СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мансура Кабаева иҗатында "Рәшит бәете"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Өзлексез атна буена

Котырды гына буран

Юньлегә булмас дигән күк

Шаулады кинәт урман.

Улый буран, бүре кебек

Кошлар да күренмиләр

Башка килә төрле уйлар

Ул уйлар нигә икән?

Аръяк урамнары карлы

Борыла алмас машина

Барып җитте бер зур хәбәр

Авылларның башына.

Буран да курыкты бугай

Ул куркыныч сүзләрдән

Авыл буйлап хәбәр йөрде

Өйгә кереп өйләрдән:

“Саматыч Рәшит үлгән,

Кемдер аларга кергән,

Кичә генә әле аны

Кемнәрдер эштә күргән.”

Кемнәрдәндер кичә генә

Рәшит кычкырып көлгән

Эте, мескен, сизенгәнме

Гаражда эзләп йөргән.

Менә шундый сүзләр йөрде

Авыл урамнарында.

Алар ябышып очты кышның

Карлы бураннарына.

Кинәт кенә яктырды көн

Чыкты кояш һавага.

Карлар бит ул җирне каплый

Ап-ак булып ява да.

Зәңгәр һавалардан кояш

Никтер моңсу карады.

Ходай тәгалә мәңгегә

Рәшитнең җанын алды.

Куллар бармый, язмас була

Хәтта менә каләм дә

Сыяр микән бу яшьләрнең

Җаннары зур галәмгә.

Яшьләр үлә нигә болай?

Яшәсеннәр яктырып.

Картлар йөри шул яшьләрдән

Көтеп ярдәм, яхшылык.

Һәүли тауларында үсә

Кызыл җиләк, гөмбәләр

Картлар үләлмый интегә

Яшьләр бик тиз үләләр.

Озатты аны бөтен авыл

Башын иде тал кызы

Ялгызлыктан туйган Дания

Тагын калды ялгызы.

Аргы якны төргән урман

Инеш сулары ага

Куе төтен күтәрелә

Дания мунча яга.

“Рәшит бәгърем нигә болай,

Никләр ташладың мине?

Гомергә бергә яшәргә

Яр иттем бит мин сине.”

Ташу сулары агарлар

Киң ярларны тутырып

Көтү кайтканын көтәрсең

Ялгыз башың утырып.

Тәрәзәдәге гөлләрең

Кып-кызыл чәчәк аткан

Нигә ул күзләрең синең

Моңланып эчкә баткан.

Яшәргә кирәк бит әле

Көн артыннан көн ага

Усаллашып карама син

Мәрхәмәтсез дөньяга.

Кызу-кызу барган чакта

Алга таба бу җирдә

Кинәт кенә калкып чыга

Үлем-алдыңда киртә.

Сау чагыңда яшьлегеңне

Чәчәкләргә тиңлисең.

Көзләр җитеп, алар шиңгәч

Бик тиз шиңгәннәр, дисең.

Ул чәчәкләр үскән чакта

Бакчаларны бизәгән

Матур җәйләр үткәнлеген

Чәчәкләр дә сизмәгән.

Кеше җирдә кунак кына

Җәйге чәчәкләр кебек.

Вакыт җитми ул чәчәкне

Атмаска иде өзеп.

Гомер бер генә килә ул

Кадерен белү кирәк

Йөргән чакта типсен әле

Тукталмасын яшь йөрәк.

Кояшкаем,

Авылымның өсләренә

Нурларыңны сип әле

Сүнмәсен минем авылым

Шаулап торсын кичләре.

Тирбәлә җирдә каеннар

Рәхәт биреп күңелгә

Йөргән сукмакларың буйлап

Бирсен ходай йөрергә.

(Мансура Кабаева)

10.01.2019 09:22


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!