СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әлифба өйрәнәбез (6-17 яшьлекләр өчен)

Нажмите, чтобы узнать подробности

6-17 яшь арасында булган русча сөйләшкән (русскоязычный) татар балалары белән әлифба өйрәнү методикасы.

Хәреф белән сүзләр өйрәнәбез. Шул сүзләр кергән җөмләләр төзибез.

Шулай ук, хәрефкә туры килгән тизәйткечләр өйрәнәбез.

Аа: агач - дерево, алма - яблоко, алмагач - яблоня, аю - медведь, ашамлык - продукт, аптырап калу - удивиться

Аю агач төбендә алма ашады. (Медведь скушал яблоко под деревом.)

Әә: әби = дәү әни, зур әни - бабушка, әни = әнкәй, әти = әткәй, әтәч - петух, әфлисун - апельсин, әверелү - превращаться

Әби базарда әтәчне әфлисуннарга алыштырды. (Бабушка поменяла петуха на апельсины.)

Бб: бабай = дәү әти, зур әти, бака - лягушка, балык - рыба, бал - мёд, бал корты - пчела, батыр - храбрец, смельчак, храбрый, смелый, батырларча - храбро, смело, балачак - детство, бәхет - счастье, бию - танец, танцевать, ботка - каша, былбыл (сандугач) - соловей, бетерү - окончить

Батыр балык тотты. Ул аннан бал теләде / сорады. (Богатырь поймал рыбу. Он пожелал от / спросил у неё мёда.)

Тизәйткеч:

Бу бармак - бабай,

Бу бармак - әби,

Бу бармак - әти,

Бу бармак - әни,

Бу бармак - нәни бәби,

Аның исеме - чәнти (мизинец)!

Вв: вак - мелкий, мелко, варис - наследник, вату - ломать, вәхши - дикий

Варис вак вәхши хайванны үтерде. (Наследник убил мелкого дикого зверя.)

вәхши дөнья - дикий мир

Тизәйткеч:

Вак балчыкны Шәвәли

Әвәли дә әвәли.

Әллә ваза ясыйсың? – ди

Авылдан килгән Вәли.

Гг: гаилә - семья, галим - учёный, гөмбә - гриб, гармун - гармонь, гүзәл - красивый, красиво, Гүзәл - татарское женское имя

Галим гаиләсе белән гөмбә җыярга барды. (Учёный вместе со своей семьёй пошёл собирать грибы.)

Дд: дәү - большой, дөя - верблюд, дөнья - мир, дус - друг

Бер дөньяда яшәгән ди бер дәү дөя.

Ее: елак - плакса, елан - змея, елга - река, ерткыч - хищный, елмаю - улыбаться

Вәхши дөньяда кечкенә дөя яшәгән. Аны елга янында яшәүче ерткыч елан гел җәберләп торган. Дөя: "Әгәр мин көндә күнегүләр ясасам, дәү булып үсәчәкмен", - дип уйлаган. Күпмедер вакыт узган, һәм кечкенә дөя дәү булып үскән. Бер көн ерткыч елан янә дөяне җәберләргә дип килгән. Әмма бу юлы эше барып чыкмаган - дөя көчле дәү аяклары белән аны сытып бетергән. Шул көннән башлап, дөя тыныч яши башлаган.

ерткыч хайван - хищный зверь

Ёё:

Жж: жәл - жалко, жираф - жираф

Җҗ: җанвар = хайван - зверь, җиләк - ягода, җимеш - плод, җиңү - победить, победа, җиңү көне - день победы, җыр - песня, җырлау - петь

Җәмилә җиләкле җәйләрдә, чиләкләп-чиләкләп, җыр җырлый-җырлый, эре-эре җир җиләге, кура җиләге, каен җиләге җыйды.

Җир җиләге - земляника лесная, кура җиләге - малина, каен җиләге - земляника, җиләк-җимеш - фрукты

Бер урман җанвары кибеткә җиләк-җимеш сатып алырга китте. Әмма ләкин бер авыру аркасында кибеттә барлык җиләк-җимеш беткән. Бу хәлдә җиләк-җимешне аңа, ялкаулыгын җиңеп, үзенә җыярга туры килде.

Зз: зәңгәр, зилзилә, зиһен

зиһен - память, мысль, сознание; зиһен таралу - потеря ясности мысли, рассеянность; зиһен көче - сила мысли

Зевс, үзенең зиһен көче белән зәңгәр күктән җиргә яшен очкыннарын җибәреп, зилзилә чыгарды.

Ии: иген, игү, икмәк, ипи, исәнләшү = сәламләшү - здороваться, ишәк, ишек

ишәк - ишак, осёл; ишек - дверь

иген - хлебА, урожай; иген басуы - хлебное поле, иген игү - убирать (жать) хлебА.

Йй (кыска Ии): йозак, йола, йомран, йомырка

йозак - замОк, йола - обычай, йомран - суслик, йомырка - яйцо

Күнекмәләшү (Разминка):

Без, без, без идек,

Без унике кыз (егет) идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал каптык.

Кап та коп, авызыңны ач та йом!

Кк: кәбестә - капуста, кәҗә - козёл, кара - чёрный, смотри, карак = бур - вор, керпе - ёж, койрык - хвост, көлү - смеяться, көн - день, куян - заяц, күлмәк - рубашка, платье, келәт - хранилище, кибет - магазин, китапханә - библиотека, кытык - щекотка, кытыклау - щекотать, калу - остаться

- аптырап калды - удивился

- үпкәләп калды - обиделся, остался обиженным

Тизәйткеч:

Бер кит балык куып килә,

Кит аннан, кит, тимәсен.

Китеп китте кит ишкәкне,

Тишеп китте көймәсен.

Лл: ләйсән (Ләйсән - кыз исеме) яңгыры - первый весенний тёплый дождик, ләкләк кошы - аист, лилия (Лилия - кыз исеме) чәчәге - тюльпан

Ләйсән исемле кыз әнисенең сүзен тыңламады һәм ләкләккә әверелде. Шуңа күрә өйдә кала алмады - кара урманга очып китте. Лилияләр үскән аланлыкка килеп чыкты. Шунда бер лилия чәчәген иснәде, һәм могҗиза булды - кире Ләйсәнгә әверелде. (Хәлил)

Бер ләкләк кошы яшәгән. Аның исеме Ләйсән булган. Ул лилия чәчәкләрен яраткан. (Каюм)

Ләйсән исемле кыз пират булган. Әтисенең тутый кошы (попугай, попугае) булган, ә үзенең - ләкләк. Алар бал белән лилия чәчәкле чәй эчәргә яратканнар. (Сәлим)

Ләкләк Ләйсәнне очратты. Бергәләп алма ашарга теләделәр. Алма артыннан урманга киттеләр һәм бүрене очраттылар. Ләкләк белән Ләйсән бик курыкты һәм өйгә таба чаптылар. Юллары лилия чәчәкләре аланлыгы аша үтә иде. Артларыннан чабучы бүре шул лилия чәчәкләре исе белән сихерләнеп калды - аларны куып тота алмады. (Исхак)

Мм: май - масло, малай - мальчик, маэмай = эт - щенок, пёс, мәчет - мечеть, милләт - нация, национальность, милли - национальный, могҗиза - чудо, волшебство, матур = гүзәл - красивый, мөгез - рога

Яшәгән ди бер малай. Ул үзенә өстенә май ягылган һәм шикәр сибелгән ипи кисәген әзерләде. Ашыйм дигәндә генә каршысында маэмай пәйдә булды. Малай, маэмаен күзләренә каршы тора алмыйча, әзерләнгән ипи кисәген аңа бирде. Шунда бер могҗиза булды: маэмай телгә килде һәм малайның өч теләген чынга ашырырга сүз бирде. Малайның беренче теләге мәчеткә бару иде - маэмай аны мәчеткә юнләндерде. Икенче теләге милләттәшләре белән күрешү иде. Малай бик озак еллар буенча күрешмәгән милләттәшләре белән күреште. Малайның өченче теләге дә милләттәшләре белән мәчеттә намаз кылу иде. Маэмай бу теләген дә үтәде. (Сәлим)

Бер гаиләдә шундый ямьсез маэмай туган. Һәркем аннан көлгән. Бер көнне шул маэмайның юлы бер имам белән кисешкән. Маэмай аның белән үзенең аһ-зарын бүлешкән. Имам сабыр белән барысын да тыңлаган һәм үзенә кунакка - мәчеткә чакырган. Еллар үткән. Маэмай имамны хәтерләгән (искә төшергән) һәм имамга кунакка киткән. Имамга килгән - имам инде картайган, әмма маэмайны таныр хәлдә булган, һәм маэмайны күрүенә бик шатланган. Бергәләп, милләттәшләре белән, мәчеттә дөньяларның иминлегенә мәчеттә дога укыганнар. (Ибраһим)

Бер малай бер маэмайны агач төбендә утырырга өйрәтте. (Исхак)

Бер заманнарда бер малай һәм бер эт яшәгән. Шул этнең исеме Мамай булган. Алар бергәләп ипи-май белән чәй эчә-эчә дөньядагы могҗизалар турында сөйләшергә һәм милләттәшләре белән мәчеттә күрешеп намаз кылырга яратканнар. (Каюм)

Бер милли җанлы малай яшәгән. Бер көнне ул бер маэмай белән каршылашкан. Малай маэмайны май ягылган икмәк белән сыйлаган. Шулай итеп, малай һәм маэмай дуслашканнар. Бергәләп мәчеткә йөри башлаганнар. (Хәлил)

Нн: наз - ласка, каприз, назлы - ласковый, капризный, намаз, нарат (агачы) - сосна (дерево), начар = әшәке - плохой, нәни = кепкечкенә - крошечный, нәргиз (чәчәге) - нарцисс (цветок), нәсыйхәт - назидание, наставление, нравоучение, поучение, мораль, нур - луч

Ңң: моң, таң,

таң йолдызы -

Оо: оек = оекбаш - носки, чулки, шерстяные носки, олы = олуг, бөек, зур - большой, великий, орлык - семя, очкыч - самолёт, очу - летать, оя - гнездо

Өө:

Пп: патша - царь, паша - паша, пешекче - повар, пешерү - готовить, пешү - созреть, обжешься, песи = мәче, мачы - кот, кошка

ашарга пешерү - готовить есть

Рр: рәсем - рисунок, рәссам - художник, рәсемханә - художественная мастерская, рәхмәт - благодарю, рәнҗеш - глубокая обида (үпкә - обида), рәнҗетү - очень сильно обидеть (үпкәләтү - обидеть), ризык - еда, ришвәт - подкуп, взятка, ришвәтче - взяточник

- рәнҗемә - (үпкәләмә - не обижайся)

Сс: сарай - зАмок, сәламлашу = исәнләшү (исәнмесез)- здоровааться, саубуллашу (сау булыгыз)- прощаться, сөт - молоко, сату - продавать, сатып алу - покупать, сатыш - продажа, саклау - хранить, охранять, сакчы - охранник, тәртип саклаучы - полиция, сандугач (былбыл) - соловей, сәүдәгәр - купец

Тт: тәм - вкус, тәмле - вкусный, тычкан - мышь, обкаканный, туу - родиться, туган көн - день рождения, туктау - остановиться, түбәтәй - тюбетейка, тылсым - волшебство, тылсымчы - волшебник

- туймас күз - жадный

- туктый алмыйм - не могу остановиться, туктады - остановился

Уу: урман - лес, урлау - красть, уйнау - играть, уен - игра

Чч: чалбар - брюки, читек - ичиги, сапоги

Шш: шөпшә - оса,

Юю: юл - дорога, юнәлеш - направление

Яя: ялтыравыклы - блестящий, ялкау - ленивый, ялкаулык - лень, ярату - любовь, любить, ярату хисе - чувство любви, яулык - платок, яшел - зелёный, яшелчә - овощи, яшен - молния, ясау - делать

- ясап бетерү - сделать, доделать

12.04.2020 21:31


Рекомендуем курсы ПК и ПП