СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до 20.06.2025
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Һәр кешенең туган теле бер генә була. Шул телдә ул беренче сүзләрен әйтә, шул тел аша әти – әнисеннән беренче тормыш сабакларын ала. Шуның өчен дә туган телне ана теле дип тә әйтми торганнардыр. Туган тел кеше өчен газиз әни кебек бер генә булырга тиеш бит. Кеше тормышына килеп кергән икенче, чит әнине “үги әни” дип йөртәләр. Ә телгә килеп кергән икенче телне (рус телен күз алдында тотуым) безнең буын вәкилләре, нишләптер, артык үз итәләр. Шуның аркасында, хәтта газиз булырга тиешле туган телләрен үгиләштерәләр. Моңда яшьләрне генә гаепле ясау дөрес булмас иде. Җәмгыятьтә бара торган прцесслар безне шул хәлгә төшерде. Тамыры караңгы 16 нчы гасырга барып тоташа. Канлы 20 нче гасыр башы белән дәвам итә. Бу процесс 1938 елны Сталин һәм Молотов имзасы белән Советлар Союзында яшәүчеләргә Урыс телен белү мәҗбүри дигән карар чыкканнан соң башланды. Ул карар үзгәртелмәгән, яши, «эшен» дәвам итә; татар теле өчен кара кайгылы, канлы еллар — Сталин диктатурасы еллары. Ул чорда «милләтче» яисә «халык дошманы» исемен алу өчен туган телгә тугрылык та җитә иде. Татарларның бик күпләре, туган телдән ваз кичеп, урысча сөйләшеп яшәүне исән калу юлы итеп сайлады; Әдәбият мәсьәләсе. Сталин чорында безнең әдәбият культка хезмәт итте, торгынлык елларында — җитәкчеләр мафиясенә. Кызганычка каршы, минемчә, әдәбиятыбыз халыкка хакыйкатьне җиткерә алмады. Халык — әдәбияттан, бер уңайдан, әдәбиятның нигезе булган телдән дә бизде. Бу процесс әле һаман дәвам итә. Туган телне үтерүдә катнашкан көчләрнең бер өлешен генә искә алып уздым мин. Андый көчләр безнең тормыш-көнкүрешне төрле яктан чорнап алган. Ә без әлегә, телне тергезү өчен, ике генә чараны көн тәртибенә куя алдык: бакчаларда балаларга үз телебездә тәрбия бирү һәм татар мәктәпләрен торгызуны. Йөз төрле чир белән хасталанып яткан кешене терелтү өчен аның бары тик бер генә авыруын дәвалау җитәме? Туган телебезне коткару өчен комплекслы чаралар күрергә кирәк! Тиз вакыт эчендә объектив тарихны язып халыкка җиткерү зарур. Культ һәм торгынлык чорында репрессиягә эләгеп һәлак булган язучыларның, галимнәрнең мирасларын өйрәнергә дә вакыт җитте. Бу эшне озакка сузмаска иде! М.Г.Худяковның китапларын урыс телендә һәм татарчага тәрҗемә итеп күп тираж белән халыкка тарату турында әйтеп тә торасы юк. Белмим, ни сәбәптәндер безнең нәшриятта Лев Николаевич Гумилев әсәрләре дә күренми әле. Бәлки, безгә, тарихи кыйммәткә ия әсәрләргә юл һәм кәгазь бирү өчен, үз әсәрләребездәге «су»ны кысып, тыгызрак язарга кирәктер? Татар тарихын, халык фаҗигасен аңлату хәзер дә кичермәслек дәрәҗәдә сүлпән бара. Тарихыбызны пычрату процессы исә дәвам итә. Шул процессның меңнән, йөз меңнән бер мисалы: «.Татары хватают всех подряд, без разбора, они режут каждого, кто защищает себя. Выводят скот, жгут дома, тащат добро. Люди не успели опомниться, как — связанные и полуголые,—они уже гонимы навстречу рабству. Выгоняют их прочь из Руси — быстро, безжалостно. Татары спешат на просторы родных степей, прочь из мрачных лесов Московии. А в степи дают отдых коням, пачинают делить добычу. И тут же сквернят на глазах мужей и детей, свершают обряд обрезания над мальчиками, рвут из рук в руки девочек, которых можно продать для гаремов, вспарывают на глазах у всех —животы ясырей и, вывалив теплые кишки в тазы, татары ковыряются пальцами в парных внутренностях, чтобы по изгибам кишок людских предугадать свою дикую татарскую судьбу.» Юк, Иван Грозный чорында язылмаган бу юллар. Хәбәрдарлык һәм хакыйкать эзләү чорында, халыклар дуслыгы өчен көрәш, шәфкатьлелек эзләү чорында, бүгенге көндә иң популяр, лауреат язучы Валентин Пикульның канлы кулы белән язылган. (В.Пикуль. Избранные произведения.—1988 год.—Том 2.—Летопись вторая.— Стр. 132.) Китап 250 000 данә таралган. Моңа кадәр бу язма миллион тираж белән басылып чыккан иде инде һәм 2000 нче елны, Мәскәүдә уздырылган китап ярминкәсендә макталып, чит илләргә дә сатылды.
Мин безнең Татарстандагы интернационалистлыкны да халык аңламый дип уйлыйм. Европадагы интернациональ мөнәсәбәтләр бөтенләй башка. Франция мәктәпләрендә, гадәттә, инглиз яисә алман телен өйрәнәләр. Инглизләрдә, киресенчә, йә француз, йә итальян телен үзләштерәләр. Европаның югары белем алган кешесе ике-өч, хәтта дүрт телдә рәхәтләнеп сөйләшеп йөри ала. Ә телләр тигез. Шунысы да бар: инглиз зыялысы Франциядә французча сөйләшергә тиеш. Британ утрауларында француз — инглизчә. Зыялылык кануны бу. Һәм милләтара ихтирамның әлифбасы. Шушы канун кай очракларда бозыла башлый? Бюрократия мохитендә һәм, әлбәттә, колониаль психология җанланганда. Бу очракта башка закон, әхлакый дорфалык тудырган колонизаторлар телен өстен кую, алар телендә сөйләшүне үзенә күрә җитлеккәнлек, культурага ирешү дип санау идарә итә башлый. Колониаль буйсынудагы халыкның телен кимсетү, санга сукмау, хәтта аңа мыскыллы мөнәсәбәт Рәсәйдә исә чәчәк ата. Чөнки шартлар шундый. Урыс теленең өстенлеге аксиомага әверелгән. Моңа безнең алда торган Бердәм Дәүләт имтиханнары да ачык мисал булып тора. 10 ел буе татар мәктәбендә үз телендә белем алган татар баласы татарча имтихан бирә алмый. Имештер, бу Рәсәйдәге белем стандартына туры килми. БДИ бирү формасы да, минемчә, милли телләрне юкка чыгаруга юнәлдерелгән. Һәр ана үз баласына яхшылык тели. Шуннан соң, нинди ана гына баласын татар мәктәбенә бирәм дип ашкынып торыр икән. Интернационаллык — милләтләр арасындагы алдынгы мөнәсәбәт дигән сүз. Интернационалист булу өчен иң беренче шарт — үз телеңнән тыш башка бер милләтнең телен белү. Ни өчен алай? Чөнки аралашу, бербереңне аңлау бары тик тел аркылы гына эшкә ашырыла, шунлыктан үзен интернационалист санаган кеше ким дигәндә ике тел белергә тиеш. Европа интернационалистлыгы менә шушы кагыйдә нигезендә исбат ителә. Интернационаллыкны аңлау мәсьәләсен җиңеләйтү өчен милләтләрне елга ярлары итеп күз алдына китерик. Ярларны үзара нинди юл белән тоташтырып була? Билгеле, күпер. Ярларның ике ягыннан да күпер сала башладылар, ди. Елга уртасында күпер тоташты — интернационаллык барлыкка килде. Әйтик, елганың бер як ярыннан күпернең ярты өлешен салдылар, икенче як яр күпер салудан баш тартты. Бу очракта элемтә һәм аралашу мөмкинме соң? Ә бит безне шушы көнгә кадәр күперне бары тик бер яктан, бары безнең яктан гына салырга өйрәтеп киләләр. Без салабыз. Каршы як — салмый. Салырга теләми дә.
Туган телебезгә дәүләт теле булырга комачаулаган кайбер мәсьәләләргә генә кагылдым. Шушы хәтлесе дә ”Туган телем, хәлең ничек?!”дигән теманы ачыкларга җитте дип уйлыйм. Болар әле проблемаларның бер ягы гына. Кагылмаган мәсьәләләребез күпме?!
Телебез һәм милләтебез бик авыр вакытлар кичерә. Бәлки киләчәктә “авыру ” милләтебез дә сихәтләнеп китәр әле. Һич шикләнмим, Татарстан бәйсез дәүләт булачак. Моңа авырлыкларны лаеклы рәвештә үткәрә белүебез шарт. Ләкин әле тарих алдында тотасы сынауларыбыз шактый күп. Милли телдә язган, милләтебез тормышын яктырткан китапларыбыз да күп язылыр әле. Тарихыбыз да бары тик дөреслекне генә сөйләр.Халык та теле, милләте турында күбрәк уйлана башлар. Ләкин бу мәсьәләләр кыска вакыт аралыгында гына хәл ителә алмыйлар. Моны кемнәндер көтеп утыру да егетлек түгел. Моңа барыбызның да тырышлыгыбыз кирәк.
© 2019, Егорова Расима Хамитовна 280