СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Кыңгыр эш кыңгыраулы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т – укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

П р е д м е т – А. Әхмәтгалиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Табыш” хикәясен өйрәнү.

Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы – әхлак тәрбиясе бирү.

Материал: дәреслек (2 нче кисәк, 99 – 102 нче битләр), эш дәфтәрендә 47, 48 нче битләр.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), слайдлар, А. Әхмәт- галиеваның портреты, китаплары.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру

– Исәнмесез! Кәефләрегез ничек? Барыбызга да хәерле көннәр, уңышлар теләп, дәресне башлыйк.

2. Актуальләштерү

Өй эшен тикшерү: эш дәфтәрендәге биремнәрне тикшереп, хаталарын бергәләп төзәтү; уку, белем алу турындагы мәкальләрне уку, мәгънәләренә төшендерү;

3. Уку мәсьәләсен кую

1) Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән аларны бүген нәрсәләр кызыксындыруы, нинди уеннар уйнаулары турында әңгәмә оештыра.

– Сез бүгенге балалар, яшьләр тормышына багышланган нинди әсәрләр укыганыгыз бар? Караган фильмнарыгызны искә төшерегез.

– Укытучы дәрестә бүгенге көн тормыштан алып язылган хикәя белән танышуны җиткерә.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Автор белән танышу.

1) Укытучы язучының китапларын күрсәтеп, тормышы һәм иҗаты белән таныштыра; презентацияләрдән файдаланып, журналистлык эшчәнлеге турында белем бирә;.

2) Бер укучы дәреслектәге А.Әхмәтгалиева турында белешмәне укый.

3) Укытучы сораулар ярдәмендә укучыларның аңлавын тикшерә. Укучылар дәреслектәге биографиягә нигезләнеп, сораулар төзиләр, партадашлары җавап бирә.

4) Сүзлек белән эш.

а) Укытучы сүзләрне укый, укучылар аның артыннан кабатлыйлар. Авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыра.

ә) Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтәләр.

б) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтәләр.

2. А. Әхмәтвәлиеваның “Табыш” хикәясен уку.

1. Дәреслекнең 102 нче битендәге сорауларга җавап бирү.

2. Укытучы хикәядәге авыр сүзләргә игътибар иттерә, мәгънәсенә төшендерә, сүзлек белән эшлиләр.

3. Укучылар хикәяне өлешләргә бүләләр.

4. Текстка нигезләнеп, укучылар партадашларына сорау бирәләр.

5 .–Тексттан алынган түбәндәге сүзләрне ничек аңлыйсыз? “Фразеологизмнар сүзлеге” н файдаланып, фразеологизмнарны аерып күрсәтегез. Бу сүзләрне икенче төрле ничек итеп әйтер идегез? (Мәсәлән, күз ачып йомган арада – бик тиз, хәтәр затлы – кыйммәтле һ.б. ).

күз ачып йомган арада, кесәсенә кереп ятты, ят тойгы яндырып алгандай булды, сытылып чыккан сүзләр, башы буталды, хәтәр затлы, аягыңның берсе — монда, икенчесе тегендә булсын, кызыллык йөгерде, тәтегәне юк, суган суы агызырга, башын сузып.

  • Тексттагы тагын нинди сүзләрне дәвам итеп язар идегез?

6. Айратка хас сыйфатларны түбәндәге сүзләр арасыннан сайлап алыгыз (әйбәт, явыз, юмарт, саран, хәйләкәр, матур, шаян, намуслы, тәртипсез).

7. Эш дәфтәрендәге 1, 2 нче биремнәрне эшләү.

III. Рефлексив бәяләү

1. Укучылар Айратка бәя (характеристика) бирәләр. Бу бирем эшләнгәндә, әсәрнең эчтәлеге яңадан кабатлана.

2. Бәяләү. Укучыларга дәрестә катнашулары бәяләнеп билгеләр куела.

3. Өй эше: а) хикәя буенча сораулар төзергә;

ә) сүзлекчәдәге сүзләрнең тәрҗемәсен белергә;

б) эш дәфтәрендәге 3 нче биремне эшләргә.

4. Алдагы дәрескә проблема кую. Үтелгән бүлекне кабатлау, тестлар эшләү, сорауларга җавап бирү.

Укытучы, дәресне тәмамлаганчы, йомгаклап нәтиҗә ясар өчен сораулар бирә:

Кешенең гадел тормыш алып барырга тиешлеге әсәрдә ничек күрсәтелә?

(Кешенең күңеле, уйлары чиста булырга тиеш, киресенчә булганда, үзеңә һәм якыннарыңа начарлык булып әйләнеп кайта.)

08.05.2022 20:56


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!