СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Әбием сандыгы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Балаларга милли киемнәр,андагы орнаментлар турында сөйләү.

Просмотр содержимого документа
«"Әбием сандыгы"»

Тема: “Әбием сандыгы”

Максат:

-Милли киемнәр, орнамент турында белемнәрен, сүзләрне иҗекләргә бүлүне ныгыту.

-Балаларның логик фикерләү, сөйләм телен, хәтер сәләтен үстерү. Диалогик сөйләм, үз фикереңне әйтү күнекмәләрен булдыру.

-Милли киемнәргә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау. Халык сәнгате аша балаларда зәвык, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү.

Җиһазлау: милли киемнәр, презентация, “Түбәтәй”җыры аудиоязмасы, картиналар.

Сүзлек: сандык, мәгълүмат

Балалар төркемгә керәләр.(Кулны кулга тотынышып бер-берсе белән исәнләшеп алу)

Кулны кулга тотыштык,

Елмаештык, көлештек

Син минем дустым,

Мин синең дустың

Хәерле иртә сина да,

Хәерле иртә мина да

Хәерле иртә барыбызгада...

Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтеп алам.

Зур тартма, анда йозак

Тартмага төшкән бизәк

Эче тулы хәзинә

Аның исеме нәрсә?

(Сандык)

-Әйе, балалар, бик дөрес.Сандык. Әйдәгез әле сандык сүзен тагын бер тапкыр кабатлыйк әле.

-Ә мондый әйберне кемдә күргәнегез бар? Бәлки авылда әбиләрегездә күргәнегез бардыр?(җаваплар)

Минем үземәдә бик кызык, ачып карыйк әле, эчендә нинди хәзинәләр бар микән?(Тәрбияче калфакчыгара). Безнең әле калфак турында матур шигыребездә бар. Әйдә эле Әдилә сөйләп күрсәт әле.

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә

Энҗе калфак, үзе ап-ак

Бик килешә йөземә.

Калфак турында сораштыру.(нинди ул, кемнәр кия, кайчан кияләр, нинди орнаментлар белән бизәлгән)

Ә хәзер инде балалар, калфак сүзен иҗекләргә бүлеп карыйк. Ничә иҗектән тора?(Кал-фак)

-Серле сандыгыбызны карыйк әле, тагын нәрсәләр бар микән? Бу капчыкта аяк-киеме ята. Ул 2 иҗектән тора . Әйтеп карагыз әле.(Читек)Ә хәзершушы читек сүзен кертеп җөмлә төзегез. Кызлар читекләр киеп матур итеп биюләр биегәннәр. Без дә сезнең белән бүген бер бию элементын кабатлап алыйк.(музыка астында үкчә-баш биеп алу)

Мин сезгә тагын бер табышмак әйтеп алыйм әле. Белерсез микән җавабын.

Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхетне.

Ул үзем кебек бәләкәй,

Ә исеме......

(түбәтәй)

Бик дөрес балалар. Афәрин. Илдар бит әле безнең түбәтәй турында бик матур шигырь дә өйрәнгән.

Кәләпүшем, кәләпүш

Энҗе бөртекләр чиккән

Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

Кәләпүшем, кәләпүш

Укалыдыр читләре

Шундый матур кәләпүшле

Малай булдым бит әле.

Булдырдын, Илдар. Молодец!

Түбәтәй турында сораштыру(кемнәр кия, нинди ул, нинди узорлар белән бизәлгән). Орнаментларны кабатлап алу. Орнамент татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдыра. Орнаментта гадәттә чәчәкләр ясала. Сез орнаментта гадәттә нинди чәчәкләр күргәнегез бар?(лалә чәчәге-тюлпан, канәфер чәчәге-гвоздика).Тагынинди бизәкләр төшерелә?(ай рәсеме, өчяфрак, гөлҗимеш).Бик дөрес.

Түбәтәй” уены.(уйнап алгач балалар урындыкларга утыралар).

-Балалар, сез тагын нинди татар уеннары беләсез?(“Чума үрдәк-чума каз”, “Йөзек салышлы”, “Миңлебай”...)

-Нинди милли бәйрәмнәр беләсез?(Карга боткасы, Сабантуй, Нәүрүз...).

Менә тиздән мөселманнарның Рамазан ае җитә.Рамазан ае - мөселман календарендә иң изге һәм иң кадерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае.Бу көнне мөселманнар иртәдән алып кичкә кадәр ризыктан,хәтта судан баш тарталар.Алар бу айда күп итеп догалар укыйлар. Ул беткәчтен Ураза бәйрәме җитә. Ул көнне Сабантуй кебек бәйрәм итәләр. Мәчет алдында уеннар оештыралар. Өйләрдә тәмле ризыклар пешерәләр.

-Менә балалар, нинди тылсымлы сандык булды бу. Күпме мәгълүмат алдык. Нәрсә алдык балалар, мәгълүмат.Кабатла әле Сәмир?

Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Нәрсә ошады? Кем ошады? Ни өчен?

Миңа да сезнең бүген бу шөгыльдә катнашуыгыз бик ошады. Рәхмәт сезгә!