СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Минем туган ягым- Татарстан

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок татарского языка в 3 классе.

Просмотр содержимого документа
«Минем туган ягым- Татарстан»



Тема: “Туган илем- Татарстан”


Максатлар:

  1. укучыларның Татарстан турында белемнәрен үстерү, тирәнәйтү, яңа төшенчәләр бирү;

  2. хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен искә төшерү, ныгыту; өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;

  3. туган як белән горурлану,мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:герб, флаг, схемалар,рәсемнәр, карточкалар, ноутбук,проектор, презентация.

Дәреснең тибы: ЛГКК

Предметара бәйләнеш: география, музыка


Дәрес барышы.

1.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез, саумысыз!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

-Татар телен, дәүләт телен

-Өйрәнергә дип килдек.

Дежур укучы белән әңгәмә.

  • Полина, бүген ничәнче февраль?

  • Һава торышы нинди?


2. Белемнәрне актуальләштерү.

Фонетик-лексик күнегү.

(тактада язылган сүзләрне укып, тәрҗемә итү)

Тау, авыл, тиен, алма, рәхмәт, салкын, төн,ак, нәрсә.

-Сүзләрнең беренче хәрефләрен кушып укыгыз.


3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

- Нинди сүз килеп чыкты? (Татарстан)

-Димәк, бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Татарстан турында)

(Тактага дәреснең темасы эленеп куела: Туган илем-Татарстан) слайд 1.

-Балалар, ә нәрсә соң ул Татарстан? (Республика, туган ил)

Ситуатив күнегүләр.

  • Как ты скажешь о том, что :

  • Он живет в Татарстане

  • Я живу в Татарстане

  • Они живут в Татарстане.

  • Мы живем в Татарстане.

  • Для того, чтобы поставить глагол настоящего времени в нужную форму нам поможет таблица, которая лежит перед вами.

  • 22 битне ачыгыз. ( таблица буенча эш)

  • Нәтиҗә ясыйбыз. 2 слайд.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Единственное число

I- м

II- сың, -сең

III- --

Множественное число

I- быз,-без

II- сыз,-сез

III-лар, -ләр

Раунд тэйбл структурасы буенча эш.( 3 слайд)

  • Балалар, сезнең алдыгызда карточкалар ята. Көчле җил чыгып, сүзләрнең кушымчаларын бутап бетергән. Сильный ветер перепутал окончания в словах. Давайте правильно поставим нужные окончания в словах.

  • Мин яратабыз

  • Син яратам

  • Ул яраталар

  • Без яратасың

  • Сез ярата

  • Алар яратасыз.

Нәтиҗә: 4 слайд.

  • Мин яратам

  • Син яратасың

  • Ул ярата

  • Без яратабыз

  • Сез яратасыз

  • Алар яраталар

  • Рәхмәт, балалар, барыгыз да булдырдыгыз.

Татарстан картасы белән эшләү (5 слайд)

-Бу нәрсә? (карта)

- Күрәсез, Татарстанда шәһәрләр күп.

-Әйтегез әле, нинди шәһәрләр бар?

- Сез кайда яшисез?( Әлмәттә) (6 слайд)

Нәтиҗә: Татарстанда Казан, Чистай, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат һәм башка шәһәрләр бар. (7 слайд)

Клок баддис структурасы. (8 слайд)

  • У каждого из вас на столе лежит карточка с названием того города, где он живет. Встреча с другом в 3 часа.

  • Ситуация: узнай у друга, в каком городе он живет?

  • Син кайда яшисең? Мин Әлмәттә яшим.

  • Ә син кайда яшисең?

  • Мин Чистайда яшим.

  • Бик яхшы.

Текст буенча эшләү.

- Ә хәзер Татарстан турындагы текст белән танышып үтик.( 3нче күнегү,31 бит)

(текстны уку, чылбырлап уку,тәрҗемә итү)

Сорауларга җавап бирү:

  • Татарстан нинди республика?

  • Татарстанда нәрсәләр күп?

  • Урманнарда нәрсәләр яши?

  • Куян нинди?

  • Бүре нинди?

  • Поши нинди?

  • Без кайда яшибез?

  • Татарстанда нинди шәһәрләр бар?


  1. Ныгыту.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН СТРУКТУРАСЫ

( ПОДУМАЙ- ЗАПИШИ- ОБСУДИ В КОМАНДЕ) 9-10 слайдлар.


Дәфтәрдә эшләү. Выпиши из 4 предложения текста в первый столбик слова, отвечающие на вопрос НӘРСӘ?, а во второй – на вопрос НИНДИ? (4нче күнегү, 32 бит)

Ял минуты.(слайд 11)


Таймд раунд робин структурасы. (12слайд)

  • В течении 30 секунд каждый ученик проговаривает ответ в команде по кругу.

  • “Тәрҗемәче” уены. Ахырда иң оста тәрҗемәчене билгелибез.

  • Как скажете о том что:

  • - в Татарстане много лесов, рек, озер

  • - в лесах живут лисы, зайцы, волки, лоси;

  • - Татарстан- богатая республика;

  • - в Татарстане много городов

  • Бик яхшы. Нәтиҗә ясыйбыз (13 слайд)

Татарстанда урманнар, елгалар, күлләр күп.

Урманнарда төлкеләр, куяннар, бүреләр, пошилар яши.

Татарстан- бай республика.

Татарстанда шәһәрләр күп.


Раунд ТЭЙБЛ СТРУКТУРАСЫ (14 слайд)(в течение 2 минут)

Без Татарстанда ... . Татарстан - ... республика. Татарстанда ... шәһәрләр, ... авыллар, ... урманнар, ... елгалар һәм ... күлләр күп. Урманнарда ... төлкеләр, ... куяннар, ... бүреләр, ... пошилар яши.

  • Нәтиҗә ясыйбыз . Тикшерегез. (15 слайд)

Без Татарстанда яшибез. Татарстан - бай республика. Татарстанда зур шәһәрләр, матур авыллар, яшел урманнар, озын елгалар һәм түгәрәк күлләр күп. Урманнарда хәйләкәр төлкеләр, җитез куяннар, усал бүреләр, көчле пошилар яши.



  1. Дәресне йомгаклау.

-Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Сезгә дәрес ошадымы?Смайликларда күрсәтегез. Үзегезне бәяләгез.

Өй эше (16 слайд)

1. Составить рассказ о Татарстане;

2. Составить диалог на тему “Татарстан”.

Билгеләр кую.

- Сегодняшний урок хочу завершить песней «Мин яратам сине, Татарстан», которую исполняет известный татарский певец Салават Фатхетдинов. (Җыр тыңлау)