СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Күр әле ,син, табигатьне! (Күңел дәфтәреннән)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Күр әле,син, табигатьне:

Бер шаяра, бер елый.

Яңгырлар белән җырлый да,

Бураннар булып улый.

Каплый юрган белән җирне,

Төреп кар көртләренә.

Чәчәкләрдән бизәк ясый

Тәрәзә төпләренә.

Битләрне “тешләп” үтә дә,

Иркәли җылы белән.

Аннан язын бүләк итә

Сандугач җыры белән.

Уята җирен иркәләп,

Уяна туңган туфрак.

Яшел хәтфә бүләк итә,

Агачларына-яфрак.

Кошларын кире чакыра,

Торырга дип көзгәчә.

Язны озатып куя да,

Җәйне кунакка дәшә.

Җәйләрен чәчәккә төрә

Болыннарын,кырларын.

Җиләге балланып пешә

Тыңлап тургай җырларын.

Су кертә, печән чаптыра,

Ял иттерә һәммәсен.

Аннан көзне чакыра ул

Җәеп алтын җәймәсен.

Сарыга, кызылга мана

Яфракларын агачның,

Һәммәсен кышка әзерли,

Озата сандугачын.

Һәр чорның үз матурлыгы,

Үз кимчелеге була.

Һәрберсенә сөенә бел-

Рәхәт лә бит бу дөнья.

(Вәсилә Дехканова (Күңел дәфтәреннән))

10.12.2018 10:45


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!