СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы
Озатып вокзаллар каршында, Маңгайдан үптеләр аналар. Тузанлы юллардан үттеләр Дөньяны күрмәгән балалар.
Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәбез. Ел саен агачлар ямь-яшел яфракка төренгән чорда бу бәйрәм күңелләрдә ачы хатирәләр уята. Күпме газиз балалар, кадерле әтиләр, сөекле ярлар, яраткан абыйлар сугыш кырында мәңгегә күзләрен йомды.
Бу сугыш китергән яра әле дә булса йөрәкләрдә сыкрый, төзәлмәслек җөй калдырып күңелләрне әрнетә. Ә исән калган сугыш батырлары, инде олы яшьтә булса да, оялып кына кайнар күз яшьләрен кытыршы куллары белән сөртә.
Арабызда көннән-көн сугыш ветераннары азая бара. Яшь буыныбыз, яшьләребез сугыш афәтен беркайчан да күрмәсен, кулына корал тотып бер-берсен үтермәсен дип теләк телисе килә.
Дошман явын тар-мар иткән чакта,
Йөрәгеннән кайнар кан тамды.
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Киң Ватанга даның таралды.
© 2020, Хакимуллина Хамдия Равилевна 356