СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Туган авыл

Нажмите, чтобы узнать подробности

.1301 нче елда Казан тарафыннан ике адәм сәхрага чыгалар. Казанка буйлап барганда,бер тармактан кергән суны күрәләр. Бик чиста бер агым-су. Бу ике кеше әйтәләр, бу суның чыккан урынын карыйк,дип. Шул тармакка кереп китәләр, урман арасы була, бара – бара Кадишка турысына җитәләр,су бик яхшы ага. Бара-бара Пустын турысына җитәләр, моның чыккан урыны кайда икән, диләр.Урман арасыннан киләләр су агымы буенча, килә-килә Урыс Кавалы турысына җитәләр. Бу ике кешенең исемнәре: берсе Биктимер, берсе Бикбатыр булганнар. Көннәрдән бер көн, шул су агымы белән килә-килә, шушы безнең Кәлимә тавы астына килеп җитәләр,суның чыккан урынын күрәләр. Сигез җирдә чишмә чыгып тора,тун җиңеннән аккан кебек агып тора. Моны күреп бу ике кеше шаккаталар, сулар бик әйбәт,бик зур. Урман арасы,суның әйбәтлеген күреп кайтып китәләр дә, күргәннәрен сөйлиләр. Янә дүрт кеше булып,шул ук урман арасыннан су агымы буенча дүрт кеше киләләр.Сигез урында чишмә агып тора,күрәләр болар, бик яраталар бу дүрт кеше, сөйләшәләр. Без монда йорт салыйк диләр. Әүвәл урман кисә башлыйлар, йортлар салмак булалар. Көннәрдән бер көн дүртесенә дүрт йорт та әзерлиләр, гаиләләрен алып киләләр, бакчалар ясыйлар, яшелчәләр утырталар, урман төплиләр,җир ясыйлар, иген чәчә башлыйлар.

Бу агайлар бик зур урман арасына кереп утырганнар. Бу урманда аюлар, пошилар һәм башка җанварлар күп булган. Шул урманны кисеп һәм төпләп,йортлар эшләп, җир ясап,иген чәчеп авыл ясый башлаганнар. Бу дүрт гаиләнең балалары күп булган, аларны башка чыгарып,авыл зурая башлаган.

Көннәрдән бер көн,җыелышып сөйләшеп утырганда әйтәләр икән,- без бу авылга бер исем кушыйк, диләр икән. Биктимер бабай белән Бикбатыр бабай әйткәннәр, бу авылга исемне без кушабыз, ягъни без су агымы буенча куып килдек, куып килгән өчен без моны Кавал дип әйтәбез ! Биктимер бабай белән Бикбатыр бабай “Кавал” дип исем куйдылар, шул заманнан “Кавал” булып кала.Шушы дүрт кешедән авыл зураеп китә.

12.02.2021 13:54