СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
v
Укучыларның язма сөйләмен үстерү буенча эш төрләре.
Татар теле укытуның төп максатларыннан берсе – укучыларның төп фикерләрен телдән дә, язмача да дөрес һәм матур итеп әйтә белергә өйрәтү. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм үстерү өч юнәлештә алып барыла.
Бернече юнәлеш – татар әдәби теленең нормаларын үзләштерү. Боларга әдәби әйтелеш нормалары - сүз ясалышы, сүзтезмә һәм җөмлә төзү, сүзләрне лексик мәгънәләренә һәм стильләренә туры килерлек итеп куллана белү керә.
Икенче юнәлеш – укчыларның сүз байлыгын арттыруга татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларга системалы рәвештә яңа сүзләр өйрәтү нәтиҗәсендә ирешелә.
Өченче юнәлеш – фикерне телдән һәм язма рәвештә бәйләнешле итеп әйтә белергә өйрәтү.
Тел һәм әдәбият дәресләрендә укчыларны телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтүгә бер үк дәрәҗәдә игътибар итәм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә күптөрле язма эшләр үткәрәм. Боларга миниатюр һәм гадәти диктант һәм изложениеләр, сочинение, рецензияләр, аннотация, рефератлар яздыру, план, тезис, конспектлар төзү һәм эш кәгазьләрен яздыру һ.б. керә.
Билгеле һәр язма эшкә өйрәтүнең үзенчәлеге бар. Тәҗрибәдә укчыларны аңлатмалы, искәтрмәле, күрмә, хәтер, иҗади, контроль диктантлар язарга өйрәтәм. Диктант ул укытучы әйтеп яздырганны дөрес яза белү. Әмма диктант яздыруда төп шарт – аны дөрес әйтеп яздыру. Шуңа күрә диктантта ике төрле хата – орфографик һәм пнктуацион хата була.
Укучыларга диктант яздыру алдыннан әзерлек эшләре башкару файдалы. Ул укчыларның үтелгән материалның йомшаграк үзләштергән өлешен ныгытуга бәйле күнегүләр үткәрүгә, аларны анализлауга, авыр язылышлы сүзләр һәм сүзтезмәләрне сүзлек диктанты итеп яздыру кебек алымнарга нигезләнә.
Изложение диктанттан мөстәкыйль эш төре булуы белән аерылып тора. Ул укучының укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген һәм мәгънәсен аңлап, аны логик яктан төзек һәм эзлекле итеп яза белүен күрсәтә.
Изложениеләр, язылу рәвешенә карап, миниатюр, өйрәтү, искәртү-тикшерү, иҗади һәм конроль изложениеләргә бүленә.
Өйәтү рәвешендәге изложениеләр язу барышында укучылар текстны мәгънәви кисәкләргә бүләргә өйрәнәләр, андагы төп һәм ярдәмче фикене билгелиләр. Әзерлек барышында күбрәк өзекнең эчтәлеген сөйләү, аны тулыландыру кебек эшләр башкарыла. Изложение язуга әзерләнгәндә коммуникатив-сөйләм күнекмәләре ныгытыла.
Өйрәтү эшендә бик мөһим тагын бер нәрсәне – вакыйга, фактларны эзлекле үзләштерүне игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Чөнки ул эчтәлекнең эзлекле сурәтләнүен тәшкил итә.
Изложение язарга өйрәтүдә эчтәлекне кыскача бәян итү, лексик, грамматик биремнәр, шулай ук эшне үтәүче зат һәм заманнарны үзгәртеп язу кебек эшләр дә башкарыла.
Әзерлек этабында лексик бирем бирү, аны үтәү укучыларның тел байлыгын үстерүгә зур ярдәм итәчәк, аларда текстның теленә таләпчәнлек арттырачак.
Язма эшкә өйрәтү барышында укчыларның сүз байлыгы активлаша. Аңа текстлардагы сурәтләү чаралары, катлаулы грамматик констукцияләрне файдалану ярдәм итә.
Иҗади изложениеләрне язганда текстны дәвам итү, үз тәсирләрең белән тулыландыру кебек эшләр дә эшләнә.
Укучыларның фикерен эчтәлекнең төп мәгънәсенә юнәлтү өчен, күп очракта текстның исемен төшереп калдырып тәкъдим итәргә була. Нәтиҗә буларак шуны әйтергә мөмкин: укучыларда изложениеләр язу белү күнекмәләре формалаштыру өчен даими рәвештә әзерлек эшләре алып бару сорала.
Сочинение язарга өйрәтү өзлексез процесс буларак алып барылырга тиеш (тормыш-көнкүреш, әдәби, әдәби-иҗади, ирекле сочинениеләр).
Укучы сөчинениене яхшы итеп яза алсын өчен, беренче чиратта, тема буенча мөстәкыйль фикер йөртә белүе бик әһәмиятле. Бу, әлбәттә, укчының укытучы җитәкчелегендә класста системалы эшләвенә, мөстәкыйль рәвештә китапларны күп укуына бәйле.Үз фикереңне төгәл итеп язып яки телдән аңлатып бирә белү сөйләм культурасына ия булуны да таләп итә. Кыскасы, мәгълүматлылык – укчының сочинениене уңышлы яза алуына кирәкле шартларның берсе.
Укучыларның сочинениеләре өчен төп чыганак - тормыш үзе (тирә-як мохит, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре). Мәктәп эшчәнлегендә әдәби материалга нигезләнгән сочинениеләр күбрәк яздырыла.
Иң мөһиме, сочинение язганда укчы әдәбият дәресләрендә сөйләгәннәрне хәтердә яңартып, аны кабатлап сөйләп (язып) чыгу белән чикләнмәсен. Ул дәрелектә әйтелгәннәргә үз фикерен ачык, логик эзлекле итеп, бәяләп һәм аны тагын да үстереп биререгә кирәклегенә төшенсен. Укытучы аны шуңа өйрәтергә тиеш. Күп кенә вакытта, укучыларның сочинениеләре бары тик дәреслек фикерләре җыелмасыннан гына тора. Мондый укчылар өчен теманы төрләндеребрәк, мөстәкыйль фикергә этәрә торганрак итеп бирү файдалы.
Сочинение язганда теманы дөрес сайлый белү бик мөһим шарт. Әмма теманы дөрес сайлау алдан ук аның белән кызыксынган булу, материалларны белү һәм аны аңлау дәрәҗәсенә бәйле.
Сочинение өйдә язу өчен бирелгәндә җиңелерәк: материалны укып чыгарга, өстәмә материал тупларга, уйланырга вакыт һәм мөмкинлек бар. Ә менә класс сочинениесендә таләпләр бөтенләй башкача. Шуңа күрә, һич тә икеләнмичә, теманы үзең белгән материалларга нигезләнеп сайлап алырга кирәк аңлату тиеш.
Имтихан сочинениеләрендә тагын да игътибарлырак булу сорала.
Сочинениенең темасына карап, алган фикерләүне дәлилләү өчен беничә әдәби әсәргә нигезләнергә кирәк булган очраклар да бар.
Үз тәҗрибәмдә картиналар буенча сочинениеләр яздыруны киң кулланам. Картиналардан файдаланып сочинениеләр язу укчыларның картиналарны яхшы аңлавын рәссамның әйтергә теләгән фикерен “укый” алуларына бәйле.
Укучылар, әлбәттә, рәсем сәнгатенең телен, картиналарның комппозициясен, төсләр сайланышын, ритмын да игътибарсыз калдырмаска тиеш.Укучыны картина буенча сочинениегә хәзерләү шулай ук зарури. Тиешенчә хәзерлек булмый торып, укчылар без тәкъдим иткән катиналарның эчтәлеген ача алмаячаклар. Картинаның эчтәлеген “укый алу” өчен аның авторы, бу әсәрнең язылу тарихы белән дә таныш булырга тиеш.
Танылган методистлар М. А. Рыбникова, В. А. Добромыслов, М. Т. Барановларның хезмәтләреннән күргәнчә, укучыларның тел байлыгын үстерүнең уңышлы алымы – сүзнең тематик лексик-семантик төркемнәре белән эшләү. Шуңа күрә, сочинение нинди материалга нигезләнүенеп язылуына карамастан, бу теманы ачуда файдаланырдай сүзләр төркеме бирелергә тиеш.
Ирекле сочинениеләр дә, әдәби әсәрләргә нигезләнеп, төрле жанрларда язылырга мөмкин. Мондый төр сочинениеләр укчылардан зур әзерлек таләп итә. Бу укчыларны төрле чыганаклардан файдаланырга күнектерә, сочинениеләрне төрле жанрларда язарга мөмкинлек бирә. Андый жанрларга гади хикәяләү, рецензия, хат жанры, истәлек жанры керә.
Укучыларны бүгенге көн таләпләре нигезендә иҗади эшләргә өйрәтүдә класстан тыш уку белән җитәкчелек итүнең дә әһәмияте зур.
Класстан тыш эшләрнең язма төрләре (рефератлар, газета һәм журналга мәкаләзләр язу, конкурс сочинениеләрендә катнашу һ.б.) шулай ук укчыларның язма тел байлыгын үстерүнең бер төре булып тора. Публицистик төрдәге сочинениеләр яздыруны да кулланам.
Укчыларның язма сөйләмен үстерүдә язма эшләрнең төрлелеге гаять зур роль уйный икән.