СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Татар кызы-2021"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар кызлары үзләренең оялчанлыклары,осталыклары,уңганлыклары,тырышлыклары,чисталыклары белән аерылып торгалар

Просмотр содержимого документа
«"Татар кызы-2021"»

Татар кызы-2021”

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә:

Нинди гүзәл татар кызы!-

Күз тимәсен үзенә

Л.Лерон

Яз җитү белән кояш тирә юньгә нурларын кызганмыйча чәчә башлый,бөтен җирне назлап уята,иркәли,җылыта.Хатын-кызны да нәкь кояшка тиңләп була.Язның беренче иң күркәм бәйрәме-хатын кызлар бәйрәме.Шушы бәйрәмгә карата без “Шомырткай”балалар бакчасында кызларыбызны зурлап “Татар кызы-2021”дигән бәйге үткәрдек. Татар халкы гомер-гомергә үзенең чисталыгы,кунакчыллыгы белән аерылып торган,ул әлбәттә беренче чиратта татар кызларында чагыла.Татар кызы мөлаем ,сылу ,чибәр,нәзәкатьле,оялчан,булдыклы булып күз алдына килә. Шушы бәйге барышында кызларыбыз алда санап үтелгән сыйфатларга ия микәнен ачыкларга тырыштык.Катнашучыларның осталыгын балалар бакчасы мөдире Альбина Дәүләт кызы бәяләде.Кызларларыбыз бәйрәмгә татар милли киемнәре белән килгәннәр иде.Әлбәттә,бу күренешне күреп сокланмый мөмкин түгел .Алар “үзем турында үзем”, “тапкырларга табышмак”,”ашъяулык бизәү”,”йомгак чорнау”,” әнием белән пешергән милли ризык“, дигән бәйгеләрдә көч сынашты . Төп номинацияләр башка балалар башкаруындагы милли җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.Кызлар иң беренче саф татар телендә бик матур итеп үзләре турында таныштыргач,табышмаклар чиштеләр. Татар халкын киемнәргә һәм дә сөлгеләргә ,мөндәр тышларына чигелеп ясалган бизәкләрдән тыш күз алдына да китереп булмый.Әйе,халкыбызның милли бизәкләрен искә төшерми китү мөмкин түгел.Татар кызлары кул эшләренә бик оста булганнар.Нинди генә киемне ,сөлгене ,калфакны,түбәтәйне,читекне алсак та алар барсы да милли бизәкләр белән чигүле.Бу бәйгедә дә кызларга үзләренең осталыкларын исбатларга туры килде. Алар ашъяулыкны билгеле бер вакыт аралыгында дөрес итеп үрнәктәгечә милли бизәкләр белән бизәделәр,йомгакны узыша -узыша чорнадылар.Малайлар исә, кызларны карап кына утырмадылар, аларга татар биюен бүләк иттеләр.Тәрбияче татар халкының милли ашлары аерым бер урын алып торганлыгы турында әйтми китә алмады .Әйе,татар кызларыбыз,әниләребез,апаларыбыз,дәү-әниләребез аш-суга да бик оста.Катнашучыларыбыз да әниләре белән пешергән милли ризыклар турында бик кызыктырып сөйләделәр.Бәйгедә кызлар үзләренең биюгә дә оста булганлыкларын исбатладылар. Ярыш ахырында Альбина Дәүләт кызы кызларыбызга соклануын белдереп үзенең киңәшләрен,теләкләрен әйткәннән соң, катнашучыларга дипломнар тапшырды.Әйе,шушы ярыш дәвамында кызларыбыз чын татарлыкларын исбат итә алдылар.

Бездән теләк шул: балаларыбыз телебезне ,гореф –гадәтләребезне,милли ашларыбызны,татар милли бизәкләрен онытмыйча, саклап,үзләреннән соң да килгән буыннарга тапшырсыннар иде.