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Татар теленнән БДИ сораулары
Шәмдәлләрдә генә утлар яна
1) Тәрәзә каршында ялгыз юкә агачы үсә иде. 2) Сәйрин шул агач янына туктады. 3) Авылда, аларның баскычлары төбендә, нәкъ шуның буйлы тирәк үсә. 4) Тирәк исенә төшкәч, Сәләховның күңелендә юкә агачына карата кардәшлек тойгысы уянды. 5) “Чит ил. 6) Герман җире. 7) Кешеләре-ят, телләре аңлашылмый. 8) Ә агачлары гел безнеке шикелле, -дип уйлады Сәйрин. 9) – Табигать нинди бөек! 10) Ул үзенең бәрәкәтен һәр илгә, һәр халыкка тигезләп өләшкән. 11) Беркемне кимсетмәгән, беркемгә дә артыгын бирмәгән. 12) Ә шушы хакыйкатьне аңламау- адәм баласының комсызлыгы-җирне күбрәк эләктерер өчен күрше өлешенә керергә, аның җирен яулап алырга мәҗбүр иткән. 13) Сугышны комсызлык тудыра. 14) Сәбәпсез үлемнәр, кан коюлар-бары да шуннан. 15) Җитмәгәнмени фашистларга үз җирләре?”
16) Балачак та шушы тирәкләр кебек садә, саф, гөнаһсыз бит. 17) Күкрәк
тутырып, саф һава сулыйсың, йөгерәсең, уйныйсың. 18) Көне буе иректә. 19) Кояш баеганда, әти-әниең эштән кайта. 20) Малларны карап, абзарга япкач, Сәләховлар гаиләсе тирәк төбенә кичке чәйгә җыела иде. 21) Табын янында очрашу шундый рәхәт.
22) Тирәк ботаклары аша кичке йолдызлар җемелдәгәне күренә. 23) Сәйриннең әнисе аклы яулыгын чөеп бәйләгән, янып-пешеп чәй ясый. 24) Башта агач кашык белән чынаякларга каймак сала, аннан соң чәйнектән чәй агыза. 25) Чәй агызганда, борынга хуш ис килеп бәрелә.
26) Әтисе табын янында һәйкәлдәй мәгърур утыра белә иде. 27) Әйтерсең аны патша итеп куйганнар. 28) Аңа карау белән, “әтиебез исән чакта дөньяда бернинди афәт, гаделсезлек һәм кимсетү булмаячак” дип ышана идек. 29) Чыннан да, ул исән чакта гаиләгә җил-яңгыр тимәде. 30) Күп иде авылда Сәйриннең әтисе ише кешеләр. 31) Ышанычлы, нык, чыдам нигезгә корылган бәхетле гаиләләр дә күп иде.
32) Өстенлек итү-тынгысыз тойгы. 33) Өстенлеккә омтылу ифрат мәшәкатьле.
34) Әтисенең гаилә белән идарә итүе өстенлеккә көйләнмәгән иде. 35) Аның һәр сүзенә, кылган эш-гамәленә аллага ышанган шикелле ихлас күңелдән ышаналар иде. 36) “Әтиегез болай эшләгәнне ярата.”. 37) ”Әтиегез!-иң катлаулы мәсьәләне әнә шул сүз хәл итә иде.
38) Әнисенең төп бурычы-гаилә эчендәге дустанә мөнәсәбәтләре, туганлык, татулык хисен саклай иде. 39) Бу вазыйфасын Сәйриннең әнисе сокланырлык итеп үтәп килде. 40) Шунлыктанмы, Сәләховлар гаиләсендә яшәү тыныч һәм рәхәт иде. 41) Шундый уңайлы иде гаилә куенында көн күрү.
(Миргазиян Юныс буенча)
а) тәрәзә, ялгыз, агачы;
ә) тәрәзә, юкә, үсә;
б) каршында, юкә, каен;
в) дөрес җавап юк.
2. 2-5 нче җөмләләрнең кайсысы иярчен синтетик вакыт җөмлә.
а) Сәйрин шул агач янына туктады.
ә) Тирәк исенә төшкәч, Сәләховның күңеленә юкә агачына карата кардәшлек тойгысы уянды.
б) Авылда аларның бакчалары төбендә нәкъ шуның буйлы тирәк үсә.
в) Чит ил.
3. 9-12 нче җөмләләрнең кайсысында юклык алмашлыклары бар?
а) Табигать нинди бөек.
ә) Ул үзенең бәрәкәтен һәр илгә, һәр халыкка тигезләп өләшкән.
б) Ә шушы хакыйкатьне аңламау-җирне күбрәк эләктерер өчен күрше өлешенә керергә, аның җирен яулап алырга мәҗбүр иткән.
в) Беркемне кимсетмәгән, беркемгә дә артыгын бирмәгән.
4. 16-19 нче җөмләләрдән сингармонизм законына сүзләре булган җөмләләрне билгеләргә.
а) Күкрәк тутырып саф һава сулыйсың, йөгерәсең, уйныйсың.
ә) Кояш баеганда әти –әниең эштән кайта.
б) Балачак та шушы тирәкләр кебек садә, саф, гөнаһсыз бит.
в) Көне буе иректә.
5. 22-25 нче җөмләләрдән ирен гармониясенә караган сүзләрне табарга.
а) табын, чөеп;
ә) йолдызлар, борынга;
б) җемелдәгәне, бәйләгәне;
в) яулыгын, кашык.
6. 27-30 нчы җөмләләрнең кайсысы кереш сүзле?
а) Күп иде авылда Сәйриннең әтисе ише кешеләр.
ә) Әйтерсең аны патша итеп куйганнар.
б) Чыннан да, ул исән чакта гаиләгә җил-яңгыр тимәде.
в) дөрес җавап юк.
7. 25 нче җөмләдән [къ], [гъ] авазларын белдергән сүзләрне табарга.
а) агызганда, борынга;
ә) хуш, чәй;
б) килеп, бәрелә;
в) агызганда, ис.
8. Дүртенче абзацтан кире ассимиляциягә мисаллар язарга.
а) тынгысыз, көйләнмәгән, ышанган;
ә) аллага, ышаналар, күңелдән;
б) катлаулы, әтисенең, сүзенә;
в) гаилә, идарә, тойгы.
9. Сәбәпсез үлемнәр, кан коюлар – бар да шуннан.
Җөмләдәге сызык кую очрагы нинди?
а) ия белән хәбәр арасында;
ә) аныклагыч белән аныкланмыш арасында;
б) тиңдәш кисәкләрдән соң гомумиләштерүче сүз;
в) ким җөмләдә кулланылмаган кисәк.
10. 32-35 нче җөмләләрдәге исем фигыльләрне табыгыз.
а) ышанган, эшләгәнне, ярата;
ә) өстенлек итү, омтылу, идарә итүе;
б) көйләнмәгән, катлаулы, кылган;
в) дөрес җавап юк.
11. 38- 41 нче җөмләләрдән ясалма сыйфатларны билгеләгез.
а) туганлык, татулык;
ә) сокланырлык, төп;
б) дустанә, уңайлы;
в) җайлы, дустанә.
12. Кояш баеганда, әти-әниең эштән кайта җөмләсенең дөрес билгеләмәсен табыгыз.
а) аерымланган вакыт хәлле гади җөмлә;
ә) аналитик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә;
б) синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә;
в) бер составлы атау җөмлә.
II өлеш. Югарыда бирелгән тексттагы җөмләләргә карап, тиешле җаваплар языгыз.
Җавап:..
Җавап:..
Җавап:.
Җавап:.
Җавап:.
Җавап:.
Җавап:.
Җавап:.
Җавап:.
Җавап:.
Җавап:.
Җавап:.
Җавап:.
Җавап:.
III өлеш.
Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз. Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди? Өзектә нинди идея үткәрелә? Моңа сезнең мөнәсәбәтегез нинди? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен кулланыгыз.
Дөрес җаваплар.
I өлеш.
1. ә
2. ә
3. в
4. б
5. ә
6.б
7. а
8. а
9. б
10. ә
11. в
12. а
II өлеш.
© 2016, Сахапова Лейсан Ильдусовна 732