Кыш бабай кунакка килгән.
Максат:
Балаларның сөйләм телен үстерү.
Балаларда бәйрәмдә катнашу теләге уяту.
Катнашалар: алып барычы – тәрбияче, Кыш бабай, төлке, аю.
Зал уртасында – бизәлгән чыршы. Күңелле көй яңгырый. Балалар тәрбияче белән залга керәләр. Чыршы тирәли әйләнеп йөриләр.
Тәрбияче:
Күрәсезме, балалар, нинди матур чыршы!
Ямь- яшел ылыслары,
Матур уенчыклары,
Җем-җем итә утлары.
Чыршыкай-чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Балалар, чыршы матур бизәлгәнме?
Балалар: Матур, матур!
Тәрбияче: Матур шул!
Әйдәгез, кулга кул тотынышып,
Ясыйк матур түгәрәк.
Бездә бит бүген бәйрәм-
Уйныйбыз әйлән- бәйлән.
Чыршы тирәли түгәрәк ясыйлар.
Матур залга килдек,
Түгәрәк ясадык.
Менә шулай, менә шулай,
Түгәрәк ясадык.
“Чыршы янында” җыры
Тәрбияче: Матур итеп җырладык,
Биеп тә алыйк инде.
Чыршы янында җырлап бию.
Тәрбияче: Ишетәсезме, балалар, Кыш бабай тавышы! Безнең җырыбызны ишеткән, ашыгып безгә килә. Әйдәгез, урындыкларга утырыйк та аны көтеп торыйк.
Балалар урыннарына утыралар.
Җырлап төлке керә.
Төлке җыры:
Мин матур, мин чибәр
Үзем бик тә хәйләкәр.
Кемдә шундый койрык бар,
Әйтеп бир, белсәң әгәр.
Музыка яңгырый.Чана тартып Кыш бабай керә.
Төлке: Кыш бабай! Кыш бабай! Тукта әле син кая барасың?
Кыш бабай:
Бүген бит, бәйрәм, төлке!
Ашыгам бәйрәмгә
Балалар бакчасына.
Мине көтә сабыйлар,
Аларны куандырырмын,
Бәйрәм белән котлармын.
Төлке: Кыш бабай, зинһар өчен, мине дә алып бар әле?
Кыш бабай:
Әйдә соң, Төлке,киттек
Бәйрәм булыр күңелле.
Төлке ( шатланып) Бәйрәмгә!Бәйрәмгә!
Бәлки тияр бүләк тә.
Кыш бабай: Тукта әле, төлке. Менә шунда ( аю баласы өне янына туктап) минем дустым тәпән тора. Кыш буе ул йоклый. Әйдә уятыйк, бәйрәмгә аны да алып барыйк.
Аю яткан өн янына киләләр.
Кыш бабай: Тәпән дустым! Тәпән дустым, дим! Тор әле, тор.
Тәпән ( йокымсырап) Кем андааа? Мин татлы йокыдааа
Кыш бабай: Тор инде, Тәпән дустым. Тор! Мин бу, Кыш бабай! Бүген бит бәйрәм! Әйдә мин сине бәйрәмгә алып барам.
Тәпән: Бәйрәм?! Бәйрәмгә барам, Кыш бабай. Хәзер тунымны гына киям дә чыгам.
Төлке (угаланып) Әйдә инде тизрәк,
Безгә ашыгырга кирәк.
Тәпән өненнән чыга.
Тәпән: Мин әзер!
Кыш бабай: Бик яхшы! Тотын чанага, әйдә. Киттек бәйрәмгә.
Музыка яңгырый. Чыршы тирәли әкрен генә әйләнәләр.
Тәрбияче: Балалар, күрдегезме, Кыш бабай безгә килә. Әйдәгез, куллар чабыйк. Кыш бабайны каршы алыйк.
Кыш бабай:Исәнмесез, дусларым! Кызларым! Улларым! (Башларыннан сыйпый) Күземнең нурлары! Бигрәк зур булып үскәнсез! Сезгә ничә яшь хәзер?
Балалар җавап бирәләр.
Төлке ( исе китеп, шатланып)
Күрегез бу чыршыны!
Чыршының да чып- чыны.
Нинди төз, матур, бөек,
Тора түшәмгә тиеп.
Тәпән: Көтеп тора безнең биеп җырлаганны,
Тирәсендә әйлән- бәйлән уйнаганны.
Тәрбияче: Ягымлы Кыш бабай,
Без сине бик көттек.
Дусларың белән килгәнгә,
Барыбыз да сөендек.
Кыш бабай: Рәхмәт, рәхмәт, мин бик шат. Минем дә сезне күрәсем килде. Сезнең белән Чыршы янында биеп җырлыйсым килде.
Чыршы бәйрәме ямьле бәйрәм бит,
Чыршы тирәли биеп әйләник.
“Кыш бабай кунакка килгән” җырлы биюе.
Тәрбияче: Кыш бабай аргансыңдыр, син утырып тор, балалар сиңа биеп күрсәтерләр.
Бию.
Кыш бабай: Биедек,җырладык, хәзер уйныйсы килә.
Балалар сез салкыннан курыкмыйсызма? Салкын сезне өшетмиме?
Тәрбияче: Юк, кыш бабай, курыкмыйбыз.Урамда кар
атыш уйныйбыз.
Кыш бабай: Алайса,хәзер мин кар яудырам.
Алдан әзерләнгән “болытлардан” “кар” (вак кар бөртекләре) яудыра.
Кыш бабай: Болытлардан кар ява
Кар ява, кар ява.
Тәрбияче: Бөтен җиргә кар ява,
Яктырып китте һава.
Кыш бабай: Хәзер кардан кар шарлары ясыйк( күрсәтә),
Кар атышып уйныйк.
Тәрбияче әкрен генә идәнгә “кар шарлары” сибә. Балалар “кар” атышып уйныйлар.
Кыш бабай: Әйдәгез, кар шарлары тәгәрәтик,Кар бабай ясыйк.
Бергәләшеп кар шары тәгәрәтеп уйныйлар.
Тәпән: (зуррак кар шары тәгәрәтеп).
Кыш бабай, кара әле, минем кар шары ничек матур булды!
Кыш бабай: Булдыргансың,Тәпән!
Төлке: (чыршы артыннан тагын зуррак каршары тәгәрәтеп чыгып).Ә минеке иң зурысы, Кыш бабай, кара әле!
Тәрбияче: Төлке, синең кар шарың бигрәк зур. Балалар, карагыз әле Төлкенең кар шарына.Нинди зур! Кая күтәреп карыйм әле.(күтәрә).Бу гади шар гына түгел ахрысы?
Кыш бабай бу синең эшеңме? Кар шары эчендә нәрсәдер бар?
Кыш бабай: Бу кар шары эчендә, балалар,- сезгә дигән күчтәнәчем.Төлке тапкан сезгә күтәреп китергән.
Кар шарын тәрбиячегә бирә.Тәрбияче балаларга, кар шары эченнән алып, Кыш бабай балаларга бүләкләр өләшә, аңа Тәпән белән Төлке булыша. Балалар кыш бабайга рәхмәт әйтәләр.
Кыш бабай: Үзегезгә рәхмәт, балалар. Җырладыгыз, биедегез, күңелемне күрдегез. Мин сезнең белән
рәхәтләнеп ял иттем. Ә хәзер безгә китәргә вакыт. Сау булыгыз.Зур үсегез.
Кыш бабай, төлке, аю китәләр.
Тәрбияче: Кыш бабай белән кунаклар китте. Бәйрәмебез тәмамланды. Ничек итеп күңелле бәйрәм ясадык. Күңелле булдымы бәйрәм балалар? Әйдәгез чыршыга да рәхмәт әйтик: “Хуш, чыршыкай!” – диик.Музыка яңгырый балалар залдан чыгып китәләр.