СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Http://mylektsii.ru/11-79337.html

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар теленә чит тел буларак өйрәтүнең лингвистик һәм метолик принциплары.

Лингвистик пр-плар:

- Системалылык һәм аның белән бәйле комплекслылык пр-бы.

Әлеге пр-п телнең һәр ярусының аралашу вакытында “бәйләнештә, комплекста” катнашуын күздә тота. Рус мәктәпләрендә т.т. өйрәнгәндә балалар чит телдә аралашырга өйрәнәләр, татар халкының мәдәнияте б-н танышалар, ягъни алгы планга телнең барлык яруслары да үзара бәйләнештә яшәгән коммуникатив пр-бын тормышка ашыру чыга.

- Функциональ-семантик пр-п.

Бу пр-п тел үзләштерү һәм укучыларны өйрәнелә торган тел чаралары ярдәмендә тәрбияләү мәсьәләләрен чишә. Ул телгә өйрәнүне әйтелгәннәрнең теге яки бу эчтәлеген белдерү ысулы буларак билгели.

- Культурологик пр-п.

Әлеге пр-п культурологик компетенциягә ия булу өчен ук-ның коммуникатив таләпләреннән чыгып, тел берәмлекләрен кертүне күздә тота. Темалар: “Татарстан – минем Ватаным”, “Татар сөйләм этикеты”, “Татар халкы тарихы битләре” һ.б.

Белем бирүнең лингвокультурологик аспекты уку материалы эчтәлегенә татар сөйләм этикетын, татар лексикасының милли-мәдәни катлавын эченә алган сүзләрне (алъяпкыч, Сабантуй, Шүрәле һ.б.) кертүне күздә тота.

Методик пр-плар.

- Аралашу пр-бы:

Бу пр-п телгә өйрәтүне аралашу аша, тыңлап аңлау, сөйләшү, уку һәм язуны үзләштерү барышында башкаруны күздә тота. Уку процессы ситуатив сөйләм күнегүләре бн тулыландырылырга тиеш.

- Туган тел үзенчәлекләрен исәпкә алу пр-бы:

Төп шарт – татар теленә өйрәткәндә баланың ана телендәге (рус) сөйләм тәҗрибәсен исәпкә алу.

- Ситуатив-тематик пр-п:

Татар телен өйрәткәндә табигый ситуацияләр куллануны күздә тота. Алар аерым бер тема кысаларында эчке сөйләм белән тәэмин ителгән билгеле бер тематика буенча кирәкле сүзләрне актив үзләштерү һәм гадәти сөйләм өчен кирәк. Моның өчен кеше реаль тел чынбарлыгын хәтерләткән ситуациягә куелырга тиеш.

- Минимумлаштыру пр-бы:

Сөйләм һәм тел материалын тиешле күләмдә сайлап алуны аңлата.

- Уку материалын концентрик рәвештә аңлату пр-бы:

Уку материалы чикләнгән концентрларга бүленә. Нәтиҗәдә, үзләштерелгән тема һәм ситуацияләр нигезендә, шул концентр калыплары эчендә чагыштырмача иркен сөйләшү оештырып була.

- Сөйләмә телгә алдан өйрәтү пр-бы:

Материалны укучыларга телдән тәкъдим итеп ныгытуны күзаллый.

- Системалылык пр-бы:

Әлеге пр-ны тормышка ашырганда, укучыларның аңында өйрәнелә торган тел бербөтен система буларак формалаша. Чит телгә өйрәткәндә, кешенең табигый, психофизиологик, үзенчәлекләрен исәпкә алу мәҗбүри.

Грамматикага һәм орфографиягә өйрәтү методы буларак грамматик анализ. Аның төрләре, үткәрү ысуллары һәм урыны.

Грамматик анализ грамматик күренешләрне (сүз, җөмлә типлары, җ.кисәкләре һ.б.) билгеләргә, аларны бер-берсеннән аера һәм куллана белергә өйрәтә; грамматиканы аңлы рәвештә үзләштерергә ярдәм итә; тел күренешләрен укучының хәтерендә ныгыту һәм аны гамәли куллана белү күнекмәләрен бирә.

Эчтәлеге ягыннан морфологик һәм синтаксик анализ төрләренә бүленә. Бу төр анализларга бәйләп, фонетик, орфографик, орфоэпик, пунктуацион, стилистик анализлар да үткәрелә.

13.12.2017 11:29


Рекомендуем курсы ПК и ПП