СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Манарасы киселгән мәчет бәете

Нажмите, чтобы узнать подробности

Халкыбызның асыл ир-атлары

Киткән чакта ирек явына,

Моңлы итеп, тәкъбир әйтеп юл чыкканнар

Туктап изге мәчет янына.

Кара тамга таккан кара еллар

Алып килде илгә кайгылар

Иман йорты булган изге мәчетләр дә

Манарасыз ятим калдылар.

Ишетелде бер көн шомлы булып

Козгын тавышы зират ягыннан

Хәбәр итте кебек ул кош манараның

Аерыласын газиз аеннан.

Озак каршы торды төз манара

Сыгылса да тагын турайды

Җир-Анабыз куйды тетрәп ул егылгач,

Урамнар да, ахры, тарайды.

Очар кошлар китте бу урыннан,

Ерак-еракларга юл алып.

Якындагы таулар куркып, сискәнешеп

Еладылар, гүя, хурланып.

Бар табигать калды тынып шулчак

Төссезләнеп кояш сүрелде.

Бакчаларда үскән гөлләр сыгылып төште,

Бар тирәлек моңга күмелде.

Күпне күргән илем агайлары

“Йа, Алла!” – дип башын иделәр.

Ак яулыгы чите белән йөзен каплап,

Иңрәп еладылар әбиләр.

Җиргә сеңгән күпме изге җаннар

Әрнегәндер җирнең куенында?!

“Рухыбызны рәнҗетмәгез!” – дигән ләгънәт

Ишетелә кебек һаман да.

Манарасыз мәчет ошап калды

Муеннары сынган аккошка

Байрак элеп түбәсенә, клуб булды,

Күңелләрне салып сагышка.

Күп җәберләр күргән изге мәчет

Маллар ябып абзар ителде.

Яшен сугып янды мәчет аяз көндә

Хурлыклардан шулай котылды.

Без шаһиты булган ул елларның

Күңелләргә сеңгән юшкыны.

Җирдә яткан манаралар төшкә кереп,

Куркып уянабыз еш кына.

Язлар саен мәчет көлләрендә

Шытып чыга ап-ак чәчәкләр

Кисәтәләр кебек алар кешеләрне,

Килмәсен дип мондый афәтләр.

(Саимә Гыйлметдинова)

10.01.2019 10:41


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!