СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Наш праздничный концерт

Нажмите, чтобы узнать подробности

8 март _ халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан концерт

Укытучы: Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларла. Сезне, шул Җир йөзенең бизәген, халыкара хатын кызлар көне белән тәбриклим. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтләк, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. Бәйрәм белән. Гомерегез буе яз гөледәй иркә, ягымлы, назлы булып калыгыз. Балаларыгыз, шатлык, бәхет кенә китерсен үзегезгә. Хөрмәтле әниләр, әбиләр, кадерле укытучы апалар, мәктәп хезмәткәрләре, ашханәдәге тәмле ашлар пешереп безне ашатучы апаларыбыз, мәктәпне җыештыручы апалар, укучы кызларыбыз. Сезне чын күңелемнән язның иң матур, иң назлы бәйрәме- Халыкара хатын кызлар бәйрәме белән тәбрик итәм! Сәламәт булыгыз, һәр эшегез уңышлы булсын. Алинә: Хәерле көн. Менә тагын барыгыз да зур түземсезлек белән көткән 8 Март чәчәкле яз бәйрәме җитте. Бу көнне без хөрмәтле, иң кадерле, иң якын, иң бөек ихтирамга лаек булган кешеләребезне әниләрне, әбиләрне, апаларны – гомумән барлык хатын-кызларны тәбрик итәбез. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз. Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез! Бүгенге безнең чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булсын! Инзилә: Март өе безгә иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе булган 8 нче март әниләр бәйрәмен бүләк итә. Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, укытучы апалар, сөйкемле кызлар. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә бәхет, матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Бәйрәм кичәбезне башлыйбыз. Алинә: Ана - бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке - ана булуда.

Инзилә: Бәйрәмегез котлы булсын,

Елмаеп көлеп торсын!

Сәламәтлек – юлдашыгыз,

Күнел сөйгән хезмәтегез,

Һәрбарчасы мулдан булсын,

Бәйрәмегез котлы булсын!

Сезне сәламли җырчы кызыбыз Аида. Каршы алыгыз!

Ильвар: Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!

Бүген кояш нурын сибә - сезнең өчен,

Тамчылар тама - сезнең өчен,

Кошлар сайрый - сезнең өчен,

Без дә шат елмаябыз - сезнең өчен! Сезнең өчен җырлый Алмаз. Каршы алыгыз!

Инсаф: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак Иң ягымлы кешеләр. Иң сөйкемле, мәрхәмәтле Алар безнең әниләр! Иң-иң әйбзт балаң булып Яшәсәм ярар иде. Әниемнең ышанычын Акласам ярар иде.

Каршы алыгыз! Сезне сәламлиләр 7 нче класс кызлары-йолдызлары.

Скетч: 1 сентябрь

Уен: башлангыч класс кызлары өчен

Клип. “Әнә ул килә”

Уен: 5 класс кызлары өчен

Илшат: Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез.

Рәхәт тә соң әни диюләр!

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Кызлар башкаруында бию.Каршы алыгыз

Инзилә һәм Динара Флеш-моб

Эльмира Котлы булсын бәйрәм көнегез,

Күзләрегездә нурлар сүнмәсен.

Бүгенгедәй, шат елмайган йөзегездә,

Кайгы чаткылары күрмәсен.

Сез яшәгән гүзәл җирдә

Гел аяз булсын күгегез.

Бәхетле балачак, озын гомер

Телибез сезгә бүген!

Бәйрәм белән тәбриклибез, Телибез бәхет кенә. Нурланып торсын йөзләрегез, Бәхетләр иңеп кенә.

Кызларны тәбрикләп җырлыйлар 7 класс егетләре. “Эх сез, матур кызлар”

Аида: Исәнмесез-диде берэү килеп Читтә йөргән чакта аптырап Гүя шулчак баскан җирләреннән Кайнар чишмә чыкты яңгырап.

Динара башкаруында бер матур җыр тыңлап китәрбез Инзилә: Бүген сезнең каршыгызда, Җырларбыз да, биербез. Шигырьләр дә сөйләрбез. Моңга тулы җаныгызга Шатлык нуры сибәрбез. Үзенең бәйрәм сәламнәрен сезгә Эльмира җиткерә. “Дусларга”

Алинә: Тыпыр-тыпыр, тыпырдатып, Бергә басаек әле, Уйнап-көлеп, җырлап биеп, Күңел ачаек әле.

Егетләр биюе

Уен: 6,8,9 класс кызлары өчен

Алмаз: Җырлар өчен оста тел кирәкми Җырлар өчен, дуслар, тын кирәк. Җырлар өчен ярсу йөрәк кирәк Иң мөһиме- җырга моң кирәк. Каршы алыгыз, сезнең алдыгызда үзләренең матур җырлары белән Аида, Динара, Элмира. Инсаф: Нигә яшьлек, янмагач та, көймәгәч тә? Нигә тормыш, бәйрәм алды көннәрендә Бер елмаеп көлмәгәч тә? Скетч. Илшат

Уен: укытучылар өчен

Ильвар:

Биюченең итәге Бии бии кыскара Биючегә сүз әйтмәгез Бии бии остара.

Каршы алыгыз: татар халык биюе!

Аида: Җырлар тыңлыйк, җырлар отыйк, Җыр күңелне җылыта. Әйдә җырлап яшик дуслар, Җыр дуслыкны ныгыта. Ә хәзер каршы алыгыз, җырлый Инсаф “Сайра, сандугач”

Уен: кунаклар өчен

Вальс

Укытучы: Хөрмәтле әниләр, гүзәл кызлар, хөрмәтле укытучылар. Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге әшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Шуның белән 7 нче сыйныфлар көче белән әзерләнгән концертыбыз тәмам.

Игтибарыгыз өчен зур рәхмәт!

20.12.2018 17:44


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!