СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

5 нче класста татар әдәбиятыннан еллык йомгаклау тесты

Нажмите, чтобы узнать подробности

5 нче класста еллык йомгаклау тесты. Татар мәктәпләрендә туган (татар) әдәбияты буенча еллык белемнәрне тикшерү өчен кулланырга мөмкин 

Просмотр содержимого документа
«5 нче класста татар әдәбиятыннан еллык йомгаклау тесты»

5 класста татар әдәбиятыннан еллык йомгаклау тесты.

  1. Фольклор дип нәрсә атала?

А. Матур әдәбият.

Б. Халык авыз иҗаты.

В. Фәнни әсәрләр.

2. Әкиятләрнең төрләренә кайсы төр керми?

А. Хайваннар турындагы әкиятләр.

Б. Тылсымлы әкиятләр.

В. Тормыш-көнкүреш әкиятләре.

Г. Чынбарлык әкиятләре.

3. Мәзәкләр кайсы әдәби төргә керә?

А. Халык авыз иҗатына.

Б. Матур әдәбиятка.

В. Публицистикага.

4. Абдулла Алишныкы булмаган әсәрне күрсәтегез.

А. Сертотмас үрдәк.

Б. Таңбатыр.

В. Нечкәбил.

5. Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре нинди характерда?

А. Фантастик.

Б. Автобиографик.

В. Фәнни.

6. Ф. Әмирханның “Нәҗип” хикәясендә төп образ кем?

А. Нәҗип.

Б. Гомәр.

В. Мәрфуга.

7. Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе кем авызыннан сөйләнелә? Исемен атагыз.

8. Һади Такташның туган ягы кайсысы?

А. Башкортостан.

Б. Татарстан.

В. Мордва

9. Г. Кутуйның “Сагыну” әсәре кайсы җанрга карый?

А. Хикәя.

Б. Мәзәк.

В. Нәсер.

10. М. Җәлилнең яшәгән елларын күрсәтегез.

А. 1906-1944

Б. 1886-913

В. 1907-1945

11. Туган тел-иң татлы тел

Туган тел-иң тәмле тел

Тәмле дип, телең йотма-

Туган телне онытма! (Ш. Галиев) юлларын Сез ничек аңлыйсыз?

Үз фикерегезне аңлатып языгыз.