СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

3 класс, татар теле

Нажмите, чтобы узнать подробности

эш программасы

Просмотр содержимого документа
«3 класс, татар теле»


Предметның укыту планындагы урыны

Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре

Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Укучылар белергә тиеш :

  • кушма сүз, парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүзләр;

  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның билгеләрен : исем, фигыль, сыйфат, зат алмашлыклары, алмашлык, кисәкчә, бәйлек;

Укучылар башкара алырга тиеш :

  • сүзләрдәге орфограммаларны табу һәм аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлату;

  • үтелгән орфограммалар кергән 55-60 сүзле текстны хатасыз һәм каллиграфик итеп күчереп һәм ишетеп, тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

  • сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерү;

  • сүзнең тамырын һәм кушымчаларын табу;

  • кушымчаларның төрен билгеләү;

  • кушма һәм парлы сүзләрне билгеләү;

  • сүзләрне сүз төркеме ягыннан тикшерү : исемнең сан, килеш кушымчасын билгеләү;

  • сыйфатның дәрәҗәләрен аеру;

  • фигыльнең зат – сан, заманын күрсәтү;

  • текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

  • темага һәм төп фикергә таянып, текстка исем кую;

  • текстның планын төзү;

  • хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү һәм сөйләмдә куллану;

  • культуралы мөгамәлә таләпләренә туры китереп, үтенеч, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, баш тарту, чакыру, котлау – тәбрикләү сүзләрен сөйләмдә куллану;

  • тасвирлау һәм фикер һөртү элементлары кергән 70-75 сүзле хикәяне изложение итеп язу;

  • хикәяләү характерындагы сочинение язу.

- кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

  • программада булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан –юлга күчерү

  • сүзгә фонетик анализ ясау, иҗекләргә бүлү,авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес әйтеп атап чыгу,

  • үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштыру

  • сүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны ,предметның эшен,хәрәкәтен, билгесен, өстәмә предметны, ярдәмче сүзләрне таба белү

  • җөмләнең баш кисәкләрен таба белү; уку, уеннар, көндәлек тормыш, табигать турындагы темаларга 7-8 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү һәм язу

  • сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: авыр,акбур,акош,алъяпкыч, ап-ак, аръяк, ашъяулык, аю,әдип,әти-әни, әһәмият, бала-чага, әһәмият, берәз, бияләй, булдыклы, буяу, вак, Ватан,гади, гаилә,гайртле, давыл, данә, дөя, егрле, елан, җәелә, җәза, җәнлек, җиз, җиһаз, илле, йокы, кадерле, карабүрек, кәгазь, кәккүк, кием, кошчык, котлы, көе, көнбагыш, көньяк,көянтә, куәтле, күбрәк, күңелле, мәгънә, мәкаль, мәсьәлә, мәңге, милләт, морҗа, нәүрәз, ният, охшый, ошый, өрәңге,өянке, пөхтә, рөхсәт, русча, сава, салават, саңгырау, сәгать, сәламәт, сәхнә, сәяхәт, соңгы, сөенеч, сөяк, табигать,ташбака, таң, тәңкә, тиеш, тимераяк, тозсыз, төяк, төен, төнбоек, төньк, тыңлау, уйсу, үрмәкүч, чаңгы, чәучәк, чәүкә, чуар, чынаяк, шигырь, элекке, эре, юаныч, юаш, юкә, юлчы, юнәлеш, юына, ябалак, явыз, якты, ямьле, япь, ярдәм, ятьмә,яхшы, яшь.

Шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

- туган илгә карата шәхси караш булдыру;

- чын кеше сыйфатлары булдыру;

- мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;

- этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;

- рухи-әхлакый идеалларына китерү.

- олылар белән хезмәттәшлек;

- аралашу культурасы күнекмәләре .

Метапредметлы нәтиҗәләр:

- аң -белем үстерү;

- проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;

- эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;

- логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;

- конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;

Предметлы нәтиҗәләр:

- Россиядә күп милләт халыкларының төшенчәсен бирү;

- татар теленең төп төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);

- татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;

- туган телнең орфоэпик, лексик, грамматик төшенчәләре;

- сүз турында башлангыч төшенчәләр формалаштыру;

- уку, язу гамәлләре формалаштыру;

- сүзгә фонетик анализ ясый белү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү;

- үз фикереӊне һәм позицияӊне формалаштыру;

- уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү;

- партнёрныӊ нәрсәне белүен һәм күрүен, нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аӊлаешлы сөйләм төзергә, сораулар бирү;

- партнёрныӊ эш-гамәлләрен контрольгә алу;

- сөйләмнеӊ диалог формасын үзләштерү.

VI. Укыту предметының эчтәлеге

Эчтәлек

Сәг. саны

1

Орфограмма.1-2 сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

13 сәг.

2

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.-

11 сәг.

3

Сүз төзелеше.Сүз ясалышы.

9 сәг.

4

Сүз төркемнәре



Исем

11 сәг.

Фигыль

14 сәг.

Сыйфат

5 сәг.

Алмашлык

3 сәг.

Кисәкчәләр

2 сәг.

Бәйлекләр

2 сәг.

5

Җөмлә

6 сәг.

6

Сүзтезмә.

2 сәг.

7

Текст.Бәйләнешле сөйләм

5 сәг.

8

Ел буена үткәннәрне кабатлау

2 сәг.


Барысы

85 сәг.



















Программа эчтәлеге (68 сәг.)


Орфограмма. 1-2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (8 сәг.)

Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Тавышсыз хәрефләр. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар.Калын һәм нечкә сузык авазлар. Е,я,ю хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу. Ъ, ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку. Сүзгә фонетик анализ ясау.

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы (9 сәг.)

Сүз.Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Аларның сөйләмдәге роле. Сүзнең күп мәгънәлелеген һәм күчерелмә мәгънәсен (фразеологик әйтелмәләр) куллану. Татар теленең сүз байлыгы. Дәреслекләрдәге сүзлекчәләрдән, сүзлекләрдән сүзнең аңлатмасын табып алу.

Сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләр: сөт өсте, җир җиләге һ.б.

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы (7 сәг.)

Морфология һәм аның состав өлешләре. Бер тамырдан берничә сүз ясалу, кушымчалар, аларның яңа сүз ясаудагы роле.

Тамырдаш сүзләр. Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре (ясалма, кушма, парлы сүзләр).

Сүз төркемнәре


Исем (11 сәг.)

Сүз төркемнәре төшенчәсе. Исем. Исемнең предметлык төшенчәсен белдерүе, аның җөмләдә ия булып килүе. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрне тематик төркемләү.

Исемнең берлек һәм күплек санда килүе. Күплек кушымчалары, аларның дөрес әйтелеше һәм ясалышы.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Татар телендә килешләр һәм аларның сораулары. Сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килешләр белән төрләнүе.

Фигыль (11 сәг.)


Фигыль сүз төркеменең мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльөч заманы: үткән заман, киләчәк заман, хәзерге заман.Фигыльнең заман формаларын дөрес ясау. Фигыльнең күп мәгънәлелеге.


Сыйфат (4 сәг.)


Сыйфатларның семантик төркемнәре. Сыйфат дәрәҗәләре (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре).


Алмашлык (3 сәг.)

Алмашлыкның мәгънә үзенчәлегенә –зат һәм предметны атамыйча, исемен генә алыштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары, килеш белән төрләнүе. Аларның җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге роле.

Кисәкчәләр (2 сәг.)

Да-дә, та-тә кисәкчәләрен -да/-дә, -та/-тә кушымчаларыннан аеру. Кисәкчәләрне дөрес язу.

Бәйлекләр (1 сәг.)

Төрле килешләрдә исемнәрне һәм зат алмашлыкларын белән, саен, шикелле, өчен, аркылы, таба, хәтле, каршы, кадәр, чаклы, бирле, соң, башка бәйлекләре белән куллану.


Җөмлә (5 сәг.)

Хикәя, сорау, өндәү (боеру), тойгылы җөмләләр. Аларны текстта аера белү.

Җөмләнең әйтелү максаты буенча төрләренә карап, җөмлә ахырына тыныш билгесе кую. Җөмләнең баш кисәкләре . Язма сөйләмдә ия һәм хәбәрнең урыннары.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак җөмләне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару.

Сүзтезмә (1 сәг.)

Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү, мәгънәләре, сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен ачыклау, сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгеләү.

Бәйләнешле сөйләм (4 сәг.)

Текстның темасын һәм төп фикере. Исемсез текстларның темасын билгеләү һәм исем кую. Төп фикерне темадан аера белү һәм аларны төгәлбилгеләү.

Текстның типлары: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Аларның төп үзенчәлекләре.

Әзер яки күмәк төзелгән план буенча хикәяләү тибындагы текстны изложение итеп язу. Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча укучыларның тормыш тәҗрибәсенә, күзәтүләренә, укыганнарына бәйле темаларга сочинениеләр язу. Телдән эш характерындагы текстлар төзү.

Сөйләм этикасы. Телдән һәм язмача чакыру, тәбрикләү.

Ел буена үткәннәрне кабатлау (1сәг.)

“Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе” темасы. Сүз төзелеше. Сүз ясалышы. Сүз төркеме. Исем. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Сүз төркеме.

Фигыль. Фигыльнең заман белән төрләнеше. Сүз төркеме.Сыйфат. Бәйләнешле сөйләм. “Җәй”. Сүз төркеме.Алмашлык. Кисәкчәләр. Бәйлекләр. Җөмлә. Сүзтезмә. Бәйләнешле сөйләм.







VIII. Уку материалын календарь –тематик планлаштыру.

Дәрестемасы

Дәрес саны

Дата

Искәрмә

план

факт


Орфограмма. 1-2 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. (8 сәгать)

1.

1-2 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. Орфография сүзенең мәгъ-нәсен ачыклау.”Аңлатмалы сүзлек” белән эш.

1

02.09



2.

Бәйләнешле сөйләм .Рәсем буенча хикәя төзү”Җәй көне”. Авазлар һәм хәрефләр.

1

07.09



3.

Сузык һәм тартык авазлар. Иҗек. Иҗек төзелеше. Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

9.09



4.

Ъ, Ь хәрефләре.Аларның дөрес язылышы. Я, ю, е хәрефләре.

1

15.09



5.

Әйтелеш һәм язылыш ,аваз кушылмалары.Алфавит тәртибе.

1

16.09



6.

Кереш контроль диктант.

1

21.09



7.

Хаталар өстендә эш. Сүз төзелеше.Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр.

1

22.09



8.

Сүз төркемнәре. Җөмлә.Иҗади биремле күнегүләр. 1-2 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау


1

22.09



Сүз. Телнең сүзлек байлыгы ( сәг.9)

9.

Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе.Аңлатмалы сүзлекләр белән эш , лексик мәгънәгә туры килгән сүзләр табу.

1

28.09



10.

Алынма сүзләр, аларны куллану өлкәсе.

1

29.09



11.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

29.09



12.

Әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр – омонимнар. Диктант.

1

30.09



13.

Охшаш мәгънәле сүзләр – синонимнар.

1


05.10



14.



Капма-каршы мәгънәле сүзләр – антонимнар. Бэйлэнешле сойлэм устеру “Алтын коз”

1


06.10





15.

Тотрыклы сүзтезмәләр,фразеологик әйтелмәләр белән танышу.

1

12.10



16.

“Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе” темасы буенча искәртмәле диктант.

1

13.10



17.

Хаталар өстендә эш. “Телнең сүз байлыгы тема”сын кабатлау.Тест биремнәре.

1

13.10




Сүз төзелеше. Сүз ясалышы (7 сәгать)

18.

Тамыр һәм кушымча.

1

14.10



19.

Сүз ясагыч кушымчалар.Алар ярдәмендә сүзләр ясалуын карау,ясау, ясалма сүзләр.

1

20.10



20.

Төрләндергеч кушымчалар, алар ярдәмендә сүзләрнең үзгәрүен күзәтү.

1

20.10



21.

“Тамыр һәм кушымча” темасын ныгыту.

1

21.10



22.

Кушма сүзләр , аларның ясалышы һәм дөрес язылышы.

1

27.10



23.


Парлы сүзләр,аларның ясалышы һәм дөрес язылышы.

1


27.10




24.

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы” Грамматик биремле контроль диктант.

1

28.10




Сүз төркемнәре.

Исем ( 11 сәг.)


25


Сүз төркемнәре. Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше.

Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле.

1

9.11



26

Ялгызлык исемнәр.Ялгызлык төшенчәсе, төркемнәре,язылышы.

1

10.11



27

Уртаклык исемнәр.Уртаклык төшенчәсе, язылышы.Сүзлек диктанты.

1

16.11



28

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.Берлек һәм күплек сан формалары,берлектән –күплек,күплектән-берлек ясау.

1

17.11



29.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Килеш төшенчәсе, җөмләдә бәйләүче роле, атамалары,сораулары; калын һәм нечкә төрләнеш.

1

23.11



30.

Баш килеш. Исемнәрне табу, сорау кую, баш килеш төшенчәсе, сораулары.

1

24.11



31.

Изложение

Иялек килеше. Иялек килеш төшенчәсе, сораулары, кушымчалары; калын һәм нечкә төрләнеш.



30.11



32

Юнәлеш килеше. Юнәлеш килеш төшенчәсе, сораулары, кушымчалары; калын һәм нечкә төрләнеш; саңгырау һәм яңгырау тартыкларга, сузык авзга беткән исемгә кушымча ялгау.

1

1.12

10.01


33

Төшем килеше. Төшем килеш төшенчәсе, сораулары, кушымчалары; калын һәм нечкә төрләнеш; саңгырау һәм яңгырау тартыкларга, сузык авазга беткән исемгә кушымча ялгау.

Чыгыш килеше. Чыгыш килеш төшемчәсе, сораулары, кушымчалары; калын һәм нечкә төрләнеш; борын авазларына беткән исемнәргә чыгыш килеш кушымчасы ялгау.

1

7.12

14.01


34

Урын-вакыт килеше. Урын-вакыт килеш төшемчәсе, сораулары, кушымчалары; калын һәм нечкә төрләнеш.

“Исемнәрнең килеш белән төрләнеше” темасын ныгыту.

1

8.12

17.01


35

Контроль күчереп язу.

1

14.12

21.01


Фигыль ( 11 сәгать)

36

Фигыль сүз төркеменең мәгънәсе һәм сораулары, җөмләдәге роле.

1

15.12

24.01


37.

Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре.

1

21.12

28.01


38.

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше. Ия белән хәбәрнең ярашуы.

1

22.12

31.01


39

Фигыль заманнары. Хикәя фигыль.

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше.

1

12.01

04.02


40

Хәзерге заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, ясалышы, юклык төр кушымчалары, сөйләмдә аларны аера белү.

Үткән заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, сөйләмдә аларны аера белү. Иҗади диктант.

1

18.01

07.02


41

Үткән заман хикәя фигыльнең төрләре, барлык һәм юклык формалары.

1

19.01

11.02


42

“Үткән заман хикәя фигыль” темасы буенча диктант.


1

25.01

14.02, 18.02


43


Хаталар өстендә эш. Киләчәк заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, кушымчалары; сөйләмдә аларны аера белү.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре.

1

26.01



21.02


44


[ П] , [ КЪ ] , [К ] тартыкларына беткән киләчәк заман хикәя фигыльләре.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре.

Киләчәк заман хикәя фигыльләренең төрләнеше, дөрес язылышы.

1

1.02


25.02



45.

Киләчәк заман хикәя фигыль.Аңлатмалы диктант”Төнге аучы”.

1

2.02

-


46

“Фигыль” темасын ныгыту. Контроль күчереп язу. №3.

Хаталар өстендә эш.

1

15.02

28.02


Сыйфат (4 сәгать)

47

Сыйфатлар нәрсәне белдерәләр, сөйләмдәге әһәмияте.

Сүзтезмәләрдәге сыйфатлар.Сөйләмдәге әһәмияте һәм кулланышы.

1

16.02


04.03


48

Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗәдәге сыйфат, ясалышы һәм дөрес язылышы.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар,ясалышы һәм дөрес язылышы.

1

22.02

07.03


49

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар, ясалышы һәм дөрес язылышы.

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар, ясалышы һәм дөрес язылышы.

1

23.02

11.03


50.

“Сыйфат дәрәҗәләре” темасын ныгыту.Иҗади биремле күнегү. Тест биремнәре.

1

1.03

14.03


Алмашлык (3 сәгать)

51


Алмашлык,дөрес әйтелеш һәм язылыш.

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнәнеше.Аларның җөмләләрне бер-берсенә бәйләудәге роле.

1


8.03



18.03


52.

Берлек һәм күплек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Тест биреме.

1

9.03

21.03


53

Контроль изложение№ 2. “Алмашлык”

1

15.03


1.04


Кисәкчәләр (2 сәгать)

54.



Кисәкчәләр.Да,дә,та,тә.Ярдәмче сүзләрне сөйләмдә куллану,тикшерү,кисәкчәләрне билгеләү.

Генә,гына,бит кисәкчәләре. Ярдәмче сүзләрне сөйләмдә куллану,тикшерү,кисәкчәләрне билгеләү.

1

16.03

4.04


55

Ич,ук-үк,һич кисәкчәләре. Ярдәмче сүзләрне сөйләмдә куллану,тикшерү,кисәкчәләрне билгеләү.

Кисәкчәнең сөйләмдәге роле,язылышы.“Кисәкчәләр” темасын ныгыту

1

22.03

0804


Бәйлекләр ( 2 сәгать)


56

Бәйлекләр.Бәйлекләрнең җөмләдәге роле.

1

5.04

11.04


Җөмлә (5 сәгать)

57

Хаталар өстендә эш.Җөмлә төшенчәсе; укылыш,тавыш куелышын тыныш билгесенә карап билгеләү.

Хикәя җөмлә.Әйтелеш максаты буенча төрләре- хикәя җөмлә, тыныш билгесе, сөйләм төзү.

1

12.04

15.04


58

Сорау җөмлә, тыныш билгесе, диалогта куллану.

Җөмләдә тыныш билгеләре.


1

13.04

18.04


59

Өндәү (боеру) җөмлә белдерелеше, тыныш билгесе, җөмләләр төзу.

Тойгылы җөмлә. Көчле тойгы белән җөмлә төзү.

1

19.04


22.04


60

Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре: ия һәм хәбәр, аларның белдерелеше, сораулары, язуда билгеләү.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмлә кисәкләрен билгеләү тәртибе, аларның аталышы, сораулар кую.

1

20.04



25.04


61

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак һәм җәенке җөмлә төшенчәсен аңлату; чагыштыру, аеру, куллану. Бәйләнешле сөйләм “Яз һәм кошлар”.


1

26.04


29.04


62

“Җөмлә” темасы буенча ирекле диктант

Хаталар өстендә эш. “Җөмлә” темасы буенча үткәннәрне ныгыту.

1

27.04


2.05


63

Сүзтезмә. Сүзтезмәләрне аера белү, сораулар кую.

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше, аның ияртүче һәм иярүче сүзләрен аеру.

1

3.05

06.05


Бәйләнешле сөйләм ( 4 сәгать)

64

Текст. Бәйләнешле сөйләм. Әйтмә һәм язма сөйләм.

Текст. Тема. Текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлү, текстка исем кую.

1

10.05


13.05


65

План. Текстның өлешләре. Текстның планын төзү, сюжетлы картинага таянып, хикәяләр төзү.

Сөйләм этикасы белән танышу, план төзү; язма сөйләм нормаларын, язылыш кагыйдәләрен искә төшерү.


1

11.05

16.05


66

Эндәш сүзләр белән танышу.

Тасвирлау һәм хикәяләү текстлары. Автобиография язу үзенчәлеге белән танышу.


1

17.05

20.05


67

Арадаш аттестация эше (Грамматик биремле контроль диктант).

1

24.05

23.05


Ел буена үткәннәрне кабатлау (14 сәгать)

68

“Бәйләнешле сөйләм” темасы буенча үткәннәрне ныгыту. Тест биреме.

3 сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Йомгаклау дэресе

1

25.05



пм

Укучылар эшчәнлегенең бәяләү нормалары:

I сыйныфта белем, осталык, күнекмәләргә агымдагы тикшерү уздырыла. Грамотага өйрәтү чорында өйрәнелгән баш һәм юл хәрефләрне, иҗекләрне, гади структуралы сүзләрне әйтеп, сүзләрне һәм күләме ягыннан кечкенә җөмләләрне язма һәм басма шрифтлы тексттан күчереп яздырырга мөмкин.

Уку елы азагында контроль эш итеп басма шрифтлы текстны күчереп, кечкенә күләмле текстны ишетеп язу тәкъдим ителә.

II-IV сыйныфларда контроль эшләр (агымдагы һәм йомгаклау) гадәттә грамматик биремле диктант (күчереп язу) формасында уздырыла. Грамматик бирем сүз һәм җөмләләрне өлешчә яки тулысынча тикшерүдән тора. Диктант һәм грамматик бирем өчен аерым билгеләр куела.

Язма контроль эшләрнең саны һәм төрләре программаның әһәмиятле сораулары яисә укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен зур булмаган бер тулы тема буенча тикшерү кирәклеге белән билгеләнә.

Гомуми йомгаклау контроль эшләре программаның аеруча мөһим темаларын үткәч, уку чирегенең, яртыеллыгының, елының азагында уздырылалар һәм укучының барлык темалар буенча әзерлеген тикшерәләр.

Диктант (күчерепязу) өченбәйләнешлетекстларданфайдаланумаксатка туры килә. Текстлархәзергеәдәби тел нормаларына туры килергә, тәрбиявиһәмбелембирүрәвешендә, эчтәлегеһәмтөзелешеягыннанукучыларгааңлаешлыбулыргатиеш.

Диктант өчен уртача авырлыктагы текст алына, анда элек һәм яңа гына өйрәнелгән кагыйдәләргә орфограммалар булырга тиеш. Беренче сыйныфка язылышы әйтелешенә туры килгән сүзләрдән торган текст сайлана. Әгәр дә диктант текстында кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләр яки тыныш билгеләре очраса, алар тактада языла яисә укытучы тарафыннан ачык итеп әйтелә.

Диктант һәм күчереп язу өчен тәкъдим ителгән текстларның күләме.

Сыйныф


Чирек


I чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

2

3

4

25 сүз

45 сүз

65 сүз

30 сүз

50 сүз

70 сүз

35 сүз

55 сүз

75 сүз

40 сүз

60 сүз

80 сүз


I сыйныфта ел дәвамында 2-3 юл һәм баш хәреф, 2-3 иҗек, 2-3 сүз яки 2-3 сүздән торган җөмлә әйтеп яздырыла. Ел азагында 15 сүздәнторган текст я диктант итеп, я күчерепязуөчентәкъдимителә. Эштелдәнәйтепбәяләнә, нәтиҗәләрнең программа таләпләренә туры килү-килмәвеачыклана. Ишетеп яки күчерепязгантексттахаталар саны 5тән артмаса, эшканәгатьләнерлекдипсанала.

II-IV сыйныфларда эш түбәндәгечә бәяләнә:

«5»-хаталар һәм төзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә (хәрефләрнең формалары дөрес, бертөрле биеклектә, хәрефләр арасында тигез ара һ.б.).Каллиграфия нормаларыннан бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин (төшеп калган хәрефне өстәү, төгәл язылмаган хәрефне төзәтү һ.б.).

«4»-диктантта 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эшпөхтәбашкарылган, ләкин каллиграфия таләпләреүтәлмәгән. Шуңаөстәп, берәр “5” билгесендәкүрсәтелгәнтөзәтүләрбулыргамөмкин.

«3»-диктантта 3тән 5кә кадәрорфографик хата (3 орфографик, 2 пунктуационяисә 5 орфографикһәмберпунктуацион хата). Эшҗиренәҗиткерепбашкарылмаган, каллиграфия нормаларыннанҗитдитайпылышлар. Төрлехарактердагытөзәтүләрбулыргамөмкин.

«2»-диктантта 6-7 орфографик хата.Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтәлмәгән.

Диктантта хата итеп исәпләнә: сүзне язганда, орфография кагыйдәсен сакламау, сүздәге хәрефне төшереп калдыру, бозып язу, сүзләрне алмаштыру, тыныш билгеләре булмау (программа таләпләренә бәйле рәвештә), программада күрсәтелгән сүзләрне хаталы язу.

Диктантта хата итеп исәпләнми: кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләрдәге хата, яңа җөмлә баш хәрефтән башланып та, алдагы җөмлә азагында нокта булмау, мәгънәгә зыян китермичә, 1 генә сүзне башка сүз белән алмаштыру.

Диктантта 1 хата булып исәпләнә:2 хатаны төзәтү, бер типтагы 2 пунктуацион хата, бер үк сүздә хатаны кабатлау. Тупас хата булып исәпләнми: бер үк сүздә хәрефне 2 тапкыр язу, сүзне юлдан юлга күчергәндә, юл азагында сүзнең башлангыч өлеше язылып, икенче өлешен төшереп калдыру, җөмләдә сүзне ике тапкыр язу.

Эштә булган һәрбер орфографик һәм пунктуацион хата исәпкә алына. Бер хата итеп, контроль диктантлар өчен күрсәтелгән очраклар исәпләнә.

Грамматик биремле (2 бирем) диктант, күчереп язу тексты, өйрәнелгән грамматик материал белән бәйле булырга тиеш, чөнки алар шул материалның үзләштерүле дәрәҗәсен һәм укучыларның аны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белүен ачыклый.

Грамматик биремнәрне тикшерү һәм бәяләү.

«5»-биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләштерелгәнлеге күренә, алар мөстәкыйль кулланылган.

«4»-кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә белеп кулланылган.

«3»-билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дөрес үтәлгән.

«2»-материалның начар үзләштерелгәнлеге күренә, грамматик биремнәрнең күпчелеге үтәлмәгән.

Сүзлек диктантлары да контроль эшрәвешендәүткәрелергәмөмкин. Диктант материалы итепязылышыүзләштерелергәтиешлепрограммадакүрсәтелгәнсүзләралына.

Күләме – II сыйныф - 8-10 сүз,

III сыйныф - 10-12 сүз,

IV сыйныф -12-15 сүз.

Бәяләү нормалары.

«5»- хатасыз эш

«4»- 1 хата, 1 төзәлү

«3»- 2 хата, 1 төзәлү

«2»- 3-4 хата.

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен өйрәтү рәвешендәге изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшереп була.Алар 1 сәгать дәвамында башкарыла. Контроль эш итеп изложение III сыйныфның азагында 1 тапкыр, IV сыйныфта 2 тапкыр уздырыла.

Изложение текстының күләме һәр сыйныф өчен күрсәтелгән диктант тексты күләменнән 15-20 сүзгә артык булырга тиеш.

Изложение өчен хикәяләү рәвешендәге текстлар алына, III сыйныфта тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кертергә мөмкин. Текстларның эчтәлеге тәрбияви юнәлешле һәм балаларга аңлаешлы булырга тиеш.

Сочинениеләрнең күләме III-IV сыйныфларда - 0.5 биттән 1 биткә кадәр; бу якынча IIIсыйныфта- 9-10 җөмлә (50-60 сүз), IV сыйныфта - 11-12 җөмлә (70-80 сүз).

Сочинениеләрнең темасы балаларның тормыш тәҗрибәсенә, мәнфагатенә якын, сүзлек составы һәм төзелеше ягыннан укучылар башкара алырлык булырга тиеш.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү критерийлары: текст эчтәлегенең тулы һәм эзлекле язып бирелүе (изложениедә), текст төзү (сочинениедә), сөйләм ягыннан оештыру, грамоталылык.

II-IV сыйныфларда изложение һәмсочинениеләрөчен 1 билгекуела. Хаталарисәбедиктанттагыкебекалыпбарыла. Аларныңэчтәлекһәмсөйләмягыннаноештырылуытүбәндәгечәтикшерелә:

Кирәге булмаган фактлар кертү, текстның өлешләре арасында бәйләнеш булмау, җөмләләрнең бер-бер артлы уңышсыз тезелүе, бер үк сүзне кирәксезгә кабатлау, сүзне тиеш булмаган мәгънәдә куллану.

Иҗади эшләр түбәндәгечә бәяләнә:

«5»-автор текстын дөрес һәм эзлекле итеп чагылдыру (изложениедә), теманы логик эзлеклелектә ачып бирү, фактик хаталарның булмавы, сүзлекнең бай булуы һәм эшнең сөйләм ягыннан дөрес оештырылуы. 1 сөйләм төгәлсезлеге булырга мөмкин.Өйрәнелгән кагыйдәләргә орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, 1-2 төзәтү бар.

«4»-автор тексты җитәрлек дәрәҗәдә тулы бирелгән (изложениедә), тема ачылган, ләкин эчтәлекне биргәндә, сизелмәслек кенә булса да, эзлеклелек бозылган, аерым фактик һәм сөйләм төгәлсезлекләре бар. Тулаем алганда, сөйләм, шулай ук текстның эчтәлегендә, төзелешендә 3 төгәлсезлек булырга мөмкин. 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хата, 1-2 төзәтү бар.

«3»-автор текстыннан бераз читкә китү күзәтелә (изложениедә), темадан читкә тайпылыш, нигездә дөрес, тик эчтәлекне язганда эзлеклелек юк, 2-3 җөмлә дөрес төзелмәгән, сүзлек ярлы, сөйләм төгәлсезлекләре бар. Текстның эчтәлегендә һәм төзелешендәге җитешсезлекләр саны 5тән артмаска тиеш. 3-5 орфографик, 1-2 пунктуацион хата, 1-2 төзәтү бар.

«2»-темага туры килсә дә, автор текстыннан сизелерлек чигенеш бар (изложениедә), күпсанлы фактик хата җибәрелгән, эчтәлекне язып бирүдә эзлеклелек югалган.Эшнең аерым кисәкләре арасында бәйләнеш юк, сүзлек ярлы. Сөйләм төгәлсезлекләре һәм эчтәлекне язып бирүдә һәм эшнең төзелешендә 6 дан артык хата. Орфографикхаталар саны-6 һәманнан да артык, 3-4 пунктуацион хата, 3-5 төзәтү бар.

Иҗади эшләргә билге куйганда, шулай ук аның пөхтә, ачык башкарылганлыгы да исәпкә алына.

Белем, осталык һәм күнекмәләргә йомгаклау билгеләре.

Йомгаклау билгесе һәр чирек һәм уку елы азагында куела. Ул грамоталылыкны, грамматика элементларының үзләштерелү дәрәҗәсен, материалны бәйләнешле итеп сөйли алу осталыгын телдән җавап сорап һәм язмача тикшерү нәтиҗәләрен исәпкә алып куела. Язма эшләрнең нәтиҗәсенә өстенлек бирелә. Әгәр дә укучының чирек дәвамында язма эшләр өчен уңай билгеләре булмаса, аңа татар теленнән уңай билге чыгарылмый. Йомгаклау билгесе укучының барлык күрсәткечләр буенча фактик әзерлеген бәяли, ул барлык билгеләрнең уртача саны була алмый.

Контроль күчереп язуны бәяләү.


Билге

Хаталар саны


II сыйныфта

III сыйныфта

IV сыйныфта

«5»

Хатасы юк.Язуга караган бер төгәлсезлек булуы мөмкин.

Хатасы юк.

Хатасы юк.

«4»

1-2 хата, 1 төзәтү.

1 хата, 1 төзәтү.

1 хата, 1 төзәтү

«3»

3 хата, 1 төзәтү

2 хата, 1 төзәтү

2 хата, 1 төзәтү





Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйте¬лешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөм¬лә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Ишетеп аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләр¬не бозып укыганда, «2»ле куела

Язуны бәяләү

2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложенияне, сочинение);

  2. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

1—2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3—4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3 — 4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрнеалыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тестларны бәяләү.

Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:

“5”ле – 95-100 % үтәлсә;

“4”ле – 80-94 % биремнәргә җавап бирелсә;

“3”ле – 51-79 % биремнәр үтәлсә;

“2”ле – дөрес җавап 51 % тан да кимрәк булса.