СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

1 нче сентябрь – Белем бәйрәме.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема:

” Гаиләм – минем төп терәгем.”

 

Максат:       укучыларда әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам,хөрмәт,                         мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белү теләге уяту.;

 укучыларны үз нәселләрнең тарихы белән кызыксынырга, аларны буыннан-буынга тапшырырга кирәклекне өйрәтү.

Просмотр содержимого документа
«1 нче сентябрь – Белем бәйрәме.»

1 нче сентябрь – Белем бәйрәме.


Тема:

Гаиләм – минем төп терәгем.”


Максат: укучыларда әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам,хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белү теләге уяту.;

укучыларны үз нәселләрнең тарихы белән кызыксынырга, аларны буыннан-буынга тапшырырга кирәклекне өйрәтү.


Материал: “Мәгариф” журналлары, “Көч һәм рух тамырлары” китабы.

Җиһазлау: Презентация, сыйныф эшкәртмәсе, музыкаль бизәлеш.


Сыйныф сәгате барышы:

  1. Оештыру өлеше. 1 слайд

- Хәерле көн, укучылар, әти – әниләр, килгән кунаклар!

Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз. (Музыка)

Гөлинә Бар күңеллелек бөтен дөньяда

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!


Ильназ Тыңладым әкрен генә

Искәндә бәйрәм көн җилен

Анысы да сөйли тагын:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!


Энже Бүген олы бәйрәм бездә

Инде менә ничә көн

Бик тырышып әзерләдек

Шушы бәйрәм кичәсен.


Ахтәм Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.


Лениза Мәктәп – безнең төп йортыбыз.

Күңел сиңа тартыла.

Бүген бөтен ил баласы

Мәктәпләргә агыла.


Айбулат Җәй буена без үскәнбез

Мәктәбебез дә бизәлгән.

Эченә кергәч, исем китте:

Бар нәрсә дә үзгәргән.


Рузилә Кем безнең өчен бу кадәр

Күп көчен сарыф иткән?

Без беләбез: һаман да шул

Укытучыбыз икән!


Укытучы: Сабыр, кешелекле һәм тырыш укытучыларыбыз!

Шаян, шук һәм хәйләкәр укучыларыбыз!

Мәрхәмәтле, газиз әти-әниләребез!

Сезне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез!


Белем бәйрәмебезне башлыйбыз”


Кроссворд чишү. Иң элек балалар минем сезнең белән бер җиңел генә уен уйныйсым килә, тыңлап карагыз әле. Рәсемнәр ярдәмендә нинди сүз тезеп була? 2 слайд













  • Бүгенге сыйныф сәгатенең дә темасы “Гаилә”. 3 слайд

II Төп өлеш.

  • Укучылар, хәзер мин сезгә “Ике күрше” мәсәлен укыйм. Игътибар белән тыңлагыз һәм чагыштырыгыз.

Ике күрше.

Якын урманда ике күрше карга яшәгән. Аларның берсе бик аралашучан булган. Үзенә бик матур карга кызын сайлап, аның белән тормыш корып җибәргән. Берсеннән-берсе матур балалар үстергәннәр. Балаларым тук булсын, дип әти карга көннәр буе эшләгән, соңрак, балаларын ияртеп, аларны азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яши биргәннәр.

Ә икенче карга исә берәү белән дә аралашмаган, үзен бик акыллыга санап, башкаларның иртә таңнан торып караңгы төшкәнче эшләүләреннән көлгән. Хәтта аның салкын җилдән, яңгырдан ышыкланыр,төн үткәрер оясы да булмаган. Көн артыннан көн үтә торган. Кинәт бу карга авырып киткән. Бик ябыккан, аның инде азык табарлык та хәле калмаган. Шулай агач башында бөкшәеп утырганда, моны күрше карга күреп, янына очып килгән. Күршесен кызганган, тапкан азыгын аңа биргән. Азрак тамак ялгап алгач, каргага хәл кереп киткән. Ул күршесенә зур рәхмәт белдергән һәм: “Әй, күрше, бу урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен”, - дигән.

- Укучылар, ике карганың тормышын чагыштырыгыз әле. Икенче карга ни өчен күршесенә: “Синнән дә бәхетле карга юктыр”, - дигән?

- Беренче карганың гаиләсе булган, ә икенчесенең гаиләсе булмаган.

- Нәрсә ул гаилә? (балаларнын жавабын тоңлау) 4 слайд


- Гаилә ул – безнең өебез, әби-бабай, әти, әни, мин, апа-абый, эне-сеңел.

- Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать итсәк, аның беренче мәгънәсе болай икән: Гаилә. - Бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан торган кешеләр төркеме.

  • Укучылар, тагын гаилә турында нәрсәләр әйтә алабыз?

  • Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

  • Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе. 5 слайд

Музыка тыңлый тыңлый балаларны сөйләтү.

  • Ә хәзер, укучылар, сүз сезгә, гаиләгез турында сөйләгез әле?

  • ...(Әти әниләргә дә сүз бирелә.)

  • Гаиләдә иң якын кешеләребез кемнәр инде?

  • Әти-әни. 6 слайд

  • Әни турында шигырь.

Әнием, бәгърем, күз нурым,

Кояшым, аем һәм йолдызым.

Дөньялар кичеп тә тапмассыз

Әнидән нурлырак җир кызын.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле –

Алар безнең әниләр.

  • Әйе, әни кеше – гаиләнең йөрәге, әти кеше – гаиләнең терәге диләр бит. 7 слайд

Әтиләр турында сүз:


Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк,

Бәлаләрдән калкан кебек каплый ул.

Безнең, әниләрнең тынычлыгын,

Саф, ягымлы елмаюын саклый ул.

Әти – безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.

Әти – көчле, әти – батыр, әти – безнең куаныч.

Әти – алтын багана, гаиләдә ул терәк.

Тынычлык, иминлек сагында ул кирәк.


  • Гаиләләребездә иң олы, хөрмәтле кешеләр тагын кемнәр?


  • Бабай белән әби. 8 слайд

  • Аларга нинди сыйфатлар хас?

  • Бабай белән әби гаиләдә иң өлкән, сабыр, йомшак күңелле, йомшак куллы, шәфкатьле кешеләр.

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле

Ул – минем дәү әнием.

  • Без олыларны - әби-бабайны, әти-әнине хөрмәт итсәк, аларның сүзләрен тыңласак, безнең балалар да безне шулай хөрмәт итәрләр.

  • Тагын гаиләдә кемнәр бар әле сезнең? 9 слайд

  • Туганнарыбыз: эне-сеңелләр, апа-абыйлар.

  • Сез алар белән ничек яшәргә тиеш?

  • Дус, тату, ярдәмләшеп.

  • Тату туганнар таштан койма койганнар. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

  • Туганнар тату яшәсәләр, гаилә нык була, арага дошман, явыз кешеләр үтеп керә алмый.

Өйдә имин булсын, диеп,

Туганлык хисен саклыйк.

Җаныбызны җылытучы

Гаилә исемен аклыйк.

  • Ә хәзер, укучылар, “Шәҗәрә - гаилә көзгесе” турында фикер алышырбыз. Нәрсә ул шәҗәрә? Бу сүз нәрсәне аңлата?

(Балаларның фикерен тыңлау) 10 слайд

  • Ул нәсел – ыру тарихы дигәнне аңлата.

Икенче төрле – нәсел агачы дип тә йөртелә.

  • Равил Фәйзуллин “Онытма син” шигырендә болай дигән.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

III. Нәтиҗә ясау. 11 слайд

  • Без бу сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләштек?

  • Гаилә турында.

  • Әйе, укучылар, әти йорты, гаилә - бу бөек байлык. Гаилә ул – кешенең үзара мөнәсәбәтләренең чын мәктәбе.

  • Әти-әниләргә, өлкәннәргә һәм туганнарга карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?

  • Аларны хөрмәт итәргә, яратырга, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә, аларны сакларга кирәк.

  • Әйе, бүген сез аларга карата нинди мөнәсәбәттә булсагыз, киләчәктә сезнең балаларыгыз да сезгә карата шундый мөнәсәбәттә булырлар. Үз гаиләгезнең кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телим. Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.


Укытучыдан теләкләр:

Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын.

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

Сөенеп карый Ил-ана аның барышына.

Олылап һәм зурлап әйтә, әйтә барысына:

“Үс, балам!” – диеп,

“Кеше бул!” – диеп.

Каршылый мәктәп, каршылый сөеп:

“Кеше бул!” – диеп.

“Кеше бул!” – диеп.





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!