Башлангыч сыйныфларда дисграфия һәм дислексияне кисәтү
Соңгы елларда мәктәпкә килүче балалар арасында сөйләм телендә кимчелеге булган балаларны еш очратырга мөмкин (дисграфия һәм дислексия). Ата-аналар: «Нигә минем балам хаталар белән яза?» - дип аптырашта калалар. Ә укытучылар: «Кагыйдәләрне өйрәтегез, күбрәк укыгыз һәм күчереп языгыз», - дип әйтәләр. Әгәр мәктәптә логопед булса, аның янына җибәрәләр.
Мәктәптә андый белгеч булмаса, нәрсә эшләргә?
Еш кына язма сөйләм проблемалары үзеннән-үзе башлана: укучы хаталар белән яза һәм укый, укытучы аңа түбән билгеләр куя, ә ата-аналар баланы моның өчен шелтәли.
Дисграфия - (нарушение письма) – язудагы кимчелекләр – язуның бозылуы.
Дислексия - (нарушение чтения) - укудагы кимчелекләр-укуның бозылуы.
Авазларның артикуляцион билгеләре
Аваз берәмлекләренең ясалуы сөйләм органнары (тын алу органнары-үпкәләр, бронхлар, трахея; тавыш ярылары урнашкан бугаз; тамак, авыз, борын куышлыклары, йомшак һәм каты аңкау, альвеолалар-теш казналары; тел, кече тел, тешләр, иреннәр) белән идарә итүче үзәк нерв системасының функциясе булып тора.
Һәр аваз артикуляцион билгеләре буенча бер-берсеннән аерылып тора.
Бала 3 төрле ишетү сәләтенә ия:
Беренчесе - физик ишетү: ул безгә яфрак һәм яңгыр тавышын, җәйге күк күкрәүне, черки безелдәвен, шулай ук самолёт гөрелтесен һ.б. аера белергә мөмкинлек бирә.
Икенче төр - музыка ишетү, аның ярдәмендә без яраткан җырыбызның көенә һәм бөек композиторларның искиткеч музыкасына сокланабыз.
Ниһаять, өченче төр - сөйләм ишетү. Сөйләм ишетү сөйләмне аңларга, әйтелгәннәрнең нечкә төсмерләрен тоярга, бер авазны икенчесеннән аерырга мөмкинлек бирә.
Сөйләм ишетү начар булганда, охшаш авазлар аерылмый, сөйләм бозыла.
Әгәр дә баланың сөйләм ишетү сәләте бозылса, аңа укырга һәм язарга өйрәнү бик авыр. Әгәр дә ул тавышлы сөйләмне аңлап бетермәсә, язуны да үзләштерә алмый, чөнки нинди авазны теге яки бу хәреф билгели икәнен белми.
Ә өйрәтергә кирәк, чөнки бер-ике авазның бозылуы сүзнең мәгънәсен үзгәртә.
Саңгырау авазны яңгырау белән алыштыру сүзгә яңа эчтәлек бирә. Сөйләм (фонематик) ишетү белән бергә кешеләр хәрефләрне күрү сәләтенә ия. Язуны үзләштерү өчен хәрефләрне һәм аларның язылышын истә калдырырга кирәк.
Димәк, тулы белем алу өчен баланың канәгатьләнерлек интеллектуаль үсеше, сөйләм ишетүе һәм хәрефләрне танып, авазларга күчерә белүе кирәк. Югыйсә, ул уку һәм язуны уңышлы үзләштерә алмаячак. Еш кына баланың түбән өлгереше аның интеллекты белән түгел, ә уку һәм язудагы тайпылышлары белән бәйле.
Дисграфия, дислексия (язу һәм сөйләмнең) бозылу сәбәпләре:
- Балада ана карынында ук барлыкка килгән патологияләр;
- Нәселдән килә торган авырулар;
- Бала туганда алган травмалар;
- Баш миенең функциональ эшчәнлегенә зыян килү;
- Баланың психологик әзерлеге булмаганда укырга һәм язарга өйрәтү;
- Сөйләм контактларының җитәрлек булмавы;
- Балага югары таләпләр кую;
- Педагогик эшнең аксавы;
Әлеге кимчеклекләр укучыларга белем алуда комачаулый. Балага ярдәм итү өчен бу проблемадан хәбәрдар булырга кирәк.
Түбәндәге билгеләрнең берничәсе балада күзәтелсә, белгечкә мөрәҗәгать итү мөһим.
Бала кашык, ручканы дөрес тота алмый;
Авазларны аермый, дөрес әйтә алмый;
Гел очраган сүзләрне дә укый алмый;
Сөйләме начар;
Укыганда, язганда кыенлыклар килеп туа;
Бала яшьтәшләре белән дуслаша алмый, үз эченә бикләнә;
Аяк киеменең бауларын бәйли алмый;
Укыганда, язганда хәрефләрне төшереп калдыра, өстәп яза, урыннарын алмаштыра;
Сүзләрнең , җөмләләрнең чикләрен дөрес билгели алмый;
Ел фасылларында, тәүлек вакытларында, атна көннәрендә бутала, “уң” һәм “сул”ны аермый;
Тапкырлау таблицасын, шигырьне истә калдыра алмый;
Сорауны тыңлап бетермичә җавап бирә;
Кычкырып укырга яратмый, укымый.
Шулай итеп, балаларда укуга карата тискәре мөнәсәбәт формалаша.
Сөйләм телендә булган кимчелекләр (дислексия) –
укуның бозылуына китерә:
- Авазны бозып әйтү;
- Сүз байлыгының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы;
- Сөйләмдә телнең грамматик чараларын, законнарын дөрес куллана белмәү;
- Бәйләнешле сөйләмнең тоткарлануы;
- Яңгырау тартык урынына саңгырау аваз әйтү;
(Б-П; В-Ф; Д-Т; Ж-Ш )
тама-дама һәм киресенчә бара-пара
- Калын сузыкларны нечкә парлары белән алмаштыру.
Дислексиянең берничә төре бар.
1. Фонематик дислексия. Авазларның үзгәрүе.
Авазны бозып әйткәндә -бала ничек әйтә шулай яза.
Р-Л, Ш-С, Җ-З, Ж-Ш
Ракета-лакета
Җиләк-зиләк
Шалкан-салкан
2. Семантик дислексия баланың укыган текстның мәгънәсен аңламавында күренә. Уку барышында бала сүзләрне иҗекләргә бүлә һәм нәтиҗәдә укыганның мәгънәсен аңламый, ул бер-бер артлы әйтелгән иҗекләрне бербөтен итеп тоташтыра алмый. Ул аларны механик рәвештә мәгънәсен аңламыйча укый.
3. Аграматик дислексия сөйләмнең грамматик төзелеше бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу очракта сан, килеш кушымчалары дөрес кулланылмый.
4. Мнестик дислексия вакытында балага хәрефләрне үзләштерү һәм аларны аеру авыр. Ул аваз белән хәреф арасындагы бәйләнешне билгеләү процессының бозылуы белән бәйле.
5. Оптик дислексия - график яктан охшаш хәрефләрне бутау.
6. Сукыр балаларда тактиль дислексия күзәтелә. Аның нигезендә Брайль әлифбасының хәрефләрен тактиль дифференциацияләүдә кыенлыклар ята.
7. Алексия уку процессын үзләштерү сәләтен тулысынча югалту яки югалту. Дисграфия һәм дислексия вакытындагы бозылулар күп яктан охшаш, шуңа күрә коррекция эшенең методикалары күп уртаклыкларга ия һәм бергә карала.
Сөйләм телендәге кимчелекләрне бетерүдә эш юнәлеше
Авазларны әйтүдәге кимчелекләрне төзәтү, артикуляцион моториканы үстерү, сулыш алуны ныгыту, авазларны кую, автоматлаштыру.
Баланың фонематик ишетү сәләтен үстерү.
Актив һәм пассив сүзлек запасын баету.
Сөйләмдә дөрес лексик, грамматик категорияләр формалаштыру.
Бәйләнешле сөйләм үстерү.