СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Минем педагогик осталыгым

Нажмите, чтобы узнать подробности

Моннан нәкъ 25 ел элек мине – педагогия училищесын тәмамлаган яшь укытучыны, авыл мәктәбенә эшкә билгеләделәр. Кулымда тулы хокуклы башлангыч сыйныф укытучысы булуымны раслаучы диплом булса да, бер мизгелгә каушап, югалып калдым. Эшне нидән башларга белми аптырап утырганда, бүлмәгә берничә дистә елдан артык мөгаллимлек итүче абруйлы укытучы килеп керде. Таләпчән, булдыклы педагог буларак дан казанган хөрмәтле шәхес бик җылы, гади итеп хәлләремне сорашты, киңәшләр бирде. “Сез ничек шундый дәрәҗәгә ирешә алдыгыз, сере нидә?” – дигән соравыма ул, ягымлы елмаеп, болай диде: “Укучылар сине чын күңелдән яратырлык, ә ата – аналар хөрмәт итәрлек итеп эшлә”.

Әлбәттә, миңа ул вакытта бу бик җиңел, гади булып тоелды. Әмма көннәр, еллар үткән саен, мин остазым әйткәннәргә ирешү өчен бөтен көчеңне, тырышлыгыңны биреп эшләргә, үз – үзеңне профессиональ яктан даими камилләштерергә, заман белән бергә атларга, укыту – тәрбия өлкәсендә яңа педагогик технологияләр үзләштерергә, аларны урынлы кулланырга, балалар, ата – аналар белән уртак тел таба торган, аралаша белгән оста психолог булырга кирәклеген аңладым, укытучы хезмәтенең бетмәс - төкәнмәс ваклыкларын белеп, аңлап эш итү мөһимлегенә төшендем. Хезмәт юлымда таяныч булган, акыллы киңәшләре, җылы сүзе белән күңелне күтәрә белгән Остазыма мин бүген дә рәхмәтлемен. Әлбәттә, әти – әниемнең мөгаллимнәр булуы да минем һөнәр сайлавымда, аның нечкәлекләренә төшенүдә мөһим роль уйнады. Алар “укытучы иң элек үзе үрнәк булырга тиеш”, - дигән гыйбарәгә таянып яшәделәр һәм эшләделәр.

Укытучы! Бүгенге җәмгыять безнең – укытучыларның алдына укымышлы, әхлаклы, тәрбияле, тормышта дөрес юлны таба белүче, авырлыклар алдында югалып калмаучы, физик һәм мораль яктан сәламәт, камил шәхесләр тәрбияләү бурычын куя. Белем бирүнең яңа стандартлары да мәктәп - гимназияләрдән, мөгаллимнәрдән шуны таләп итә. Милли мәктәпләрдән сорау аеруча зур. Чөнки татар халкы милләт буларак юкка чыгарга, тарихын, мәдәниятен, телен онытырга тиеш түгел, безнең моңа хакыбыз юк! Мөгаллим, нигездә татар теле, әдәбияты мөгаллиме бөтен көчен, тырышлыгын биреп, бүген балаларга шуны аңлатырга тырыша. Яшермим, җиңел түгел, ләкин кемдер бу олуг хезмәтне башкарырга тиеш бит, дип, авырлыкларны җиңәргә тырышасың. Укучыңның татар телендә “мин татар теле дәресен яратам” – дип әйтүе укытучы өчен иң зур бүләктер, мөгаен. Бу сүзләрнең бәясен, мөһимлеген мөгаллим үзе генә белә!

Мин башлангыч сыйныфларда төрле фәннәр укытам, әмма татар теле, әдәби уку дәресләрен мин аеруча кызык булырга тиеш дип саныйм. Хәзерге заман баласын нәрсә белән дә булса шаккаттыру җиңел түгел, шуңа күрә бик күп эзләнергә туры килә. Бу – уеннар, кызыклы биремнәр, электрон ресурслар. Әлбәттә, интернет “ярдәмгә килә”, шулай ук Арча педагогия училищесында алган белем, күнекмәләр булыша. Сүз уңаеннан, мин һәр педагог көллият тәмамларга тиеш дип саныйм. Минемчә, бары тик бу уку йортлары гына мөгаллим хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен ачарга булыша. Миңа, мәсәлән, 25 ел элек алган белемнәр бүген дә “ярдәмгә килә”.

Әти – әнием әйткән “укытучы үрнәге”н исемдә тотып эшлим. Беренчедән, үземнең улым һәм кызым татар телен камил беләләр, рәхәтләнеп аралашалар. Алар балалар бакчасындагы татар төркеменә йөрделәр, гимназиябездә белем алдылар. Бүгенге көндә югары уку йортларында, бюджет бүлекләрендә белем алалар. Балаларым белән татар телендә сөйләшкәнне укучыларым игътибар белән тыңлап тора. “Сез балаларыгыз белән татарча сөйләшәсезме?” – дип сорап та куялар. Чөнки гаиләдә үзләре рус телендә аралашалар. Бу – балаларга татар телендә сөйләшергә беренче этәргеч. Икенчедән, сыйныфымда укучы балаларның әниләре ярдәмгә килә. Алар, гадәттә, гимназия укытучылары. Башка балалар алдында үзләренеке белән матур итеп татар телендә аралаша алар. Рус телле бала өчен уйланырга бу тагын бер сәбәп булып тора. Өченчедән, әти – әнинең телгә уңай карашы, бергәләп дәресләргә, төрле милли бәйрәмнәргә әзерләнүе. Әмма телне юньләп белеп бетермәгән яшь гаиләгә монысын аңлату өчен укытучыга шактый тырышырга туры килә. Миңа бу очракта тагын үрнәк ярдәмгә килә. Мисалга татар телендә сөйләшкән, белем алган үз балаларымның, гимназия укучыларының БДИны югары балларга бирүләрен, үзләре теләгән югары уку йортына керүләрен, стипендия алып укуларын, төрле телләр белүләрен китерәм, фамилияләрен әйтәм. Нәтиҗәсе озак көттерми, “татарча укыса, балам надан кала” дигән ата – ана фикерен үзгәртә.

Балаларга татар телен өйрәтүдә дөрес оештырылган дәрестән тыш эшчәнлекнең дә роле зур. Минем укучыларым, мәсәлән, гимназиябездә озак еллардан бирле эшләп килүче “Тамчы” җыр түгәрәгенә йөриләр. Алар җитәкчеләре тырышлыгы белән татар телендә җырлар өйрәнәләр, төрле бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә чыгыш ясыйлар. Шулай ук “Алтын”, “Елмаю” бию ансамбльләренә йөрү балаларда татар мәдәниятына карата кызыксыну, мәхәббәт уята.

Без күпмилләтле илдә яшибез. Бала кече яшьтән үк үз халкының гореф – гадәтләре, йолалары, туган тел, әдәби, мәдәни мирасы йогынтысында тәрбияләнергә тиеш. Бу өлкәдә дөрес юнәлеш алган бала башка милләт вәкилләренә дә хөрмәт белән караячак, аларның мәдәнияте, көнкүреше белән дә кызыксыначак. Әлбәттә, биредә гаилә зур роль уйный. А. С. Макаренко билгеләп үткәнчә, укучы - мәктәп белән гаиләне тоташтырып, бәйләп торучы элемтә җебе. Бу җепкә тиешенчә кагылу, уңай тибрәнешләр тудыру укытучыдан тора.

Тәрбия эшен гаиләләр, ата – аналар белән бергә киңәшеп, үзара ярдәмләшеп оештыру аны мавыктыргыч, файдалы итә. Шул ук вакытта укытучының да эше шактый җиңеләя.

Уку елы башында үткәрелүче беренче җыелышта ата – аналар еллык тәрбия планы белән таныштырыла. Соңыннан фикерләр, тәкъдимнәр тыңлана, планга төзәтмәләр кертелә. Бигрәк тә оештырылачак экскурсияләр, аларның темасы, төгәл максаты ачыклана. Экскурсияләр алга берничә тәрбияви максат куярга, аларга уңышлы гына ирешергә мөмкинлек бирә. Бу вакытта бала, үзе дә сизмәстән, ниндидер ачыш ясарга, нәтиҗәгә килергә мөмкин. Мәсәлән, алдагы уку елында укучылар, ата- аналар белән Тукаебызның туган ягы – Кырлайда булдык.

Музейда укучыларыбыз бөек шагыйрь Г. Тукай турында тыңлау белән беррәттән, татар халкының элеккеге тормышы, көнкүреш әйберләре, йолалары белән таныштылар. Нәни Апуш балык тоткан күлне күрү, Сәгъди абый йортында аның эзләрен тою башлангыч сыйныф укучысында Тукай иҗаты, әдәбият белән кызыксыну уятты, сиртмәле кое, салам түбәле йорт киләчәктә тарих белән кызыксынуга этәргеч бирде. Укучылар Россиянең төрле төбәгендә яшәүче балаларның “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесе кысаларында ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсен күреп, таң калдылар. Күргәзмә экспонатлары арасында гимназиябез укучысының да эшен күреп алгач, зал укучыларыбызның шатлыклы авазларына күмелде, йөзләрендә горурлык чаткылары уянды. Әйе, “горурлык – гомумкешелек кыйммәтләрендә үз халкыңның да лаеклы өлеше булуын белү һәм шуны аңлап кабул итү ул”.

Уку елы азагында Зеленодол районы Раифа Идел – Кама тыюлыгында булдык. Кырлайдан аермалы буларак, без сәяхәт кыласы урынны туган җиребез, туган табигатебез дип атарга мөмкин, чөнки гимназиябез шушы районда урнашкан. Әлбәттә, тыюлык турында, бу төбәктә яшәүче төрле милләт халкы, аларның гореф – гадәтләре, биредә урнашкан, ил күләмендә билгеле Раифа монастыре хакында балаларга мәгълүмат бирелде.

Әйе, киләчәк кешесе бүген тәрбияләнә. Мөгаллим белем һәм тәрбия бирүне бербөтен, системалы итеп алып барганда гына нәтиҗә куанычлы, уңышлы булачак дип уйлыйм.

Бүген мин шактый зур педагогик стажга ия, югары категорияле укытучы. Үземне бәхетле кеше дип саный алам, чөнки минем яраткан һөнәрем бар, аны сайлап ялгышмадым.

Киңәш сорап килгән яшь укытучыларга мин остазым сүзләрен кабатлыйм: “Укучылар сине чын күңелдән яратырлык, ә ата – аналар хөрмәт итәрлек итеп эшлә”.

07.02.2017 20:27


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!