СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Резедә бәете

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әнкәй бәгърем, Резедә дип

Чәчкә исемен кушкансың

Чәчкәләр бит шиңә икән

Көзгә калмый, җәйдән соң.

Җәйләргә дә калмадым бит

Матур язлар алдылар

Туганнарым елый-елый

Мине озатып бардылар.

Әти-әни, инде мин дә

Сезнең янга барырмын.

Мәңгелеккә өсләремә

Җир юрганы ябырмын.

Олы капкаларны ачып,

Каршы алды туганнар

Туган йортым тирәсенә

Авылдашлар тулганнар.

Мулла килеп, ясин чыкты

Баш очыма утырып.

Алып менеп җирләделәр

Чәчкә белән тутырып.

Гәүдәм ята җир астында

Өсләремдә чәчәкләр

“Кырык биштә үләсең” – дип,

Ышанмас идем, әйтсәләр.

Су сибегез чәчкәләргә

Онытмагыз, шиңмәсен

Балаларның бир гомерен

Язмышымны күрмәсен.

Җәйләр җиткәч, җиләк пешәр

Һәүли тавы башында

Үзем киттем, исемем калды

Каберемнең ташында.

Шундый рәхәт иде тормыш

Яшәп туя алмадым

Кырык бишем язларында

Чыкты минем җаннарым.

Бәхил булыгыз, балалар,

Белмәдем бит үләсен

Гомеремне миңа ходай

Шулай язган, күрәсең.

Мине алып киткән чакта

Тынып калды кошлар да

Вакыт дәвалый, диләр бит

Җитәр кабат кышлар да.

Кыш артыннан язлар килер

Сиреньнәр чәчәк атар

Еллыгымны укытканда

Җаннарым тагын кайтыр.

Кабер өсте тулы чәчкә

Шулар өзә үзәкне

Балаларым мине көтә

Терелтеп булмый йөрәкне.

Кайтмам инде, балакайлар,

Күзләрне талдырмагыз.

Берни кирәк түгел хәзер

Догадан калдырмагыз.

Озын улак чишмәсендә

Яулыгымны чайкадым

Чәчәкләргә күмелдем дә

Адаштым мин, кайтмадым.

(Мансура Кабаева)

10.01.2019 10:42


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!