СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бүген нәрсә пешерәбез?

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе

Максат:

               1.Аралаша белү, бер-береңне ихтирам итәргә өндәү, активлык, бердәм эшли белү сәләтләрен тәрбияләү, матур киенү серләрен аңлауга ирешү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: 1. Яңа лексик берәмлекләрне дөрес әйтә, сөйләмдә куллану белү.

2. Укучыларның сөйләм телен, игътибарлыкларын үстерү.

Яңа лексика:  уңайлы, җиңел, иркен, заманча, пөхтә, спорт стиле, аяк киеме.

Җиһазлар:  уку әсбабы, интерактив такта, ноутбук, аудиодиск, видеодиск, карточкалар, «Сәлам» сайты , эш дәфтәре.

 

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты. Дәрескә уңай халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

  • Кәефләрегез ничек укучылар? (Яхшы, бик әйбәт һ.б.)
  • Әйдәгез алайса бер-беребезгә елмаеп, яхшы кәеф телик  һәм татар теле дәресен башлыйк!

Урыннарга утырдык укучылар.

  • Укучылар, әйдәгез без сезнең белән экранга карап китик әле. (видео)
  • Бүгенге дәресебезнең темасы ничек дип уйлыйсыз укучылар? (Дәреснең темасы: Бүген нәрсә киябез?- дип аталачак).
  • Дөрес укучылар.
  • Шулай итеп, бүген без  сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез укучылар?

( Матурлык турында, киемнәр турында). Бик яхшы укучылар.

Димәк,  бүгенге дәресебезнең максаты  нинди дип уйлысыз?

( Киемнәр темасына караган яңа сүзләрне өйрәнү, истә калдыру, аралашу осталыгын арттыру, матур киенү серләренә төшенү).

-Укучылар,  ә сез нинди матурлыкны беләсез? Слайдларга карап китәбез, рәсемнәр сезгә ярдәмгә килер. (рәсемнәр) (Укучыларның җаваплары) (Матурлык ике төрле була. Эчке һәм тышкы матурлык)

  • Бик дөрес, укучылар матурлык ике төрле була ала, тышкы матурлык һәм эчке матурлык. Без сезнең белән бүген нинди матурлык турында сөйләшербез икән?  (Ответы детей-Тышкы матурлык турында сөйләшәчәкбез). (Есть внутренняя красота и внешняя. Мы будем сегодня говорить с вами о внешней красоте. А что относится к внешней красоте?) . (Ответы детей)

Просмотр содержимого документа
«Бүген нәрсә пешерәбез?»

Муниципаль белем бирү учреждениясе «Лицей- интернат (сәләтле балалар мәктәбе)








« Бүген нәрсә киябез?» темасы өстендә эш .

4 нче сыйныф


(Рус телле төркемнәрдә татар теле дәресе

УМК “Сәлам!”)












Буа шәһәре лицей-интернатның

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хисамова Рамилә Рамис кызы


2022 нче ел

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе

Максат:

1.Аралаша белү, бер-береңне ихтирам итәргә өндәү, активлык, бердәм эшли белү сәләтләрен тәрбияләү, матур киенү серләрен аңлауга ирешү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: 1. Яңа лексик берәмлекләрне дөрес әйтә, сөйләмдә куллану белү.

2. Укучыларның сөйләм телен, игътибарлыкларын үстерү.

Яңа лексика: уңайлы, җиңел, иркен, заманча, пөхтә, спорт стиле, аяк киеме.

Җиһазлар: уку әсбабы, интерактив такта, ноутбук, аудиодиск, видеодиск, карточкалар, «Сәлам» сайты , эш дәфтәре.


Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты. Дәрескә уңай халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

  • Кәефләрегез ничек укучылар? (Яхшы, бик әйбәт һ.б.)

  • Әйдәгез алайса бер-беребезгә елмаеп, яхшы кәеф телик һәм татар теле дәресен башлыйк!

Урыннарга утырдык укучылар.

  • Укучылар, әйдәгез без сезнең белән экранга карап китик әле. (видео)

  • Бүгенге дәресебезнең темасы ничек дип уйлыйсыз укучылар? (Дәреснең темасы: Бүген нәрсә киябез?- дип аталачак).

  • Дөрес укучылар.

  • Шулай итеп, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез укучылар?

( Матурлык турында, киемнәр турында). Бик яхшы укучылар.

Димәк, бүгенге дәресебезнең максаты нинди дип уйлысыз?

( Киемнәр темасына караган яңа сүзләрне өйрәнү, истә калдыру, аралашу осталыгын арттыру, матур киенү серләренә төшенү).

-Укучылар, ә сез нинди матурлыкны беләсез? Слайдларга карап китәбез, рәсемнәр сезгә ярдәмгә килер. (рәсемнәр) (Укучыларның җаваплары) (Матурлык ике төрле була. Эчке һәм тышкы матурлык)

  • Бик дөрес, укучылар матурлык ике төрле була ала, тышкы матурлык һәм эчке матурлык. Без сезнең белән бүген нинди матурлык турында сөйләшербез икән? (Ответы детей-Тышкы матурлык турында сөйләшәчәкбез). (Есть внутренняя красота и внешняя. Мы будем сегодня говорить с вами о внешней красоте. А что относится к внешней красоте?) . (Ответы детей)

  • Укучылар , ә сез нәрсә кияргә яратасыз? Нинди сыйфатына карап, киемне сайлап киясез? ( Уңайлы, җайлы, иркен, заманча, спорт стиле).

  • Яхшы укучылар. Әйе, кием уңайлы, җайлы, иркен, кешенең үзенә килешә торган булырга тиеш.

  • Рәсемнәргә карыйбыз һәм бу киемнәрне кайчан киябез икәнне әйтәбез. (Кышкы кием, җәйге кием, язгы кием, көзге кием, мәктәп формасы, спорт формасы).

  • Димәк,кая булуыбызга карап, киемне дә төрлене киябез. Беренче төркем җавап бирә - Мәктәпкә ничек киенәбез? (Мәктәп формасыннан), икенче төркем җавап бирә- физкультура дәресенә ничек киенәбез?( спорт киеме киябез). Өченче төркем җавап бирә- Ел фасылына карап ничек киенәбез?( Кыш көне без калын, җылы киемнәр киябез, җәй көне нәзек кием киябез).

  • Яхшы укучылар.

  • Укучылар сезнең алдыгызда ноутбуклар, һәрбер төркем сайттан флешкарталарны ача, анда сүзләр һәм рәсемнәр бирелгән. Төркемнәрдә карыйбыз, кабатлыйбыз, һәм истә калдырабыз. Аннары һәрбер укучы урыннарда берәр сүзне тәрҗемә итә. Бергәләп тикшерәбез. Сезгә флешкарталарны карап, кабатлау өчен бер минут вакыт бирелә. Вакыт бетте, урыннарда тәрҗемә итәбез, төркемдәге иң җитез укучы тәрҗемәне башлый.

  • Алдагы бирем укучылар шулай ук ноутбукларда була. Һәр төркемнең өстәлендә ноутбук, беренче төркем “Карусель” уенын уйный һәм икенче өстәлгә күчә, икенче төркем “Космос” уенын һәм өченче өстәлгә күчә, өченче төркем “Капчык” уенын уйный җашлый һәм беренче өстәлгә күчә. Сезгә бу биремне эшләр өчен, 1 минут вакыт бирелә, кайсы төркем тизрәк һәм хатасыз эшли. Вакыт башланды.

  • Тикшерәбез. Бик яхшы укучылар.

  • Ә хәзер дәреслектәге диалогны тыңлап китәбез.

  • Маша сиңа бу аяк киеме ошыймы?

  • Әйе, миңа бу аяк киеме ошый.

  • Ни өчен ошый?

  • Ул бик уңайлы, җиңел һәм заманча.

  • Һәрбер төркемнән икешәр -икешәр укучы парлашып, охшаш диалог төзибез. Сезгә әлеге бирем өчен 30 секунд вакыт бирелә, башладык укучылар. Ә хәзер һәрбер төркемнән берәр пар чыгыш ясый.

  • 1.-Алсу, сиңа мәктәп формасы ошыймы? – Әйе, миңа мәктәп формасы ошый.- Ни өчен ошый? – Ул заманча һәм миңа бик килешә.

  • 2.-Оля, сиңа нинди кием ошый?

  • - Миңа спорт киеме ошый.

  • -Ни өчен? –Чөнки ул җиңел, спорт белән шогыльләнергә уңайлы.

  • 3. – Саша, сиңа кышкы кием ошыймы? –Юк, миңа кышкы кием ошамый. –Ни өчен? –Чөнки ул калын, уңайсыз.

  • Бик яхшы укучылар. Алдагы биремне төркемнәрдә эшлибез. Сезнең алдыгызда киемнәр һәм сүзләр салынган конверт. Без сезнең белән бүген проект эше эшлибез. Бирелгән киемнәрне тиешле җиргә ябыштырырга һәм бу нинди кием икәнен бирелгән сүзләр арасыннан табырга. Һәр төркем үз эшен яклый. Сезгә бу бирем өчен ике минут вакыт бирелә. Вакыт бетте укучылар. (Балалар чыгышы)

  • Яхшы укучылар. Алдагы бирем, текст белән эш укучылар. Сезнең алдыгызда текст бирелгән карточкалар, игътибар белән укып чыгабыз һәм текст буенча бирелгән сорауларга җавап әзерлибез.

ТЕКСТ: Минем апам заманча киемнәр ярата. Аның мода журналлары бар. Журналда матур, пөхтә, уңайлы киемнәр турында язалар. Мин дә матур киемнәр кияргә яратам.

Текст буенча сораулар.

1. Апам нәрсә ярата?
2. Журналда нәрсә турында язалар ?
3. Мин нинди киемнәр кияргә яратам ?

-Яхшы укучылар. Алдагы бирем дәфтәрләрдә була . Эш дәфтәренең 52 нче битен ачтык, 1 нче күнегүне карыйбыз. Бирелгән хәрефләрдән 16 кием исемен табып язырга. ( Найди 16 наименований одежды). Сезгә бу биремне эшләү өчен 1 минут вакыт бирелә. Вакыт бетте, бер –беребез белән дәфтәрләрне алышабыз һәм тиз генә тактадан карап тикшереп алабыз һәм билгеләр куябыз. 14-16 дөрес җавапка ике йолдыз куябыз, 10-13 дөрес җавапка бер йолдыз куябыз.

Рефлекция

  • Без бүген дәрестә нәрсә турыда сөйләштек? (Матур,пөхтә итеп киенү турында, нәрсә кию турында сөйләштек)

  • Сезгә тормышта бу тема кирәк булырмы? Ни өчен? (Әйе кирәк була, чөнки без киенү турында бик күпне белдек. Яңа сүзләр өйрәндек, аралаштык )

Билгеләр кую.

  • Укучылар, сез бүген дәрестә барыгыз да актив булдыгыз. Кем бүген 5 һәм аннан да күбрәк йолдызчык җыйды,сезгә “5” ле билгесе куям. Кем 3 яки 4 йолдызчык җыйды, аларга “4”ле билгесе куям, кемнәр 3 йолдызчыктан да әзрәк җыйды икән, ул укучылар бүгенге дәрес өчен “3” ле билгесе ала.

  • Өй эше.

  • Өйгә эш өч типта, кем нинди авырлыктагы биремне эшләргә тели, сайлап алып эшлибез.

  1. Эш дәфтәренең 53 нче битендәге 1 нче күнегүне. Кышкы паркка барганда, син ничек киенәсең. Шул турыда язырга. ( Напиши, как ты одеваешься, когда идешь зимой в парк?)

  2. Эш дәфтәренең 53 нче битендәге 2 нче күнегү. Бирелгән диалогка, төшеп калган сүзләрне язырга. ( Вставь пропущенные слова)

  3. Эш дәфтәренең 58 нче битендәге 5 нче күнегү. Төшеп калган хәрефләрне куеп, кием исемнәрен күплек санда язырга. ( Вставь пропущенные буквы. Названия одежды выпиши во множественном числе.)

- Дәресебез ахырына якынлашты, торып бастык һәм җыр белән тәмамлыйк укучылар бүгенге дәресебезне.

Җәй, җәй, җәй килә.
Кояш елмаеп көлә.
Мин матур күлмәк киям.
Җылы җәй, сиңа сәлам!


Көз, көз, көз җитә,
Кошлар еракка китә.
Шарф, пәлтә, башлык киям.
Алтын көз, сиңа сәлам!

Кыш, кыш, кыш килә.
Ап-ак кар алып килә.
Мин итек һәм тун киям.
Салкын кыш, сиңа сәлам!


Яз, яз, яз җитә,
Ап-ак кар эреп бетә.
Мин резин итек киям.
Гөрләвекле яз, сәлам!



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!