СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

11 нче сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

                 Укучылар белергә тиеш:

            - татар әдәбиятының иң танылган язучыларын һәм аларның әсәрләрен;

            - татар әдәбиятының чорларга бүленешен;

              - әдәби-тарихи процессның төп закончылыкларын;

  - әдәби юнәлешләрнең һәм күренешләрнең төп сыйфатларын;

  - төп  теоретик-әдәби төшенчәләрне;

              - әдәби әсәрне аңларга  һәм эчтәлеген сөйләргә;

              - тарих һәм әдәбият теориясе мәгьлүматларын кулланып, әдәби әсәрне анализларга;

  - әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, әдәби чорның аерым якларын һәм элементларын җентекләп тикшерергә  һәм  нәтиҗәләр ясарга;

              - әдәби әсәрне, язучы иҗатын, әдәби чорны иҗтимагый-тарихи контекст  һәм        гомумкешелек кыйммәтләре яктылыгында         

                бәяләргә;   

            - әдәби әсәрнең аерым бер төр жанрга, кайсы әдәби чорга караганлыгын,  шул чорга кагылышлы якларын табарга;

  - текстка булган шәхси мөнәсәбәтне дәлилләргә;

 - өйрәнелгән әсәр буенча төрле характердагы иҗади эшләр башкарырга.

 

 

Просмотр содержимого документа
«11 нче сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы»


Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр


Укучылар белергә тиеш:

- татар әдәбиятының иң танылган язучыларын һәм аларның әсәрләрен;

- татар әдәбиятының чорларга бүленешен;

- әдәби-тарихи процессның төп закончылыкларын;

- әдәби юнәлешләрнең һәм күренешләрнең төп сыйфатларын;

- төп теоретик-әдәби төшенчәләрне;

- әдәби әсәрне аңларга һәм эчтәлеген сөйләргә;

- тарих һәм әдәбият теориясе мәгьлүматларын кулланып, әдәби әсәрне анализларга;

- әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, әдәби чорның аерым якларын һәм элементларын җентекләп тикшерергә һәм нәтиҗәләр ясарга;

- әдәби әсәрне, язучы иҗатын, әдәби чорны иҗтимагый-тарихи контекст һәм гомумкешелек кыйммәтләре яктылыгында

бәяләргә;

- әдәби әсәрнең аерым бер төр жанрга, кайсы әдәби чорга караганлыгын, шул чорга кагылышлы якларын табарга;

- текстка булган шәхси мөнәсәбәтне дәлилләргә;

- өйрәнелгән әсәр буенча төрле характердагы иҗади эшләр башкарырга.





















Уку предметының эчтәлеге


Бүлек исеме

Кыскача эчтәлек

Сәгать саны

Кабатлау

Татар әдәбиятының үзенчәлекләре.

1

Сугыш чоры әдәбияты

Бөек Ватан сугышы, аның әдәбиятка йогынтысы. Төп темалар һәм проблемалар. Язучы белән җәмгыять арасында үзара мөнәсәбәтләр.

М.Җәлил, Ф.Кәрим, А. Кутуй, А.Еники иҗатлары.

М.Җәлил «Хуш, акыллым», «Кошчык».

Ф.Хөсни «Йөзек кашы».

5

Сугыштан соңгы еллар әдәбияты

“Җепшеклек” чорындагы үзгәрешләрнең әдәбиятка уңай йогынтысы. Х.Туфан иҗаты. «Кайсыгызның кулы җылы?», «Илдә ниләр бар икән?”, «Луиза-а-а-а».

4

1960 – 1980 нче еллар әдәбияты

Әдәбиятның милли идеалларына кайтуы. Яңа жанрлар, шул исәптән мотивлар, әдәби формалар барлыкка килү. Әдәби герой өлкәсендә эзләнүләр.

Авыл прозасы. Ватан, ил, халык образларының эпик чагылышы; шәхес һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләр, гражданлык хисе, халык язмышлары, кешенең рухи дөньясы, чор кыйммәтләре турында уйланулар. Романтик юнәлешне җанландыру. 1917 елгы революциягә һәм аннан соңгы яңа тормышка башка бәя бирү. Сугыш темасының башка аспектта сурәтләнүе.

А.Гыйләҗев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис иҗатлары.

Р.Фәйзуллин. «Яшь чак», «Туган ягым».

7

1980-2000 нче еллар әдәбияты

ХХ-ХХІ гасырлар чигендә татар әдәбиятын торгызу. Бу чор әдәбиятындагы тенденцияләрнең ХХ гасыр башы әдәбиятындагы эзләнүләр белән аваздашлыгы. Совет һәм совет чорыннан соңгы чорны бәяләүче, кеше һәм җәмгыять арасындагы каршылык призмасы аша ил тарихын торгызучы әдәби әсәрләрнең барлыкка килүе. А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, М.Хәсәнов, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, Р.Фәйзуллин иҗатлары.

М.Мәһдиев «Кеше китә – җыры кала».

М.Хәсәнов «Язгы аҗаган» .

Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр».

9

2000 – 2010 нчы еллар әдәбияты

Психологик башлангычны алгы планга чыгару, аерым кешенең тормышы һәм эчке дөньясы тарихи һәм социаль чынбарлыктан югарырак дигән төшенчәне раслау. Мифологик, шартлы-символик образларны активлаштыру, алар ярдәмендә яңа яссылыкта милли проблематиканы ачу, тоталитар идеологиягә каршы торырга сәләтле көч сыйфатында милли үзенчәлекне сурәтләү.

З.Хәким, Н.Гыйматдинова, Ф. Бәйрәмова, Р. Зәйдулла, Ф. Яхин, Р. Рахман иҗатлары.

З.Хәким "Телсез күке" .

Н.Гыйматдинова “Сихерче”.

Р.Зәйдулла «Битлек”.


7

Үткәннәрне кабатлау

Үткәннәрне кабатлау. Контроль тест.

1

Барлыгы


34


















Календарь-тематик план


Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты:

Календарь

Фактик


Кереш

1


Татар әдәбиятының үзенчәлекләре.

1

02.09



Сугыш чоры әдәбияты

5


Бөек Ватан сугышы, аның әдәбиятка йогынтысы. Төп темалар һәм проблемалар.

1

09.09


Ф. Хөсни «Йөзек кашы». Ә.Еники. «Бер генә сәгатькә» хикәясе


1

16.09


Ә.Еники. «Бер генә сәгатькә» хикәясе

1

23.09


М.Җәлил “Моабит дәфтәрләре”. «Хуш, акыллым», «Кошчык» шигырьләре.

1

30.09


Проект эше. “Сугыш чорындагы язучылар иҗаты”

1

07.10



Сугыштан соң еллар әдәбияты

4


“Җепшеклек” чорындагы үзгәрешләрнең әдәбиятка уңай йогынтысы.

1

14.10


Х. Туфан «Кайсыгызның кулы җылы?”

1

21.10


Х. Туфан «Илдә ниләр бар икән?”

1

28.10


Х.Туфан «Луиза-а-а-а». Х.Туфан шигырьләрен анализлау.

1

11.11



1960 – 1980 нче еллар әдәбияты

7


Әдәбиятның милли идеалларына кайтуы.

1

18.11


Авыл прозасы.

1

25.11


Романтик юнәлешне җанландыру.

1

02.12


А.Гыйләҗев иҗаты.

1

09.12


Р. Харис иҗаты.

1

16.12


Р.Файзуллин «Яшь чак» , «Туган ягым».

1

23.12


17.


Р.Файзуллин шигырьләрен анализлау.

1

13.01



    1. еллар әдәбияты

9


18.

1980-2000 нчы еллар әдәбиятына күзәтү.

1

20.01


19.

А.Гыйләҗев иҗаты.

1

27.01


20.

И.Юзеев иҗаты.

1

03.02


21.

Р.Фәйзуллин иҗаты.

1

10.02


22.

Р.Миннуллин «Әнкәмнең догалары» шигыре.

1

17.02


23.

М.Мәһдиев «Кеше китә – җыры кала».

1

24.02


24.

М.Хәсәнов «Язгы аҗаган» .

1

02.03


25.

Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр».

1

09.03


26.

Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр».

1

16.03



  1. 2010 нчы еллар әдәбияты

7


27.

2000 – 2010 нчы еллар әдәбиятына күзәтү.

1

06.04


28.

Милли үзенчәлекне сурәтләү. Ф. Бәйрәмова иҗаты.

1

13.04


29.

Ф. Яхин иҗаты.


1

20.04


30.

Р. Рахман иҗаты.

1

27.04


31.

З.Хәким "Телсез күке" .

1

04.05


32.

Н.Гыйматдинова “Сихерче”.

1

11.05


33.

Р.Зәйдулла «Битлек”.


1

18.05



Үткәннәрне кабатлау

1


34.

Арадаш аттестация

1

21.05








































Татар әдәбиятыннан үзләштерү өчен мәҗбүри минимум

ХI класс

1. М.Җәлил «Моабит дәфтәрләре»

2. Ә.Еники. «Бер генә сәгатькә»

3. Х.Туфан. «Кайсыгызның кулы җылы?», «Илдә ниләр бар икән? »

4. Ф.Хөсни. «Йөзек кашы»

5. М.Мәһдиев. «Кеше китә – җыры кала» (өзек)

6. М.Хасанов. «Язгы аҗаган» (өзек).

7. Т.Миңнуллин. «Әлдермештән Әлмәндәр»

8. Р.Фәйзуллин. «Яшь чак» , «Туган ягым»

9. Р.Миннуллин. «Әнкәмнең догалары»

10. Р.Зәйдулла. «Битлек»

















7



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!