СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мәшһүр кешеләр сүз турында.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кеше яшәешендә һәрбер аерым сүзнең нинди олы әһәмияткә ия булуына без күп чакта игътибар да биреп тормыйбыз. Сүзләрнең һәркайсын үлчәп, тәмен белеп, бөтен ләззәтен тоеп сөйләргә безнең ва­кытыбыз җитми, без яшәргә ашыгабыз, без алтын сүзләрне, алмаз бөртеге кебек бәһасыз сүзләрне бо-лай узышлый гына, эч пошканнан, бодай кибәге очырган төсле генә очырабыз. Сүзләрнең иң күбесе, иң кадерлесе, иң мөкатдәсләре бала күңеленә ата-ана аша иңә. Онытмыйк без моны, хөрмәтле укучылар!

А.Гыйлаҗев.

О, бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул — сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында, без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткер­мибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып җитмәгәнме?—ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шул ук вакытта океандай бай телебезнең энҗедәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кер­мичә, әкренләп төшеп кала, онытыла бара.

Ф. Хөсни

Сүзгә әһәмият бирергә кирәк, чөнки урынлы кулланылган сүз — ул мәгънә дә, идеология дә,ул—матурлыкта.

Г.Кутуй

Сүз — бөек эш. Сүз белән кешеләрне үзара якынайтырга да, аларны бер-берсеннән аерырга да, сүз белән мәхәббәт тә, шулай ук дошманлык һәм нәфрәт тә уятырга мөмкин — менә ни өчен бөек ул. Кеше­ләрне бер-берсеннән аера торган сүзләрдән сак булыгыз.

Л.Толстой.

Мин ышанам: балаларга яхшылап әйтелгән эшлекле сүзнең гаять зур әһәмияте бар, оештыру эшендә­ге ялгышларыбызның әлегә күп булуы исә, бәлки, балалар белән еш кына кешеләрчә сөйләшә белмәвебездән килә торгандыр.

А.Макаренко

06.02.2017 13:31


Рекомендуем курсы ПК и ПП