СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Башлангыч сыйныфларда дисграфия һәм дислексияне кисәтү

Нажмите, чтобы узнать подробности

Соңгы елларда мәктәпкә килүче балалар арасында  сөйләм телендә кимчелеге булган балаларны еш очратырга мөмкин (дисграфия һәм дислексия)

Просмотр содержимого документа
«Башлангыч сыйныфларда дисграфия һәм дислексияне кисәтү»


















Башлангыч сыйныфларда дисграфия һәм дислексияне кисәтү






Сабабаш төп мәктәбе укытучысы:

Касимова Гөлнара Насир кызы














Соңгы елларда мәктәпкә килүче балалар арасында сөйләм телендә кимчелеге булган балаларны еш очратырга мөмкин (дисграфия һәм дислексия). Ата-аналар: «Нигә минем балам хаталар белән яза?» - дип аптырашта калалар. Ә укытучылар: «Кагыйдәләрне өйрәтегез, күбрәк укыгыз һәм күчереп языгыз», - дип әйтәләр. Әгәр мәктәптә логопед булса, аның янына җибәрәләр.

Мәктәптә андый белгеч булмаса, нәрсә эшләргә?

Еш кына язма сөйләм проблемалары үзеннән-үзе башлана: укучы хаталар белән яза һәм укый, укытучы аңа түбән билгеләр куя, ә ата-аналар баланы моның өчен шелтәли.

Дисграфия - (нарушение письма) – язудагы кимчелекләр – язуның бозылуы.

Дислексия - (нарушение чтения) - укудагы кимчелекләр-укуның бозылуы.

Авазларның артикуляцион билгеләре

Аваз берәмлекләренең ясалуы сөйләм органнары (тын алу органнары-үпкәләр, бронхлар, трахея; тавыш ярылары урнашкан бугаз; тамак, авыз, борын куышлыклары, йомшак һәм каты аңкау, альвеолалар-теш казналары; тел, кече тел, тешләр, иреннәр) белән идарә итүче үзәк нерв системасының функциясе булып тора.

Һәр аваз артикуляцион билгеләре буенча бер-берсеннән аерылып тора.

Бала 3 төрле ишетү сәләтенә ия:

Беренчесе - физик ишетү: ул безгә яфрак һәм яңгыр тавышын, җәйге күк күкрәүне, черки безелдәвен, шулай ук самолёт гөрелтесен һ.б. аера белергә мөмкинлек бирә.

Икенче төр - музыка ишетү, аның ярдәмендә без яраткан җырыбызның көенә һәм бөек композиторларның искиткеч музыкасына сокланабыз.

Ниһаять, өченче төр - сөйләм ишетү. Сөйләм ишетү сөйләмне аңларга, әйтелгәннәрнең нечкә төсмерләрен тоярга, бер авазны икенчесеннән аерырга мөмкинлек бирә.

          Сөйләм ишетү начар булганда, охшаш авазлар аерылмый, сөйләм бозыла.

Әгәр дә баланың сөйләм ишетү сәләте бозылса, аңа укырга һәм язарга өйрәнү бик авыр. Әгәр дә ул тавышлы сөйләмне аңлап бетермәсә, язуны да үзләштерә алмый, чөнки нинди авазны теге яки бу хәреф билгели икәнен белми.

Ә өйрәтергә кирәк, чөнки бер-ике авазның бозылуы сүзнең мәгънәсен үзгәртә.

Саңгырау авазны яңгырау белән алыштыру сүзгә яңа эчтәлек бирә. Сөйләм (фонематик) ишетү белән бергә кешеләр хәрефләрне күрү сәләтенә ия. Язуны үзләштерү өчен хәрефләрне һәм аларның язылышын истә калдырырга кирәк.

Димәк, тулы белем алу өчен баланың канәгатьләнерлек интеллектуаль үсеше, сөйләм ишетүе һәм хәрефләрне танып, авазларга күчерә белүе кирәк. Югыйсә, ул уку һәм язуны уңышлы үзләштерә алмаячак. Еш кына баланың түбән өлгереше аның интеллекты белән түгел, ә уку һәм язудагы тайпылышлары белән бәйле.

Дисграфия, дислексия (язу һәм сөйләмнең) бозылу сәбәпләре:

- Балада ана карынында ук барлыкка килгән патологияләр;

- Нәселдән килә торган авырулар;

- Бала туганда алган травмалар;

- Баш миенең функциональ эшчәнлегенә зыян килү;

- Баланың психологик әзерлеге булмаганда укырга һәм язарга өйрәтү;

- Сөйләм контактларының җитәрлек булмавы;

- Балага югары таләпләр кую;

- Педагогик эшнең аксавы;

Әлеге кимчеклекләр укучыларга белем алуда комачаулый. Балага ярдәм итү өчен бу проблемадан хәбәрдар булырга кирәк.

Түбәндәге билгеләрнең берничәсе балада күзәтелсә, белгечкә мөрәҗәгать итү мөһим.

  • Бала кашык, ручканы дөрес тота алмый;

  • Авазларны аермый, дөрес әйтә алмый;

  • Гел очраган сүзләрне дә укый алмый;

  • Сөйләме начар;

  • Укыганда, язганда кыенлыклар килеп туа;

  • Бала яшьтәшләре белән дуслаша алмый, үз эченә бикләнә;

  • Аяк киеменең бауларын бәйли алмый;

  • Укыганда, язганда хәрефләрне төшереп калдыра, өстәп яза, урыннарын алмаштыра;

  • Сүзләрнең , җөмләләрнең чикләрен дөрес билгели алмый;

  • Ел фасылларында, тәүлек вакытларында, атна көннәрендә бутала, “уң” һәм “сул”ны аермый;

  • Тапкырлау таблицасын, шигырьне истә калдыра алмый;

  • Сорауны тыңлап бетермичә җавап бирә;

  • Кычкырып укырга яратмый, укымый.

Шулай итеп, балаларда укуга карата тискәре мөнәсәбәт формалаша.

Сөйләм телендә булган кимчелекләр (дислексия)

укуның бозылуына китерә:

- Авазны бозып әйтү;

- Сүз байлыгының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы;

- Сөйләмдә телнең грамматик чараларын, законнарын дөрес куллана белмәү;

- Бәйләнешле сөйләмнең тоткарлануы;

- Яңгырау тартык урынына саңгырау аваз әйтү;

(Б-П; В-Ф; Д-Т; Ж-Ш )

тама-дама һәм киресенчә бара-пара

- Калын сузыкларны нечкә парлары белән алмаштыру.

Дислексиянең берничә төре бар.

1. Фонематик дислексия. Авазларның үзгәрүе.

Авазны бозып әйткәндә -бала ничек әйтә шулай яза.

Р-Л, Ш-С, Җ-З, Ж-Ш

  • Ракета-лакета

  • Җиләк-зиләк

  • Шалкан-салкан

2. Семантик дислексия баланың укыган текстның мәгънәсен аңламавында күренә. Уку барышында бала сүзләрне иҗекләргә бүлә һәм нәтиҗәдә укыганның мәгънәсен аңламый, ул бер-бер артлы әйтелгән иҗекләрне бербөтен итеп тоташтыра алмый. Ул аларны механик рәвештә мәгънәсен аңламыйча укый.

3. Аграматик дислексия сөйләмнең грамматик төзелеше бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу очракта сан, килеш кушымчалары дөрес кулланылмый.

4. Мнестик дислексия вакытында балага хәрефләрне үзләштерү һәм аларны аеру авыр. Ул аваз белән хәреф арасындагы бәйләнешне билгеләү процессының бозылуы белән бәйле.

5. Оптик дислексия - график яктан охшаш хәрефләрне бутау.

6. Сукыр балаларда тактиль дислексия күзәтелә. Аның нигезендә Брайль әлифбасының хәрефләрен тактиль дифференциацияләүдә кыенлыклар ята.

7. Алексия уку процессын үзләштерү сәләтен тулысынча югалту яки югалту. Дисграфия һәм дислексия вакытындагы бозылулар күп яктан охшаш, шуңа күрә коррекция эшенең методикалары күп уртаклыкларга ия һәм бергә карала. 

Сөйләм телендәге кимчелекләрне бетерүдә эш юнәлеше

Авазларны әйтүдәге кимчелекләрне төзәтү, артикуляцион моториканы үстерү, сулыш алуны ныгыту, авазларны кую, автоматлаштыру.

Баланың фонематик ишетү сәләтен үстерү.

Актив һәм пассив сүзлек запасын баету.

Сөйләмдә дөрес лексик, грамматик категорияләр формалаштыру.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сөйләм авазларын ишетеп аера белергә һәм фонематик ишетү сәләтен үстерүгә күнегүләр

- Бирелгән сузык авазны ишетеп башка авазлардан аерыптаный белергә (а-о-и-а-у-ы-о-а)

- Авазны иҗекләрдә- (са- ал- су –са-шо-са-ма-со-са)

- Гади сүзләрдә аера белергә өйрәтү (каз-тоз-кала-ипи-зур)

- Иҗекләргә тулы анализ бирергә өйрәтү (сузык-тартык аваз)

- Сүздә беренче һәм соңгы тартыкны аеру (мәк)

- Өч аваздан торган сүздә басым астындагы сузыкны аеру

- Өч аваздан торган сүзгә тулы анализ ясау

Дисграфия.

Дисграфия - язу процессының үзенчәлекле бозылуы.

Язуда еш була торган хаталар:

- Хәрфләрне, иҗекләрне төшереп калдыру;

- Хәрфләрнең, иҗекләрнең урыннарын алыштыру;

- Сүзләрне язып бетермәү;

- Сүздә артык хәреф өстәп язу;

- Хәрефләрне - иҗекләрне кабатлап язу.

Дисграфиянең берничә төрен аерып күрсәтү кабул ителгән.

1. Артикулятор-акустик дисграфия булганда бала сүзләрне үзе ничек әйтә, шулай яза. Ул авазларны алмаштыру хәрефләрне төшереп калдыруда күренә.

2. Акустик дисграфия. Бала охшаш авазларны алыштыра.

3. Тел анализы һәм синтезы бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән дисграфия. Бу очракта түбәндәге хаталар күзәтелә: хәрефләр һәм иҗекләрнең урыннарын алмаштыру, төшереп калдыру яки өстәү.

4. Аграматик дисграфия. Сүз, сүзтезмә, җөмлә һәм текст дәрәҗәсендә күренә. Бала җөмләләр эзлеклелеген боза. Җөмләләрдә сүзнең морфологик структурасы бозыла, кушымчалар алыштырыла. Моннан тыш, бала катлаулы җөмләләр төзүдә кыенлыклар кичерә.

5. Оптик дисграфия. Язу вакытында хәрефләр бозыла һәм үзгәрә. Еш кына язу буенча бертөрле элементлардан торган, әмма төрлечә языла торган охшаш хәрефләр («В» һәм «Д») алмаштырыла; бертөрле элементларга ия булган, әмма ниндидер өстәмә элементлар («Л» һәм «М») белән аерылып торган хәрефләр, хәрефләрнең көзгедәгечә язылышы, бер үк элементлар булган хәрефләрне тоташтырганда хәреф элементларын төшереп калдыру күзәтелә.

6. Мотор дисграфиясе. Сүзләрне язып бетермәү, артык сүзләр язу. Бер үк хәрефне ике, хәтта өч тапкыр язу.

7. Идеатор дисграфия психик процесслар һәм эмоциональ-ихтыяр өлкәсе бозылулары белән бәйле.

8. Дизорфография дисграфиянең аерым төре. Бала тиешле кагыйдәләрне белүенә карамастан, орфографик күнекмәләрне үзләштерә алмый.

Дизорфография-җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне белдерүче язуның аерым категориясе.

Укучыларның язма һәм телдән сөйләмендәге кимчелекләрне (дисграфия һәм дислексия) төзәтергә ярдәм итүче күнегүләр

Артикуляцион гимнастика

Тел төзәткечләр - тизәйткечләр-тел шомарткычлар

Предметлы рәсемнәр арасыннан өйрәнелгән аваз кергәнен сайлау, авазның сүздәге урынын билгеләү

“Бу аваз бармы?”

“Әйтеп бетер”

“Тиешле хәрефне куй”

Туп белән уен

Табышмаклар әйтү

Сөйләм вакытында дөрес сулый белүне үстерү өчен күнегүләр

Балалар белән көненә (5-10 минут) иҗекләп, ничек языла шулай уку күнегүләре уздыру уңай нәтиҗә бирә. Күнегүләрне системалы, даими уздыру мөһим.

Текст өстендә эшләү яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен эре шрифтлы китаплар кулланыла. Текстта бирелгән хәреф астына сызарга, яки түгәрәк эченә алырга кирәк.

Кечкенә диктантлар язу.

Күзләр өчен гимнастика ясау әйбәт.

Нәрсәгә игътибар бирергә?

Бала сул кул белән язса.

Сул кулдан уң кулда язарга өйрәтелгән булса.

Өйдә ике телдә сөйләшсәләр.

Баланы мәктәпкә психик яктан әзер булмаган килеш иртә укырга бирү.

Баланың игътибары һәм хәтере начар булу.

Без укудагы һәм язудагы кимчелекләрне кисәтү һәм төзәтү өчен үзебез куллана торган уеннар һәм күнегүләр белән таныштырабыз.

1. Нинди дә булса аваз белән башланган сүзләрне уйлап табу файдалы; бер сүзнең соңгы авазы икенчесенең беренче авазы булган сүзләр чылбырын төзү файдалы.

Алма- авыз- Зилә, әтәч, чәчәк.

2. Гади каләм белән диктант язу.

Гади каләм белән диктант яздырыла. Укытучы хаталарны төзәтми, ә поляга яшел яки кара төстәге ручка белән билгеләп куя. Укучы хатаны таба, бетергеч белән бетереп төзәтеп яза. Мондый алым укучының күңелен күтәрә, чөнки ул хаталарын үзе таба, төзәтә һәм дәфтәр чиста кала.

3. Тексттан бирелгән сүзләрне эзләп табу.

1-3 сүз бирелә, укучы ул сүзләрне мөмкин кадәр тизрәк тексттан табарга тиеш. Баштарак бу сүзләр күрсәтеп бирелә, соңрак телдән генә әйтелә. Сүзләрне тексттан эзләп тапкач, укучы аларның астына сыза яки башкача билгели.

4. Иҗек таблицалары белән эшләү.

 Бу таблицаларны кулланып балаларга түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәргә мөмкин:

1. Сузык яки тартык хәрефтән башланган иҗекләрне уку;

2. Нечкә сузыклар булган иҗекләрне табу һәм уку;

3. Бирелгән хәреф булган иҗекне укыгыз, мәсәлән, А яки Ш хәрефе;

4. 1, 7, 5 юлны яки багананы уку;

5. Бирелгән иҗекне табу, уку һәм аның белән сүз уйлап табу һ. б.

Шулай ук төрле юнәлешләрдә укырга мөмкин: горизонталь, вертикаль һәм спираль буенча.

Мондый эшне башкарганда, без «ЛОТО» уенын кулланабыз, анда балалар укытучы әйткән яки укучы сайлаган иҗекләрне фишкалар белән каплыйлар. Иҗекләрне билгеле бер интервал белән әйтергә кирәк: 2-3 секунд. Уен тәмамланганнан соң, балаларның кайсысы барлык иҗекләрне тапканлыгын тикшерәләр.


Ми

от

до

Су

Ик

Ну

Вә

кү

Уф

Аш

Ро

Ба

Лә

Га

Зи

эс



Күл

кар

Каз

лый

Дөн

җил

нар

чан

Кур

Төл

Зил

кәр

мәк

Дүр

нур

Так


Иҗек таблицаларын башкача да кулланырга мөмкин. Укытучы сүзне атый, ә укучылар таблицалардан бу сүздә булган иҗекләрне табалар.

Мондый күнегүләр даими системалы кулланылышта яхшы нәтиҗә бирә, шуңа күрә күнегүләрне мәктәптә генә түгел, ә өйдә дә ата-аналар контроле астында башкарырга кирәк.

КҮЛ

КА

ДВО

ШИ

МА

БА

 КИ

МО

ЛАН

ГИ

НОЧ

ЛЫК

СЫ

ЗИН

СО

ВИЛ

КУ

КРЫ

РИ

СА

ДЫ

МӘК

КРУ

БАШ

ГИ

КӘР

РЫ

ЗИ

СА

КА

РЫК

КИ

ПО

ГА

БЕТ

ШИ


КҮЛМӘК      ШИКӘР

БАШЛЫК

КИБЕТ

САРЫК

5. «Баскыч» уены.

УЛ

КУЛ

БАЛА

БАЛАН

КАРАМА

ЯКТЫЛЫК

ТЫНЫЧЛЫК

УКЫТУЧЫНЫ

КАРАҢГЫЛЫК

1. Өстән-аска төшеп, андагы сүзләрне укы.

2. Әгәр аңлашылмаган сүзне очратсаң, тукта, бу сүзнең мәгънәсен бел.

3. Әгәр дә сиңа бөтенләй уку авыр булган сүзне очратсаң, туктап, аны иҗекләргә бүлеп куй.

4. Хәзер «баскыч» ны астан өскә укыгыз.

6. Билгеле иҗек структурасына туры килгән сүзләрне укыгыз. Мәсәлән: тартык + сузык + тартык + тартык.

7. Беренче иҗектә, икенче, өченче иҗектә басым ясалган сүзләрне укыгыз.



6. “Лабиринт” уены.

Барлык хәрефләрне җыеп, лабиринтны үт. Нинди сүзләр килеп чыкты?

7. «Диңгез сугышы» уены

Укытучы

Укучылар

Е-1, Д-7,А-9

ТАН, КА, ПИ- КАПИТАН

Е-8, Ж-4

СКОЙ, МОР- МОРСКОЙ

В-8

ПОРТ

Б-4, К-7

РЕГ, БЕ- БЕРЕГ

К-5, А-7

ЯК, МА- МАЯК

З-5, А-1

ПРО, ЛИВ- ПРОЛИВ

Ж-7, Г-2, З-3

РАБ, КО, ЛИ- КОРАБЛИ

Ж-10, И-3

РОД, ГО- ГОРОД

И-8, Д-3

СИР, БУК- БУКСИР

Е-5, Б-6,

БУХ, ТА- БУХТА

Г-10, Б-2

РОМ, ПА- ПАРОМ

И-6, Д-9

ШТУР, ВАЛ- ШТУРВАЛ