СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мөнирә Хисаметдинова иҗатында "Рәшит бәете"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ак кәфен белән ләхеткә

Куйдылар мәетемне

Инде мин караңгы җирдә

Тыңлагыз, бәетемне.

Бала чагымнан зарланмыйм

Иркенлек белән үстем

Елгада битемне юып,

Чишмәсеннән су эчтем.

Төшләр күрдем, сөйләмәдем

Мин аны берәүгә дә

Үләсемне белеп йөрдем

Әйтмичә берәүгә дә.

Авырта тәнем – җаным

Ничек итеп түзәсең

Йөрәгемнең тамырлары

Өзелгәндер, күрәсең.

Авыртуга түзә алмый

Дөньядан китәм инде

Туганнарым, Даниям кала

Ничек яшәрләр инде.

Дус- ишләрем, туганнарым,

Зинһар, бәхил булыгыз

Бу дөньяда без кунакта

Шуны белеп торыгыз.

Туганнарым, күршеләрем,

Мине сез онытмагыз!

Җыелышып утырганда

Догадан калдырмагыз.

Тәрәзәңнең каршысыннан

Ташу ага шашынып

Рәшит туган безнең яннан

Ник киттең син ашыгып?

Безнең арадан китәргә

Язмыш язган, күрәсең

Бигрәк яшьләй китеп бардың

Килмәгәндер үләсең.

Син үлгәчтен туганнарның

Күз яшьләре түгелде

Соңгы юлга озатырга

Бөтен авыл җыелды.

Авыл халкы һәм туганнар

Сине озатып бардылар.

Данияң һәм туганнарың

Үксеп елап калдылар.

Туганнарыңның күз яше

Елгалар булып акты

Рәшит туганым, балакаем,

Гүрләрең булсын якты.

Кара җирләрдә ятасың

Әрнетеп йөрәгемне

Синең җаның итеп күрәм

Өйдәге күбәләкне.

Кулымдагы тарак белән

Мин чәчләремне тарыйм

Бик сагынган чакларымда

Кабереңне барып карыйм.

Әти-әниең, Рәис белән

Баргач күрешкәнсеңдер

Монда булган барлык хәлне

Сөйләп, бүлешкәнсеңдер.

Туганнар килә ашыңа

Табыннар мул һәм әзер

Туганнарың да түзәрләр

Үзең генә юк хәзер.

Иртән таңнар аткан чакта

Җир өсләре бик чыклы

Газиз Даниям, туганнарым,

Еламагыз шул тикле.

Сиңа атап язган сүзләр

Дога булып барсыннар

Калган дуслар, туганнарым

Исән-имин торсыннар.

Рәшит туган, теләгем шул:

Урының булсын җәннәттә

Авыр туфрагың җиңел булсын

Без яшибез шушы теләктә.

(Мөнирә Хисаметдинова)

10.01.2019 10:45


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!