СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Туган ягым - Татарстан

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган ягым  - Татарстан.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем – Татарстан.

    Ата –ананы сайлап алу чарасы булмаган кебек,туган җирне дә сайлап алу мөмкин түгел. Безнең туган җиребез -Татарстан. Биредә яшәвебез белән бәхетлебез ,туган җиребез  белән чиксез горурланабыз.

     Туган җиребезнең табигате дә үзенчәлекле .Тагын кайсы урында бар микән ел фасылларының тигез бүленеше? Бары бездә генә язы-кышы, җәе-көзе белән горурланыр урын. Елга –күлләре , чишмә-сулыкларга бай булган төбәк тагын кайларда бар микән?

     Татарстан- күпмилләтле республика. Русмы, татармы, грузин яки әрмәнме –барысы да тату тормышта кулга-кул тотышып эшли, яши. Без дә шул республиканың бер баласы.

   Күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлек, татулык символына әверелгән, республиканың һәр төбәгендә зурлап, гомумхалык бәйрәме буларак көтеп алына торган иң матур бәйрәмнәренең берсе – 30 август - Республика көне. Шушы бәйрм уңаеннан Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында да бик матур бәйрәм үткәрдек. Атна дәвамында төркемдәге балалар белән Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында риваятьләр, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Төрле рәсемнәр, китаплар аша Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән танышып, җәй көне Казанның кайсы җирләрендә ял иткәннәрен иптәшләренә сөйләделәр. Рәсемнәр ясап, буягычлар буяп алган белемнәрен ныгыттылар. Саф һавага чккач та бу өлкәдә балалар белән эшчәнлекне дәвам итеп, комнан төрле корылмалар төзедек.

       Йомгаклау чарасы итеп үткәрелгән бәйрәм кичәсендә балалар Татарстан республикасы, аның башкаласы – Казан, туган ягыбызның табигатенә багышланган шигырьләр, җырлар җырладылар. Бәйрәмгә килеп кергән Клоун балаларның күңелләрен тагын да күтәреп җибәрде. Ул да буш кул белән килмәгән,  балаларга күңелле уеннар алып килгән. Бергәләшеп уйнап-җырлап күңел ачтылар, балалар үзләренең осталыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнән балалар шат, күтәренке кәефтә калдылар.

      Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Республика көне уңаеннан ихлас теләкләребезне кабул итеп алыгыз! Тәнегез дә, күңелегез дә сәламәт булсын, нинди генә өлкәдә булса да, башкарган хезмәтләрегезнең нәтиҗәсе республикабыз үсешенә өлеш кертсен! Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен.