СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Видео урока и самоанализ. Тема: Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Видео урока и самоанализ Вы можете посмотреть по ссылке.

Тема: Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары.(4 нче сыйныф, рус төркеме).

Максат: 1.Хәзерге заман, билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль формаларын кабатлау ; грамматик категорияләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

2.Дәрестә куелган максатны аңлау, аны тормышка ашырырга тырышу, үрнәк буенча эшли белү; үз хаталарыңны таба белү hәм үз эшеңне тикшерә алу,грамматик категорияләрне сөйләмдә дөрес кулланырга һәм тәрҗемә итәргә өйрәнү, үз белемеңне бәяләү.

3. татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру hәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Дәрес тибы: : белемнәрне тигезләү дәресе.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) уңай психологик халәт тудыру.

б) белемнәрне тигезләү.

- Без фигыльнең нинди заманнарын беләбез? (хәзерге, билгеле үткән һәм билгесез үткән заман).

-Хәзерге заман хикәя фигыльнең соравы һәм кушымчалары? (нишли?; -а/-ә; -ый/-и).

- Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала, соравы? (нишләми?; -мый/ -ми).

-Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең соравы һәм кушымчалары? (нишләде?; -ды/-де; -ты/-те).

-Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын да кабатлап үтик әле. (нишләмәде? соравы,һәм фигыль нигезенә –ма/мә кушымчалары ялгыйбыз).

-Билгесез үткән заман хикәя фигыль турында нәрсәләр әйтерсез? (нишләгән? Нишләмәгән? сораулары. –ган/-гән; -кан/-кән).

- Ни өчен кушымчалар ике төрле? (Чөнки татар телендә сүзләр рәт гармониясенә буйсыналар, алар я калынлыкта, я нечкәлектә ярашып киләләр.)

- юклык формасы кушымчалары рус теленә ничек тәрҗемә ителә? (не сүзе булып).

-Фигыльләргә заман формалары кушымчаларыннан соң, кушымчалар ялганамы? (-зат/сан кушымчаларын кулланабыз).

Видео урока и самоанализ Вы можете посмотреть по ссылке.

Категория: Прочее
24.10.2017 12:50


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!