Элек-электән сусыз җиргә берәү дә килеп утырмаган. Торак урыннарны, шәһәрләр, авылларны, елга, күл, чишмә буйларына төзи торган булганнар. Чөнки-су яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк.
Борынгы кешеләр чишмә кое, диңгез, елга, күл кебек су чыганакларына табынганннар. Аларны изгегә тиңләгәннәр, “чишмәне пычратма, кулларыңны чуан басар" - дигәннәр борынгылар.
Чишмә - чисталык, сафлык билгесе. Гадел, киң күңелле кешеләрне чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә борынгыдан изге чишмәләр, шифа чишмәләре турында легендалар, мифлар, җырлар, шигырьләр чыгаралар. Минераль тозларга бай чишмә суы авыру йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва.
Яшел Үзән районының Сафоново авылында Сафоново чишмәсе бар. Мин балаларны бу чишмә белән таныштырдым. Слайдларда аның рәсемнәрен, видеоязмасын карадык. Аларның бу чишмә турында нәрсә белүләре белән кызыксындык. Балаларның мәгълуматлары бу чишмә турында бик аз булып чыкты. Без балалар белән сөйләшеп чишмә турында күбрәк белү өчен мәгълумат тупларга булдык. Аларга гаиләләреннән бу турыда сорап белешмә җыярга тәкъдим иттем, чөнки әти-әниләрдән башка бу эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Көн саен иртәнге сәгатьләрдә җыелып, кем нинди яңалык алып килгәнлеге турында уртаклаштык. Балалар бер-берсен уздырып белгәннәрен сөйләделәр. Кемдер, ял көнендә чишмә буена сәяхәт ясаулары, чишмәгә яңа тустаган куюлары, чишмә буен чистартулары, суның тәмен татып караулары турында сөйләделәр, савытларга тутырып башка балаларга авыз итәргә дә алып килделәр..
Без алар суны тикшереп, тәҗрибә ясап карарга булдык. Суны бүрәнкәгә мамык куеп, сөздек. Аннары игътибар белән мамыкны карап, анда бернинди тап булмавын күрдек, чыннан да чишмә суы саф, күз яше кебек икәнлеген исбатладык.
Балалар җыйган мәгълүмат буенча шул ачыкланды: бу чишмә 1913 еллардан бирле билгеле. Чишмәне торгызганчы аның исеме булмаган. 19 гасыр ахырында Федор Сафонов исемле кеше, шул чишмәнең яшәү көчен сизеп, чишмәне төзекләндерергә зур көч куя башлый. Ул авыл картлары белән бергә яшьләр дә чишмәне чистартуны башлап җибәрәләр. Мәктәпләрдә экологик отрядлар эшли башлый. Торбалар аша бик күптәннән урамнарына су кертелгән булса да, авыл халкы, юлдан үтеп баручы юлчылар да чишмәгә суга йөриләр. Ләкин авыл халкы чишмә буен бервакытта да пычратмый, чишмә улакларын чистартып, яңартып тора.
Чишмәләр тормыш алып бару өчен генә түгел, ә авыл халкы өчен ядкәр булып тора. Хатын-кызлар бу чишмәнең суын сугышка, армиягә китүче ир егетләргә, исән-сау әйләнеп кайтсыннар өчен эчертә торган булганнар. Шул вакытлардан бирле бу чишмәне “Сафоново” чишмәсе дип атый башлаганнар.
Безнең табигатебез бай, ләкин табигый байлыкларыбыз чиксез түгел. Соңгы елларда сулыкларның пычрануы, ярларының җимерелүе, чишмәләрнең кибеп коруы,томалануы күңелне борчый. Кеше үз эшчәнлеге белән җир йөзендәге бар тереклекне, шул исәптән үзен дә юкка чыгарырга мөмкин. Без бу турыда бик яхшы беләбез һәм онытырга хакыбыз юк. Табигатьне-саклау безнең изге бурычыбыз булып калырга тиеш.
Без балалар белән шундый нәтиҗәгә килдек. Без чишмәләрне саклап, чистартып торырбыз. Бу безнең изге бурычыбыз.
Кулланылган әдәбият
1.Әдәп-матур гадәт: балалар бакчалары, тәрбиячеләре, татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр,башлангыч сыйныф укытучылары өчен методик улланма /Төз.: З.М.Зарипова.-Яр Чаллы,2009.
2.Табигатькә сәяхәт: милли балалар бакчаларында,башлангыч сыйныф укытучыларына дәресләр үткәргәндә,ата-аналарга бала тәрбияләүдәкуллану өчен методик эшләнмә./Төз.:Г.М.Хәкимова.-Яр Чаллы,2007.-103б.
3.Белем бирү һәм тәрбия процессында милли төбәк компоненты: балалар бакчалары тәрбиячеләре,татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр,башлангыч сыйныф укытучылары өчен методик кулланма /Төз.:З.М.Зарипова,иҗади төркем.-Яр Чаллы,2000.-70б.
4.Гөлбакча (балалар бакчалары өчен хрестоматия): балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен кулланма /Төз.:Ф.Ю.Юсупов,З.Ф.Камалова,Р.А.Борһанова.-Казан: Татар.кит.нәшр.,1990.-254б.
5.Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез(балалар бакчасында уеннар):балалар бакчасы тәрбиячеләре һәмфизкультура инструкторлары өчен методик кулланма.-Казан:Мәгариф,2005.-175б.
6.Кашапова м.Ф.Уйныйк әлә,балалар:1китап.-Казан:РИӨ,2011.-216б.
7.Балачак аланы:балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия/ Төз.К.В.закирова.-Казан:РИЦ,2001.