СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

1 нче сентябрь - белем бәйрәме

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Уку елы башына уңай эмоциональ халәт тудыру

Просмотр содержимого документа
«1 нче сентябрь - белем бәйрәме»

Максат: Уку елы башына уңай эмоциональ халәт тудыру.

Бурычлар:

-балаларны яңа белем алырга әзерләү;

-уку-язу әсбапларын искә төшерү;

-бәйрәм атмосферасы тудыру.


Тәрбияче:

Туган җирнең һәрбер почмагында

Каршылыйлар белем бәйрәмен.

Яңгырый сабыйларның шат авазы,

Кулларында чәчәк бәйләме.

- Балалар, бүген илебездә зур бәйрәм – 1 нче сентябрь – белем көне. Ә сез аның нинди бәйрәм икәнен беләсезме? (балаларның җаваплары). Әйе, балалар, бу көнне балалар мәктәпкә укырга, белем алырга баралар. Яңа уку елы башлана. Балалар, бәйрәм уңаеннан мин сезне әкият аланына сәяхәткә чакырам. Барабызмы? (Балаларның җаваплары)

- Әйдәгез, автобуска утырыйк та, әкият аланына юлга кузгалыйк.


Музыка астында балалар әкият аланына баралар. Аланда Патшабикә утыра.

Патшабикә: Исәнмесез, балалар! Мин сезне 1 нче сентябрь – белем бәйрәме белән котлыйм. Яңа уку елында сезгә зур уңышлар телим. Мин патшалыгымда “Бәйрәм патшабикәсе” дигән бәйге игълан итәм. Кем безнең күңелне күтәрә һәм шаккаттыра ала, шул патшабикә булачак. Бәйгебезне башлыйбыз.

Алкышлар астында беренче уенчы керә.

Математика: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Мин – кызыклы математика.

Патшабикә: Исәнме, саннар остасы! Әйдә әле, безне нәрсә белән шаккаттырырсын икән?

Математика: Мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Ул “Дөрес бас” дип атала.

Балалар музыка астында биеп йөриләр. Музыка туктагач, математика нинди сан күрсәтә, шул сан кадәр берләшеп басалар.(икешәр, өчәр, дүртәр...)

Математика: Молодцы ,булдырдыгыз! Хәзер икенче уен уйныйбыз.

Математика шалтыравык белән ничә тапкыр шалтырата, шул сан кадәр тиешле хәрәкәтне ясыйлар.

Математика: Я, хөрмәтле Патшабикә! Сезгә ошадымы? Мине патшабикә итеп сайлыйсызмы?

Патшабикә: Син әйбәт уйнатасың. Ләкин һаман санап торсаң, арып бетәсең бит. Мин бик арыдым. Син патшабикә була алмыйсың. Хәерле юл сиңа!

Математика моңсуланып чыгып китә. Икенче уенчы керә.

Туган тел: Хәерле көн, кунаклар! Мин- ягымлы Туган тел!

Патшабикә: Исәнме сүз остасы - Туган тел! Әйдә, безне нәрсә белән шаккаттырасын?

Туган тел: Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Сез җавапларын табып миңа әйтерсез.

1.Үзе укый белмәсә дә

Гомере буе яза. ( Ручка)

2.Теле юк, үзе аңлата ( китап)

3. Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барсы да

Башкаралар бер үк эш. ( төсле карандашлар)

4. Өстәлгә дә мин куям

Сумкага да мин тыгам

Шунда мин язып барам( дәфтәр)

5. Үзе ак, үзе матур

Төсле карандашлар белән

Шунда бар нәрсәне ясыйм. ( альбом)

6. Үзе нәни генә булса да,

Кәгазьдәге язуларны хәзер юк итә. ( бетергеч)

Туган тел: Молодцы! Мин сезгә тагын бер уен тәкъдим итәм. Ул “ Әкиятләрне таны” дип атала.

Туган тел әкият рәсемнәре күрсәтә, балалар әкият исемнәрен әйтәләр.

Туган тел: Булдырдыгыз! Я, хөрмәтле Патшабикә! Сезгә ошадымы? Мине патшабикә итеп сайлыйсызмы?

Патшабикә: Син яхшы уйнатасың. Синең белән күңелле. Ләкин һаман укып, язып торсаң арып бетәсең бит. Мин бик арыдым. Син патшабикә була алмыйсың. Хәерле юл сиңа!

Туган тел моңсуланып китеп бара. Өченче уенчы керә.

Белем тылсымчысы: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, Патшабикә! Мин - белем тылсымчысы. Дөньяда бөтен нәрсәне белеп була.Әгәр дә балалар өйрәнергә теләсәләр, мин булышам. Ләкин әйбәт укыр өчен игътибарлы булырга кирәк.Хәзер мин сезне тикшереп карыйм.

Уен ”Бу мин, бу мин, бу минем дусларым” дип атала.

1. Кем бүген иртән торып чиста итеп юынды?

2. Кем китаплар ярата, аларны саклап тота?

3. Кем уйнагач, тәртипләп уенчыгын җыеп куя?

4. Кем тәртип боза һәм иптәшләрен рәнҗетә?

5. Кем ашаганда сөйләшми, матур итеп утыра?

6. Кем йокларга ятканда, киемнәрен алып куймый?

Белем тылсымчысы: Булдырдыгыз, балалар. Хәзер “Түбәтәй” уенын уйныйбыз.

Түбәтәй кемдә кала, шул тылсымчының сорауларына җавап бирә.

1. Нинди ел фасылында кар ява? (кыш)

2. Нинди хайваннар кыш көне йоклый. (аю, керпе)

3. Нинди җиләк-җимеш лампочкага охшаган? (груша)

4. Убырлы карчык нәрсәгә утырып оча? (себерке)

5. Кар патшабикәсе урлаган малайның исеме ничек? (Кай)

6. Аның белән ерактагы кешеләр белән дә сөйләшеп була. (телефон)

7. Ул ике тәгәрмәчле дә, өч тәгәрмәчле дә була? (велосипед)

8. Икедән соң нинди сан килә? (өч)

9. Бер кулда ничә бармак? (биш)

10. Сиңа ничә яшь?

Белем тылсымчысы: Монысын да булдырдыгыз. Балалар, карагыз әле, көзгә керсәк тә, әле көннәр бик матур. Нәкъ җәй кебек. Әйдәгез, бергәләп, җәй рәсемен ясыйк әле.

Җәй рәсемен ясау

Белем тылсымчысы: Хөрмәтле патша! Сезгә ошадымы? Мине патшабикә итеп сайлыйсызмы?

Патшабикә: Ай-яй! Булдырдың Белем тылсымчысы! Миңа бик ошады. Мин бөтенесен дә әз-әз генә эшләдем, арымадым да. Миңа бик күңелле булды.Сине патшабикә итеп сайлыйбыз. Ә хәзер синең хөрмәткә бер биеп алыйк.






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!