Белем бәйрәме – 2023 – 2024 нче уку елы .
Максат:
Белем алуга кызыксыну уяту;
Мәктәпкә, укытучыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү;
Сәнгатьле уку сәләтен үстерү.
Кичә барышы.
Актлар залы бәйрәмчә бизәлгән. Җыр башлангач залга балалар чыга.
РФ һәм ТР гимннары башкарыла.
1 укучы:
Беренче сентябрь безгә
Бәйрәмнең дә бәйрәме.
Һәрберебезнең кулында
Күпме чәчәк бәйләме.
2 укучы:
Укытучы апалар да
Елмаеп-көлеп тора.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый,
Алар да белеп тора.
3 укучы:
Бәйрәм булгач, бәйрәм инде,
«Икеле» дә куймыйлар.
Хәтта өй эшен бирергә,
Орышырга кыймыйлар.
4 укучы:
Шаярабыз рәхәтләнеп,
Сөйләшеп туялмыйбыз.
Кызык хәлләр искә төшә,
Авызны җыялмыйбыз.
5 укучы:
Беренче сентябрь бүген,
Мәктәп гөр килеп тора.
Һәрберебезнең йөзеннән
Шатлык бөркелеп тора.
“Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.
Алып баручы 1: Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары!
Алып баручы 2: 1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме. Бүген без беренче кыңгырау, туган мәктәп, сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбыз белән тагын янәдән очрашачакбыз.
Алып баручы 1: Белем бэйрэме – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк!
Алып баручы 2: Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.
1 укучы: Бүген бит белем бәйрәме!
Сентябрьнең бересе!
Мәктәпкә баралар бүген
Олысы да, кечесе.
2 укучы: Чәчәк бәйләмнәре тоткан
Урамдагы һәр бала,
Зур уңышлар теләп кала,
Барсына ата-ана!
3 укучы: Беренчеләр яңа башлый,
Тугызларга – соңгы ел,
Бик күп яңалыклар белән
Уку башлана быел.
4 укучы: Сәламәтлек һәм сабырлык
Һәрвакыт юлдаш булсын!
Хәерле юл барчабызга,
Илебез тыныч булсын!
Алып баручы 1: Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Барыгызны да «Белем көне» белән котлыйбыз! Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.
Алып баручы 2: .Бәйрәм тантанасын ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебезнең директоры Сабирҗанова Гөлия Радиковнага бирәбез. Рәхим итегез!
Алып баручы 1:.Бәйрәм белән котлау өчен сүзне килгән кунакларыбызга бирәбез. .....................................................................................................................................................................................................................................Рәхим итегез!
Алып баручы 2: Бүгенге бәйрәм тантанасына хуҗалыгыбыз җитәкчеләре дә килгән. Бәйрәм белән котлау өчен сүзне .......................................................................................................................................................................................................................бирәбез. Рәхим итегез!
Алып баручы 1 Ә хәзер сүзне җирле үзидарә рәисе Хәбибуллин Рәдис Харисовичка бирәбез. Рәхим итегез!
Алып баручы 2 Бәйрәм белән котлау өчен сүзне, мәктәбебездә озак еллар директор фазыйфасын башкарган Насыйбуллина Рузалия Ибраһим кызына бирәбез. Рәхим итегез!
Алып баручы 1: Бүген балачакның иң матур бер мизгеле – 1 Сентябрь иртәсе.Әйдәгез, хәзер сүзне балаларның үзләренә бирик.
1 укучы:
Үз итте безне елгалар,
Эшкә дәште басулар.
Ил гизсәк тә, йөрәкләрдә
Басылмады ярсулар.
Чәчәк җыйдык, гөмбә җыйдык,
Ял иткәндә урманда,
Булыштык без абыйларга,
Җәен иген урганда.
2 укучы:
Вакыт таптык уенга да,
Яндык кояш нурында.
Тизрәк барып мәктәпләргә,
Сөйлик шулар турында.
3 укучы:
Сагынышып җыелдык без
Бүген газиз мәктәпкә.
Кулларны кулга тотынып,
Юл алдык киләчәккә.
4 укучы:
Зыялы укытучылар
Янәшәдә – бәхеткә:
Алып чыга алар безне
Кызыклы сәяхәткә.
Белем иле – иксез, чиксез;
Могҗиза белән тулган.
Вакытны буш үткәрмәбез –
Булырбыз уңган, булган!
5 укучы:
Диңгезләрдә йөзәрбез дә
Биек тауга менәрбез,
Оксидлардан металл ясап,
Атом төшен җиңәрбез.
Табигатьнең серләренә
Төшенеп тә бетәрбез:
Һаваны, суны, туфракны
Без чистарак итәрбез.
1 укучы:
Берни авыр булмас безгә,
Янда булса мөгаллим.
Фән кыяларын кимереп,
Булырбыз әле галим!
“Здраствуй школа” җыры.
Алып баручы 2: Әйе, без, белем ишекләрен киң ачып, сагынып һәм сагындырып каршы алган мәктәбебезгә бик тә рәхмәтле. Чөнки бала мәктәптә яңа дуслар таба, матурлыкка, яңалыкка омтыла, якты киләчәгенә кул суза. Алда - биек үрләр. Шул үрләрне яулау өчен белем кирәк, ышанычлы терәк, таяныч кирәк. Яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерүче, җирне, тормышны аңларга, яратырга өйрәтүче УКЫТУЧЫЛАР кирәк. Бүген алар өчен дә зур бәйрәм.
Алып баручы1: Хөрмәтле укытучылар, Сезне 1 сентябрь–Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яңа уку елы яңадан-яңа шатлык-казанышлар, уңышлар белән килсен. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп, җимешләрен татырга язсын. Барыгызга да сәламәтлек, түземлелек, имин тормыш, куанычлы көннәр телибез.
1 укучы: УКЫТУЧЫ! Бәйрәм көнең бүген!
Чын күңелдән изге теләгем!
Авыр хезмәтеңә баш иярлек,
Ничек түзә икән йөрәгең?
2 укучы:
Укытучым
Һәр карашың - гыйлем нуры синең,
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Тактадагы акбур белән язган
Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.
Мең галимнән якты йолдыз булып
Балкыйсың син белем күгендә.
Галимнәр дә галим була алмый,
Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә, -
Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр
Шытып чыкмый калса күңелдә.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Укытучы булу -
Фәрештәләр
Язып бетерә алмас изгелек!
Рифат Сәлах.
“Укытучыма” җыр
4 укучы:
Мактауларга лаек укытучы!
Ул бит безгә белем бирүче.
Белем чишмәсенең күзе бит ул
Зиһеннәргә аңнар төрүче.
5 укучы:
Укытучы! Күпме нәни күзләр
Карашларын аңа төбәгән.
Күзләр аша күңел түрләренә
Акыл сүзен җыеп төпләгән.
6 укучы:
Тәүге хәреф, сүзне, җөмләләрне
Укытучы безгә өйрәтте.
Тукай теле аша туган матур,
Саф татарча шигырь сөйләтте.
Укытучыларга чәчәкләр бүләк итү.
Алып баручы 2: Бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләрне алкышлап бирегә чакырыйк.
(“Учат в школе” музыкасы астында беренче класска керүче балалар чыга)
Беренче класс укучылары чыгышы:
Шатланып килдем мин,
Беренче сыйныфка.
Әз генә шүрлим дә,
Күңелле, кызык та.
Беренче тапкыр бит
Мәктәпкә барамын.
Кулыма чәчәкләр
Бәйләме аламын.
Җәй буе көттем мин,
Көткәнсез сез дә дер.
Бу Белем бәйрәме –
Беренче сентябрь!
Укырга барасы көнне
Мин бик зарыгып көттем
Шуңа курә мәктәпкә дә
Беренче килеп җиттем
Буген йөзләр көләч безнең
Күңел сөенә.
Атлыйбыз тәүге адымнар
Белем иленә.
Мәктәп безне каршы алды
Ишекләрен киң ачып
Укытучы апалар да
“Хуш киләсез!” дип дәшеп
Хәрефләр дә өйрәнербез
Сүзләр төзеп укырбыз
Сагынып көткән мәктәптә без
Бик күп дуслар табарбыз.
Сезнең алда сүз бирәбез
Бик тырышып укырга
Бирегез сез безгә ачкыч
Белемнәр сараена.
ҖЫР: “Без мәктәпкә барабыз”
Алып баручы1: Әйе шул, дусларым, сез инде хэзер зурлар. Бүген шатланып – куанып зур белем дөньясына аяк басасыз, сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел. Ләкин “Белем иле”нә керү өчен серле ачкыч бар. Һәм ул ачкыч миндә, дусларым. Ачкычны кулга төшерү өчен, сезгә башта минем сорауларыма җавап бирергә кирәк. Сез шуңа ризамы?
Беренчеләр: Риза, риза!
Үзе укый белмәсә дә,
Гомере буе яза. (Ручка)
Эз салып кара тактага
Ап-ак куян әйләнә.
Әйләнгәләп йөри-йөри
Үзе бәләкәйләнә. (Акбур)
Бер ояда алты дус,
Алтысында алты төс.
Ләкин алар барысы да
Башкаралар берүк эш. (Буяу карандашлары)
Туры сызык сызар өчен
Мине куярга кирәк. (Линейка)
Бер байлык бар- янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый (Белем)
Портфельдә ятам,
Ничек укыганыңны әйтәм. (Көндәлек)
Алып баручы.
Табышмакларны чишә алдыгыз. Ә укыган әкиятләрнең геройларын хәтерлисезме икән? Әкият геройларын да табып карагыз әле.
Озын чәчен алтын тарак белән кем тарый? (Cу анасы)
Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, бүредән, аюдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган. Ул нәрсә? (Ипекәй)
Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр? (Шүрәле)
Шүрәленең бармагын кем кыстырган? (Былтыр)
Тели ул сезгә, дуслар,
Чын күңелдәп саулыклар.
-Курыкмагыз уколдан,
Чыныгыгыз салкыннан!
Булмасын,-ди,-бронхит.
Ул бит-Доктор............(Айболит)
Ул яши- түбәдә.
Ярата- торт, варенье,
Конфет һәм печенье. (Карлсон)
Алып баручы1. Дусларым! Белем иле үтә дә серле һәм катлаулы. Аның ишекләрен ачып керү өчен дә сезгә серле ачкыч кирәк булачак. Тугыз ел без дә Белем йортының ишеген шушы серле ачкыч ярдәмендә ачып зур сихри дөньяга аяк бастык. Ә бүген инде без укый, яза беләбез. Әлеге серле ачкычны сезгә бүләк итәбез.
Ачкыч тапшыру
9 класс укучысы
Авыр вакытларыгызда
Ачкыч ярдәмгә килер
Гаҗәеп белем иленә,
Ул Сезне алып керер
9 кл укучысы.
Иренмичә, ялкауланмый
Укыгыз фән илендә.
Китапларны ачыр өчен
Ачкыч бирәбез сезгә.
Мәктәп гыйлем чишмәсе.
Изге аның исеме
Караңгыдан тартып алып
Нурландыра кешене.
Алып баручы 1: Менә күрдегезме дуслар мәктәптә сезне нинди кызыклы, мавыктыргыч дөнья көтә.
9 кл укучысы. Бүген башлап басасың син
Олы белем юлына.
Белем дөньясына ачкыч-
"Әлифба” ал кулыңа.
"Әлифба”гыз – алтын ачкыч,
Аны ихлас укыгыз.
Белем белән коралланып,
Галәмнәрне байкагыз!
9 кл: Белем дигән изге мәгарәнең
Син, Әлифбам, алтын ачкычы;
Һәр хәрефең, һәр иҗегең гүя
Тормыш үрләренең баскычы.
Галимгә дә, гади эшчегә дә
«А» дан «Я»га сабак биргәнсең.
Сабыйлыктан безне зур дөньяга
Син җитәкләп алып кергәнсең.
Рәхмәт сиңа гыйлем алиһәсе –
Туган телнең тугры сакчысы.
Әлифба ул – туган телдәй берәү!
Булмый начары йә яхшысы.
9 нчы класслар 1 нче класс балаларына «Әлифба» китаплары өләшәләр.
1 кл: Рәхмәт сиңа, Әлифба!
Рәсемнәрең чын кебек!
Һәр хәрефең әнә ничек
Елмаеп торган кебек.
Алып баручы 1 : Нәни дусларыбызны котлау өчен сүзне мәктәбебез директорына бирәбез.(Администрация котлавы.)
Алып баручы 2:Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм Мәктәптә уку дәверендә, укытучы белән янәшә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы якын кешеләр — әти-әниләр дә катнаша. Сүзне аларга бирәбез.
(Ата-аналар котлавы)
Алып баручы 1: Бүген сез мавыктыргыч, маҗаралы, ә кайчакта бик кыен да булган сәяхәткә чыгасыз. Бу сәяхәт – Белем иленә илтә. Ләкин бу илне карталарга карап табып булмый. Белем илен һәркем үзе ача, һәм сезгә бу ачышта ярдәмчегез, сезгә юл күрсәтүчегез, беренче укытучыгыз —шагидуллина Рәйсә Сәйделхан кызы булыр.
1 класслар вальсы.
Алып баручы 1: Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына анны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын. Яңа уку елы белән!
Алып баручы 1: Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, укытучылар! Сезне бүгенге көләч бәйрәм – Белем көне – Беренче кыңгырау бәйрәме белән котларга рөхсәт итегез. Сәламәтлек белән, яңа көчләр, тырышлык һәм түземлек белән бу уку елын әйбәт билгеләргә генә бетерергә насыйп булсын. Укучылар, белем дигән могҗизалы ил ишекләрен сезгә киң итеп ачсын. Бәйрәм белән!
Алып баручы 2: Шулай ук мәктәп тормышында безне тагың моңлы кыңгырау чыңы да озата йөри . Кыңгырау дәрескә чакыра, дәрестән чыгара.... (ике кыңгырауны ике кыз тота)
нче укучы:Кыңгыраулар белән туйлар төшә
Кыңгыраулар хәбәр китерә
Кыңгыраулар киләчәккә дәшә
Үткәннәрне искә төшерә.
14 нче укучы:Сезне дуслар тәбрик итеп бүген
Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау
Туган илнең зәңгәр күген иңли
Алтын көздә көмеш кыңгырау.
Алып баручы 2: Ә бүген бу кыңгырау сезнең өчен беренче тапкыр яңгырый...
Сезне иң беренче дәресегезгә озата.
Хәерле сәгатьтә...
(Бер егет беренче класс кызын күтәрә, барысы бергә залны әйләнеп чыгып китәләр)
Алып баручы 1: Кадерле дуслар! Барыгызны тагын бер кат Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Көннәрегез ямьле булсын
Елмаеп,көлеп торсын.
Язгы кояш нурларыдай
Зур эшләргә рухландырсын.
Алып баручы 2: Сәламәтлек юлдашыгыз,
Тату,матур тормышыгыз,
Күңел сөйгән хезмәтегез
Һәр барчасы мулдан булсын!
Алып баручы 2: Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!