СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

О прошлом...

Нажмите, чтобы узнать подробности

О знаменитых людях моего района

Буыннарга ялгап буыннарны

Илне тоткан телем, җирем бар.

Тарих.Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Мәгънәсе тирән булган кебек үзе дә бик еракта ул. Дөресрәге, бик ерактан башлана. Дөньяның кайчан барлыкка килгәнен бүгенгә кадәр дә беркемнең дә төгәл генә әйтеп бирә алганы юк. Тарихны да. Шулай булуына карамастан төрле чыганак-фактлардан карап, юллап без үз тарихыбызга аз гына булса да төгәллек бирә алабыз.

Әдәбият тарихын өйрәнү барышында без халкыбыз тарихын да белдек. Ә бит газиз халкыбыз узган юл – озын, катлаулы, данлы, фаҗигале. Үзенең тарихи яшәешендә, гаять бай рухи хәзинә тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән зур өлеш керткән ул.

Шунысын да яхшы беләбез: мең ярым еллык язма әдәбияты булган халыклар дөньяда бик сирәк! Ә төрки бабаларыбыз исә яңа эрага кадәр үк, үз алфавитларын булдырып, мөһим язма истәлекләр калдырганнар. Кызганыч, тарихның афәтле җил-давыллары элеккеге рухи ядкәрләрнең күбесен юкка чыгарган, аларның кайберләре исә хәзергәчә табылмаган. Әмма сакланып калган, булган кадәресе дә халкыбызның бай әдәби мираска ия икәнлеген раслап тора.

Минем үзем өчен дә менә шушы сакланып калган әдәби мирас зур куаныч булып тора. Чөнки мин халкыбызның данлыклы шәхесләренең берсе Гали Чокрый төбәгендә туып үскәнмен, дөресрәге Гали Чокрый исеме белән аталган авылда. Безнең авыл Иске Чокыр дип атала. Башкортстанның иң гүзәл төбәкләреннән берсе булган Тәтешле районында ул.

Бүгенге көндә авылыбызда Гали Чокрый музее бар. Аның музеен ачу тантанасы зурлап билгеләп үтелде. Музей белән бер түбә астында мәчет тә бар, бу инде авылыбызга иман кайтты дигән сүз.

Гали Чокрый шигырьләре белән таныш кеше аларда авылыбызның, табигатебезнең ни дәрәҗәдә макталганлыгын аңлап күз алдына китерә алыр.

Соңгы елларда нәсел җепләрен, халык тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелде. Шул уңайдан шәжәрә бәйрәмнәре үткәрелде. Шәжәрә турында искә төшергәндә күңелдә үзеннән үзе шундый сорау туа: кеше җирдә ни өчен яши? Җавап та туа: үзенең кыска гына гомере эчендә барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп карарга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме – үзе турында киләчәк буынга яхшы истәлек калдырырга тырыша.

“ Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”, - дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Игелекле нәсел калдыр – бу сүзләр кешеләргә икеләтә бурыч йөкли. Беренчесе- нәселең игелекле булсын өчен, син үзең игелекле булырга тиеш. Икенчесе – игелекле балалар тәрбияләргә тиешсең. Һәр кеше үзенең тамырларын ерак ата-бабаларын, аларның ниләр белән шөгыльләнүен белергә, күркәм эшләрен дәвам итәргә тиеш дип уйлыйм мин.

Әйе, Һәр шәжәрәнең үз язмышы, шул язмышның иң мөһим вакыйгалары теркәлеп барган үз тарихы бар.

Безнең авылда да шәжәрә бәйрәме булды. Шәжәрә төзү безнең өчен яңалык түгел, чөнки Гали Чокрыйның төзегән ирәкте башкортлары шәжәрәсе бөтен республикага билгеле. Бу бәйрәмдә авылыбызның бик күп кешеләре катнашты. Нәсел-ыруыбызның данын саклап йөртүчеләр дә бик күп иде. Башкорт АССР-ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек Латыпов Рәдис Миңлехан улы, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зыякаева Зөлхизә Фәтхулла кызы, республикабызның атказанган табибы, СССР сәламәтлек саклау отличнигы Исмәгыйлов Камил Шәүкәт улы, Башкорт АССР-ның атказанган укытучысы Исмәгыйлов Шәүкәт Хабибрахман улы. Алар үз нәсел җепләре, ыру тамырлары белән таныштырдылар. Бик күп нәрсәләр ачыкланды бу чарада, бик күпләр үз нәселдәшләрен табып шатланды. Безнең барыбызның да нәсел агачы бер тамырга – 13нче гасыр башында Миас елгасы буенда яшәгән Майкы бигә барып тоташа ( Майкы би – Гали Чокрыйның ата-бабасы). Кеше үз тамырын яхшы белергә тиеш. Тамыры нык агачның гына кәүсәләре нык була.

Гали Чокрый шәжәрәсендә бик күп билгеле шәхесләр бар. Шуларның берсе Әнгам Атнабаев. Аның иҗатына сокланып баш иям мин. Үз туган җиренә, туган иленә, үз туган теленә тугры калган ул.

Менә шундый көчле рухлы шәхесләр иҗатын дәвам итүчеләр алга таба да булыр. Халкыбызның үткән тарихын тагы да тирәнәйтербез, баетырбыз. Алар безгә бай мирас калдыра алганнар икән без алардан көч алып буыннардан буынга шушы гүзәл табигатебезне, изге җиребезне, саф телебезне, горур халкыбызны югалтмыйча сакларга, дәвам иттерергә, яшәтергә бурычлыбыз.

15.01.2018 19:46


Рекомендуем курсы ПК и ПП