СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

На Всероссийский конкурс "Авыл укытучысы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Җуелмаса иде эзкәең.

Валиева Лилия Музафар кызы. Тукай районы, Күзкәй гомуми урта белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы - 24 ел.

“Кыйгак, кыйгак, кыйгак!” Инде менә 16нчы яз шушы аваз тиздән мәктәпләрдә яңгырыйсы Соңгы кыңрау турында кисәтә күк. Тагын аерылышу. Ә һәр мизгеле хәтердә.

Татар дөньясына Рәшит Гәрәй, Фәннүр Сафин, Салисә Гәрәева кебек шәхесләрне биргән Күзкәй мәктәбе. Тәүге дәрес. Берәү пышылдый: «Апа! Хата юкмы монда?». Ничек кенә хатасыз язарга, сөйләшергә һәм яшәргә өйрәтәсе бу сабыйларны. Әнә шундый изге максатлар, күңелгә якын бер җылылык белән авыл мохите мине үз эченә алып кереп тә китте.

Милли мәктәптә рус теле укытуга таләп зур. Икетеллелек турындагы закон онытылып барган бу заманда рус телен белмәгән кеше канатсыз кош. Авыл баласы, «калышмыйм» дип, яшәргә өйрәнгән. Шәһәрләр белән беррәттән БДИ биреп, яхшы нәтиҗәләргә ирешү, республикакүләм бәйгеләрдә җиңү ― минем өчен зур куаныч.

Авыл укытучысының эш алымнары үзенчәлекле. Дәресеңдә фәннәрне тиз үзләштерүче һәм үзләштерүгә сәләте начар укучы утыра. Бу юнәлештә проблемалы укыту системасы үзен яхшы яктан күрсәтте. Укучыларым проблемаларны күрергә, аларны мөстәкыйль хәл итү юлларын табарга өйрәнәләр. “Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт”, - дияргә яратам шәкертләремә. Сингапур укыту структуралары элементларын теләп кулланам. Балалар саны аз булган очракта төркемгә үзем кушылам. Минем фикерне дә тыңласыннар, ләкин мәҗбүр итеп такмыйм. Рус классикларын укырга тәкъдим итәм. Социаль сайтларда үтә дә примитив дәрәҗәдә рус телен кулланып үзара аралашкан балалар Галиҗанәп Китап һәм саф әдәби тел барлыгын онытмасыннар дим.

Әйе, замана бүтән. Колхозлар алмашка бүген хосусый милекчелеккә нигезләнгән фермер хуҗалыклары барлыкка килде. Әти-әниләре башлаган эшне дәвам итә алырлармы? Җиргә мәхәббәт ничек тәрбияләргә? Шул сораулар борчый мине. Яңа технологияләр артыннан куып, “җир хуҗасын әзерләүне” онытып җибәрдек түгелме? Бәлки безгә көнбатыш технологияләренең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып, үзебезнең халык педагогикасына яраштырып куллану җитмидер.

Татар халкының “Бай булмасаң, бай булма, гыйлем-һөнәргә сай булма” дигән мәкале авыл укытучысына атап әйтелгән кебек. Кайчак эш коралым гади бер көй. Халкыбызның гореф-гадәтләрен заманча сүрәтләнгән биюләребезне авылдашлар көтеп алалар. Бөек Болгар җиренә барып та үзебезне таныттык.

Мәктәп – авылның җаны да, күңеле һәм йөрәге дә ул. Оптимальләштерү күңелгә курку салды. Ә бит нинди мәктәп! Авыл баласына үзләрен камилләштерү өчен бөтен шартлар тудырылган. “Мәктәп беткәч, авыл бетә.”дип сыкранды өлкән буын. “Күзкәйдә мәктәп калачак”- дигән сүзләр киләчәккә ышаныч уятты. Призедент Программасы нигезендә автобуслы булдык. Башка авыл балаларын коллективка алдык. Аралашу мөмкинлеге арту укучыларыбызга бик ошады.

Замана авыл укытучы исә үткәндәге күркәм кыйммәтләрне бүгенге яңалыклар белән кушып, авыл киләчәгенә бәрәкәтле сулыш өрүче, дияр идем. Әби – бабайларга интернет аша утка, суга түләүдә ярдәм итү, эшләүче пенсионерларны компьютер серләренә төшендерү – анысы да аның җилкәсендә.

Авылымның һәр сукмагы инде ятланып беткән. Кулыма компьютер сумкасын тотып эштән кайтканда тоташ яшел чирәм үскән тыкрыклар гына күңелгә борчу сала. “Туып үскән җирең Күзкәеңдә җуелмаса иде эзкәең!” дип дәшәсе килә зәңгәр күктә каңгылдашып очкан кошларга.

20.03.2017 21:43


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!