СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Безнең көндәлекләребез.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока по родному (татарскому) языку для учащихся 7 класса.

Просмотр содержимого документа
«Безнең көндәлекләребез.»

Сыйныф 7

Фән Туган тел (Татар теле)


Дәрес № Дата _________20__


Дәрес темасы. Безнең көндәлекләребез

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет - ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишкәндә логик фикерли алу, төп билгеләрне аерып алу нигезендә төшенчә чыгару, модельләштерү, төп мәгълүматны билгеләү, үрнәк буенча биремнәр эшли алу, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән белем алу эшчәнлеген оештыру, продуктив хезмәттәшлек итү, аралашу күнекмәләре формалаштыру.

РУУГ: эшчәнлекне планлаштыра, максат куя белү, нәтиҗә ясау, эшчәнлекне контрольдә тоту, төзәтә, бәяли белү.

Предмет - "Безнең көндәлекләребез" темасы буенча лексик-грамматик материал белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә куллана алу, күнегүләр эшләү. Сыйныфта укучыларның көндәлеккә карашы турында сөйләшү.

Шәхескә кагылышлы – Уку-язу әсбапларына карата сакчыл караш кирәклеген аңлау, көндәлек алып баруның мөһимлеген тану.

Материал. Дәреслек (27 – 28 нче битләр).

Җиһазлау. Мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы.

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру моменты:

- исәнләшү;

- укучыларны барлау;

- уңай психологик халәт булдыру.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Лексик гимнастика.

3. Уку мәсьәләсен кую. Үткән дәрестә нинди теманы өйрәндек? Бүген без теманы өйрәнүне дәвам итәрбез. Ничек уйлыйсыз, дәрестә без нишләрбез, бүгенге дәрескә нинди максат куярбыз? (укучыларның фаразлары тыңлана, дөрес формулировка бирелә)

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1. Сүзлек белән эш.

1) Сүзләрне дөрес интонация, дөрес басым белән уку, кабатлау, авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыру.

2) Сүзләрне русча әйтү, балалар тәрҗемәсе белән әйтәләр.

3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтәләр.

2. Дәреслек белән эшләү.

8 нче күнегү. Сез бу фикерләр белән килешәсезме? Фикерләрне уку. Үзегезгә ошаган 2 фикерне дәфтәрегезгә языгыз.

9 нчы күнегү. “Ике көндәлек” хикәясендәге көндәлекләрнең хуҗалары турындагы фикерләрне искә төшерегез. Бу көндәлекләрнең хуҗалары нинди? Сезгә кайсы хуҗа ошады? Ни өчен? (Тәкъдим ителгән фикерләрне уку, тәрҗемә итү).

10 нчы күнегү. Нокталар урынына төшеп калган репликаларны язу. Кечкенә диалогларны сөйләшергә өйрәнү (парларда эшләү, эшне “сорау-җавап” уены формасында оештыру).

11 нче күнегү. “Көндәлек – документ, көндәлек – көзге” мәкаләсен сәнгатьле укырга өйрәнү (2-3 укучы чыгышы), көндәлек турында таблицага үз фикерләреңне язу.

12 нче күнегү. Таблица эчтәлеге буенча бер-береңә сорау бирү, үзара сөйләшү:

- дустыңнан аның көндәлеге турында сорашу (диалогик сөйләмгә чыгу);

- үзеңнен көндәлеген турында сөйләү (монологик сөйләмгә чыгу).

ҮЗБӘЯ (укучылар үзләренең эшчәнлеген бәялиләр).

III. Рефлексив бәяләү.

Әңгәмә:

– Дәрестә нинди материалны кабатладык?

– Нәрсәләр турында сөйләштек?

– Нинди яңа материал белән таныштык, өйрәндек?

- Дәрескә куелган максатка ирештекме?

- Элек алган белемнәрегез бүгенге материалны өйрәнүдә ярдәм иттеме?

- Сезгә дәрес ошадымы?

2. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.

3. Өй эшен аңлату:

1) яңа сүзләрне хәтерләргә.

2) 12 нче күнегү, 28 нче бит. (язмача эшләргә: үзеңнең көндәлегең турында яз)