“Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен 9 нчы Зәй мәктәбе” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениясе
Раслыйм: “9 нчы Зәй мәктәбе" ДБГУ директоры Г.В. Мойкина Приказ №______ «___»___________20___ел. | Килешенде: “9 нчы Зәй мәктәбе" ДБГУ метод советында беркетмә №______ «___»__________20___ел Метод совет җитәкчесе _________ Э.В.Майорова | Каралды: Табигый гуманитар фәннәр циклы ММБ утырышында беркетмә №_____ «___»__________20___ел ММБ җитәкчесе _______ Д.А.Юнусова |
VII сыйныф өчен
туган тел һәм туган телдә әдәби уку буенча эш программасы
Эшләнү елы – 2018
Программа белән эшләү вакыты –2018 -2019
“VIII төр махсус (коррекцияләү) рус гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту программасы”.
1-9 сыйныфлар (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). - Казан: РИЦ “Школа”, 2009.
ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ БҮЛЕКЛӘРЕ
I. Аңлатма язуы
II.Календарь – тематик план
III.Программаның эчтәлеге
IV.Белем һәм күнекмәләргә төп таләпләр
V. Укыту процессында материал –техник тәэмин ителеш
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Татар теле һәм әдәбияты предметы сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен мәктәбенең укыту планында “тел һәм
сөйләм” предмет өлкәсенә карый.
Эш программасы “VIII төр махсус (коррекцияләү) рус гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-9 сыйныфлар. Казан 2009., нигезләнеп төзелде. Дәреслек:
Хәйдарова Р.З., Татар теле һәм уку китабы. 4 нче сыйныф. Ике кисәктә (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2010 ел .
Сәламәтлекләре чикләнгән белем алучыларга хас махсус белем бирү таләпләрен тормышка ашырганда исәпкә алынырга тиешле система шартларына түбәндәгеләр керә:
коррекцион үсеш процессы бурычлары белем бирү өлкәләре эчтәлеге аша да, индивидуаль якын килеп эшләү процессында да тормышка ашырылырга тиеш;
белем бирү эчтәлегенең күрсәтмә – тәэсир характеры һәм белем бирү прцессында чишелүче уку-танып белү мәсьәләләре системасын гадиләштерү;
үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне яңа ситуацияләргә чынбарлыкка “күчерү”гә махсус өйрәтү";
җәмгыять тарафыннан рөхсәт иелгән кагыйдәләрен, белем һәм күнекмәләрне һәрдаим актуальләштерү мөһимлеге;
сәламәтлекләре чикләнгән белем алучыларның үзәк нерв системасы функциональ халәтен һәм психик процессларның нейродинамикасын исәпкә алып белем бирүне пространство һәм вакытны истә тотып тәэмин итү;
эшчәнлек һәм үз-үзеңне тотуны стимуляцияләү өстенлекле чаралар куллану.
Сәламәтлеге чикләнгән балаларга татар теле өйрәтүнең төп максаты – телне аралашу чарасы буларак үзләштерү. Шуңа күрә программага, укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, аралашу сфераларында, аралашу ситуацияләрендә куллана алырлык эчтәлек сайланды.
Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен мәктәпләрендә укучыларны тормышка социаль яраклаштыруга юнәлтү максатыннан, татар телен өйрәтү -түбәндәге бурычларны үз эченә ала:
-укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләре булдыру;
-диалогик һәм монологик сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләре формалаштыру;
-төрле жанрдагы текстларны аңлап укуга юнәлеш бирү;
-дөрес язу күнекмәләре булдыру;
-татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик һәм грамматик нигезләрен гамәли үзләштерү;
-татар дөньясына караган милли традицияләр, гореф-гадәтләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру;
-татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында билгеле бер мәгълүмат җиткерү.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләре бүленми, уку дәресләре программа буенча текстлар өйрәнелгәндә үткәрелә. Тематик план 7 бүлектән тора (тәртип саны, дәрес темасы, сәгатьләр саны, үткәрү вакыты (план буенча, үтәлеш), искәрмә ).
VII сыйныфта тематик план мәктәп директоры раслаган еллык календарь укыту графигы буенча программа материалын 68 сәгатькә бүлеп, атнага 2 сәгать хисабыннан төзелде.
Укучыларның дөрес язу күнекмәләрен тикшерү максатыннан, уку елы башында, уку елы азагында, һәр чирек ахырында контроль күчереп язу үткәрелә. VII сыйныфта контроль эшләр саны - 5. Контроль күчереп язу өчен текстларның күләме - 70-80 сүз.
1)”Яңа уку елы белән” Контроль күчереп язу.
2)“Без кошларга ярдәм итәбез” Контроль күчереп язу.
3)“ Кышкы уеннар” Контроль күчереп язу.
4)“Дүрт аяклы дусларыбыз” Контроль күчереп язу.
5)“Кояшлы җәй, ямьле җәй” Контроль күчереп язу.
Язма эшләрне бәяләү нормалары
«5»ле билгесе чиста, пөхтә итеп башкарылган, 1 тупас булмаган хаталы яки хатасыз, кечкенә генә төгәлсезлеге булган эшкә куела;
«4»ле билгесе 1-3 хатасы булган эшкә куела;
«3»ле билгесе 4-6 хаталы эшкә куела;
«2»ле билгесе 7-8 хаталы эшкә куела;
Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен мәктәпләрендә укучы рус телле балаларның программада күрсәтелгән эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла:
Диалогик-монологик сөйләм
Үзенең яшьтәшләре, өлкәннәр белән билгеле бер аралашу сфераларында, ситуацияләрдә диалогик-монологик сөйләм оештыру;
бутап бирелгән сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрне эчтәлек тәртибендә урнаштырып, кечкенә хикәяләр төзү;
укытучы тәкъдим иткән план буенча, терәк сүзләр ярдәмендә укылган хикәянең кыскача эчтәлеген сөйләү.
Аудирование (тыңлап аңлау)
Укытучының дөрес, уен ситуациясе белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
әңгәмәдәшеңнең таныш материалга нигезләнгән сөйләмен аңлау;
зур булмаган аутентик, яки адаптацияләнгән текстларның эятәлеген тыңлап аңлау;
җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру.
Уку
Татар хәрефләрен таный белү, алар белдергән авазларны дөрес әйтү;
әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап уку;
укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулысынча аңлап бару;
укыганда кирәкле мәгълүматны таба белү(эзләнүле уку)
Язу
Татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышын истә калдыру;
сүзләрне, иҗекләргә бүлеп, юлдан-юлга дөрес язу күчерү кагыйдәләрен үзләштерү;
хатасыз күчереп яза белү.
Укучылар ел азагында истә калдырырга һәм актив кулланырга тиешле лексик минимум - 190-195 сүз.
УКУ МӨМКИНЛЕКЛӘРЕННӘН ЧЫГЫП VII СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ХАРАКТЕРИСТИКА
VII сыйныфта 13 укучы белем ала (3 кыз, 10 малай). Татар милләтеннән 4 укучы (У.И., Л.А., Г.И., Ш.И.), рус
милләтеннән 9 укучы (Е.Б., Л.Д., К.А., М.Д. М.И., С.А.).
I төркем таләпләренә 6 укучы (Г.И., С.А., К.А., Л.А., М.Д.,У.И.) җавап бирә. Җөмләләрне, сүзләрне, укытучы әйткәнне дөрес кабатлый, татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аера белә һәм аңлый, укылган текстлардагы яңа сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән таба, текстны укый һәм төп мәгълүматларны аерып әйтә, программа буенча, укылган текст эчтәлеген аңлый, үз фикерен әйтә белә, басма хәрефләр белән язылган 75-85 сүздән торган текстны дөрес итеп күчереп яза.
II төркем таләпләренә 7 укучы (Е.Б., Ш.И., П. П., Ф.Д., Г.Н., М. М. ). җавап бирә. Программага кертелгән һәм өйрәнелгән темага 2 дән дә ким булмаган гади җөмлә кертеп, күрсәтмәлелек һәм терәк сүзләр ярдәмендә, кечкенә хикәя төзеп сөйли; сүзләрне, җөмләләрне укытучы артыннан дөрес кабатлый. Русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр һәм белешмәләр белән эш итә белә; укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеге буенча, әңгәмәдә катнашып, гади җөмләләр ярдәмендә үз фикерен әйтә белә;төшереп калдырылган хәрефләрне куеп, (укытучы ярдәме белән) сүзләрне күчереп яза; басма хәрефләр белән язылган 70-75 сүздән торган кечкенә текстларны дөрес итеп күчереп яза ала.
КАЛЕНДАРЬ -ТЕМАТИК ПЛАН
Тәр тип саны | Дәрес темасы | Сәгатьләр саны | Үткәрү вакыты | Искәрмә | |
План буенча | Үтәлеш | |
| Яңа уку елы котлы булсын! (9 сәгать) | |
1 | Яңа уку елы котлы булсын! | 1 | | | | |
2 | Х.Гарданов “К”хәрефен белегез, “К” дөрес әйтегез». | 1 | | | | |
3 | О, ы,э хәрефләре. | 1 | | | | |
4 | Р.Миннуллин “Үсми калган хәреф”. | 1 | | | | |
5 | Кая, кайда, кайдан сорауларына җавап формасы. | 1 | | | | |
6 | Контроль күчереп язу. ”Яңа уку елы котлы булсын!” | 1 | | | | |
7 | Хаталар өстендә эш. Саннар. Сан төркемчеләре. | 1 | | | | |
8 | “Алёшаның бер көне” хикәясе. | 1 | | | | |
9 | “Эш урыны” хикәясе. | 1 | | | | |
Көзге табигать (5 сәгать) | |
10 | Үткән заман хикәя фигыль. | | | | | |
11 | М.Җәлил “Көз җитте”. | | | | | |
12 | “Дару үләннәре” тексты. | | | | | |
13 | Кемне, нәрсәне сорауларына җавап формасы. | | | | | |
14 | “Көзге урман” тексты. | | | | | |
| |
15 | Контроль күчереп язу. “Без кошларга ярдәм итәбез ”. | | | | | |
16 | Хаталар өстендә эш. Нәрсәнең сорауларына җавап формасы. | | | | | |
17 | Г. Лотфи “Песнәк белән Әнисә”. | | | | | |
18 | Җ.Тәрҗеманов “Чирик”. | | | | | |
19 | Җ.Тәрҗеманов “Чирик”. (2 нче кисәк) | | | | | |
20 | Ш.Маннур “Кошлар китә”. | | | | | |
21 | Җ.Тәрҗемановның “Чирик” хикәясендәге лексик-грамматик материал. | | | | | |
| |
22 | Ә.Кари “Тиен”. | 1 | | | | |
23 | Билгесез үткән заман хикәя фигыль. | 1 | | | | |
24 | Г.Тукай “Ташбака белән куян”. | 1 | | | | |
25 | Сыйфат дәрәҗәләре. | 1 | | | | |
26 | “Ялкау тиен” әкияте. | 1 | | | | |
27 | “Керпе – табигатьнең бер сере” тексты. | 1 | | | | |
28 | Контроль күчереп язу. | 1 | | | | |
29 | Хаталар өстендә эш. Татар халык әкияте “Аю белән Бабай”. | 1 | | | | |
5. Кышкы уеннар (7 сәгать) | |
30 | Сүзләрдә басым. | 1 | | | | |
31 | Г.Бакир “Кышкы уен”. | 1 | | | | |
32 | “Елга буенда” хикәясе. | 1 | | | | |
33 | “ Кышкы уеннар”. | 1 | | | | |
34 | Г.Рәхим “Мин ясаган кар бабай”. | 1 | | | | |
35 | Җ.Дәрзаман “Камыраяк” | 1 | | | | |
36 | Б.Рәхмәт “Яңа ел килгәч” . | 1 | | | | |
6.Минем дусларым (8 сәгать) | |
37 | “Минем дустым” хикәясе. | 1 | | | | |
38 | Җыю саннары. | 1 | | | | |
39 | Г.Бәширов “Сылтау” . | 1 | | | | |
40 | Исем ясаучы –чы/-че кушымчалары. | 1 | | | | |
41 | И.Туктар “Алма”. | 1 | | | | |
42 | Хикәя фигыль заманнары. | 1 | | | | |
43 | Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”. | 1 | | | | |
44 | Билгесезлек алмашлыклары. | 1 | | | | |
7.Яз килә (9 сәгать) | |
45 | Б.Рәхмәт “Яз килә” . | 1 | | | | |
46 | С.Сөләйманова “Бүген Әни бәйрәме”. | 1 | | | | |
47 | Инфинитив + ярый, ярамый конструкцияләре. | 1 | | | | |
48 | М Садри “Минем әби”. | 1 | | | | |
49 | Антонимнар . | 1 | | | | |
50 | “Карга боткасы” тексты. | 1 | | | | |
51 | Л.Толстой. “Әбисе белән оныгы” . | 1 | | | | |
52 | М.Газизов “Рәхмәт”. | 1 | | | | |
53 | Кушма саннар. | 1 | | | | |
8. Дүрт аяклы дусларыбыз (4 сәгать) | |
54 | Г. Мөхәмәтшин “Ак песи”. | 1 | | | | |
55 | Контроль күчереп язу . “Дүрт аяклы дусларыбыз”. | 1 | | | | |
56 | Хаталар өстендә эш.Р.Миңгалимов “Дөньяда бер эт бар иде” . | 1 | | | | |
57 | Р Батулла “Чикыл белән Мырый”. | 1 | | | | |
9.Татарстан – туган ягым (3 сәгать) | |
58 | И.Юзеев “Татарстаным”. | 1 | | | | |
59 | ”Казан –башкалабыз” тексты. | 1 | | | | |
60 | “Татарстан шәһәрләре ” тексты. | 1 | | | | |
10.Кояшлы җәй, ямьле җәй (6 сәгать) | |
61 | Ш.Галиев ”Җәйге болында”. | 1 | | | | |
62 | Г.Набиуллин “Урман сөйләшә”. | 1 | | | | |
63 | Р.Корбан “Җиләктә”. | 1 | | | | |
64 | Җ.Тәрҗеманов “Дәү әнидә кунакта”. | 1 | | | | |
65 | Контроль күчереп язу . “Кояшлы җәй, ямьле җәй”. | 1 | | | | |
66 | Хаталар өстендә эш. Б.Рәхмәт “Минем дуслар”. | 1 | | | | |
11. Без әкиятләр укыйбыз (2 сәгать) | |
67 | Татар халык әкияте“Кәҗә белән бүре”. | 1 | | | | |
68 | Татар халык әкияте ”Шүрәле”. | 1 | | | | |
ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
1. Яңа уку елы котлы булсын (9 сәгать)
2. Көзге табигать (5 сәгать)
3. Без кошларга ярдәм итәбез (7 сәгать)
4.Хайваннар дөньясында (8 сәгать)
5.Кышкы уеннар (7 сәгать)
6. Минем дусларым (8 сәгать)
7. Яз килә (9 сәгать)
8. Дүрт аяклы дусларыбыз (4 сәгать)
9. Татарстан – туган ягым (3 сәгать)
10. Кояшлы җәй, ямьле җәй (6 сәгать).
11. Без әкиятләр укыйбыз (2 сәгать)
БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРГӘ ТӨП ТАЛӘПЛӘР
I дәрәҗә
Сүзләрне, җөмләләрне укытучы артыннан дөрес кабатлау;
Татар җөмләсендә сөйләм предметы һәм сөйләм яңалыгының урынын гамәли белү;
Татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аера һәм аңлый белү;
Укылган текстлардагы яңа сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән таба белү;
Программага кергән һәм дәрестә өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кору (һәр укучы әйтә торган җөмлә саны 2 дән ким булмаска тиеш);
Укылган текст эчтәлеген аңлау;
Басма хәрефләр белән язылган 70-75 сүздән торган текстны дөрес итеп күчереп язу.
II дәрәҗә
Сүзләрне, җөмләләрне укытучы артыннан дөрес кабатлау;
Татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аеру;
Укылган текстлардагы яңа сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән таба белү;
Программага кергән һәм дәрестә өйрәнелгән тема буенча гади җөмләләр ярдәмендә әңгәмә кору;
Укылган текст эчтәлеген аңлау;
Басма хәрефләр белән язылган 65-70 сүздән торган текстны дөрес итеп күчереп язу.
УКЫТУ ПРОЦЕССЫНДА МАТЕРИАЛ-ТЕХНИК ТӘЕМИН ИТЕЛЕШ
Дәреслек:
1. Хәйдарова Р.З., Татар теле һәм уку китабы. 4 нче сыйныф. Ике кисәктә (рус телендә сөйләшүче балалар
өчен). – Казан: Мәгариф, 2010 ел.
Укытучы өчен әдәбият:
“VIII төр махсус (коррекцияләү) рус гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-9 сыйныфлар. Казан 2009 ел.
Махсус дискларда татар теле дәресләре.
4 Р.З. Хайдарова, Р.Л. Малафеева. Татарский язык в таблицах (Таблицы по татарскому языку для работы с
русскоязычными учащимися).
Җиһазлар:
1. ТР электрон белем бирү сайты.
2. Электрон сайтлар.
3. Ноутбук.