СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дәрес планы Дуслар

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Дәрес планы Дуслар»

Тема: М.Галләмова ”Дуслар” хикәясе өстендә эш.

Дәрес тибы: Яңа белем бирү.

Төп максатлар:

1) Әсәрнең эчтәлеген мөстәкыйль рәвештә үзләштерү һәм анализ ясау күнекмәләрен булдыру.

2) Әсәрне үз сүзләре белән сюжетен сөйләү күнекмәсен камилләштерү, яңа белем бирүдә иң мөһимен аерып чыгару күнекмәләрен үстерү .

3)Төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту, укучыларда иҗади биремнәр аша кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү.

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

УУЭ

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси:

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Дәрес барышы.

I.Ориентлашу-мотивлашу этабы.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар!

- Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек соң?

-Ә хәзер бер-берегезгә карап елмаябыз.

- Шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.

- Утырыгыз укучылар.

- Сыйныфта кем дежур?

-Бүген ничәнче число?

-Атнаның нинди көне бүген?

-Һава торышы нинди?

- Рәхмәт утыр.

- Ә хәзер укучылар сезнең алларда эш дәфтәре.

- Шунда 1нче биремне карагыз әле. Анда нәрсәләр бар?

1слайд Ә Д Ү У Ө С И Л Э А Ө Р

- Хәзер шул хәрефләр арасыннан нечкә сузыкларны сызарга. Бу эшне парларда эшлисез.

- Нинди сүз килеп чыкты?

2слайд Дуслар

2.Белемнәрен актуальләштерү.

  • Шулай итеп бүгенге дәреснең темасы нинди?

  • Дуслык темасы.

  • Дуслар”хикәясен уку.

  • 3слайд.Дәреснең темасы”Дуслар”хикәясе өстендә эш.

  • Укучылар дәрескә нинди максат куябыз?

  • 1.Текст белән танышырбыз.

  • 2. Яңа сүзләр белән танышырбыз.

  • 3 Образларга характеристика бирәбез.

  • Әйе, бик дөрес уйлыйсыз.

  • 4 Слайд.Дәреснең максаты.1.М.Галләмованың ”Дуслар”хикәясен аңлап уку.

  • 2.”Дуслар”хикәясенең эчтәлеге буенча фикер алышу.

  • 3.Образларга характеристика бирү.

II.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1.Хикәяне беренче укуга әзерлек.Укытучы укый.

- Дәреслекнең 62нче битен ачабыз 11нче күнегүне табабыз.

- Карап барабыз мин укыйм.

- Сезнең алда текстан яңа сүзләр.

2.Сүзлек өстендә эш.

5слайд Терелде- выздоровел

Өрә – лает

Хуҗа – хозяин

Ниндидер – какой-то

Саклый – охраняет

Авырта – болит

Тәпи – лапа

Янәсе – будто

Тимә – не трогай

-Яңа сүзләрне минем арттан кабатлыйбыз.

3.Хикәяне беренче кабул итү этабы

- Ә хәзер Хикәяне үзегез эчтән укып чыгасыз.

- Чылбыр буенча укыйбыз. Башлый....

-Балалар, сезгә хикәя аңлашылдымы? Төркемнән бер укучы тәрҗемәсен сөйли.

4.Уку бурычын кую.Сораулар ярдәмендә эчтәлеген ачу

-Хәзер Эш дәфтәрендә эшлибез.

-Эш дәфтәрендә 2нче номерлы биремне табабыз.

- Бу эшне парларда эшлибез.

-Нечкә сорауга бер сүз белән генә җавап бирәбез, ә калын сорауга тулы итеп.

6 слайд.

Нечкә сораулар

Калын сораулар

1.Кәримнең нәрсәсе бар?

2.Аның исеме ничек?


3.Кемнең Актырнак исемле эте бар?

1.Бервакыт Актырнак нишли?

2.Ни өчен Актырнак Кәримне саклый?

3.Кәрим Актырнакны ничек карый?


-Җавапларны тыңлыйбыз.

3.Рәсемнәр буенча төркемнәрдә эш.

-Сезнең алларда рәсемнәр һәм текстан өзекләр бирелгән.

-Һәр рәсемгә туры килгән өзекне табып, рәсемгә ябыштырырга.


  • Бу эшне Төркемнәрдә эшлисез.

  • Тикшерәбез.

4.Физкультминут

“+” , “-“ уены уйнап алабыз.

- Укучылар бастык.

- Хәзер мин сезгә җөмләләр әйтәм дөрес булса кул чабасыз, ә дөрес булмаса тапырдыйсыз.

-Айдарның эте бар. –

-Этнең исеме Актырнак. +

-Кәрим Актырнакны ярата +

-Кәрим Актырнакны ашатмый. –

Укучылар, урыннарга утырабыз. Эшебезне дәвам итәбез.

5.Образлар өстендә эшләү.

7 слайд

-Хәзер эш дәфтәрләрендә эшләрбез.

- 3 нче номерлы биремне үтәрсез.

- Хикәядә төп геройлар кемнәр?

-Дөрес, укучылар.

-Ә хәзер эш дәфтәрләрендә Кәрим беләнАктырнакка туры килгән сыйфатларны тоташтырабыз.

- Ә ике укучы интерактив тактада эшли.

Балаларның җаваплары тикшерелә

Кәрим

Акыллы, ярдәмчел, матур, дустын ярата, тырыш, эшчән, кайгыртучан

Актырнак

Матур,чиста, кечкенә, дустын ярата, ярдәмчел


-Балалар, урам эте Кәримне яратамы? (Юк, яратмый.)

-Ни өчен яратмый?(Ул Кәримне белми).

-Ә сез урам этенә ярдәм итә алыр идегезме?(Әйе, ярдәм итә алыр идек.)

-Ә ничек ярдәм итә аласыз?( Аңа ашарга бирер идек.Аңа исем бирер идек, аның белән уйнар идек).

Бик дөрес фикер йөртәсез.

6.Хикәяне өлешләргә бүлеп карау.

-Укучылар, хәзер хикәяне өлешләргә бүлеп карыйбыз.Төркемнәрдә эшлибез.(На какие части можно разделить текст)

8слайд.

Эталон буенча тикшерү.

1. Кәримнең эте бар.

2.Актырнакның тәпиләре авырта.

3.Кәрим Актырнакны дәвалый.

4.Кәрим Актырнак белән урамга чыга.

5.Бер эт Кәримгә өрә башлый.

6.Актырнак дустын саклый.

Биремнәр эталон буенча тикшерелә.Эталон буенча җаваплар экранга чыгарыла.Булдырдыгыз, балалар!Сез бирем буенча үзегезгә билге куя аласыз.

III.Уку эшчәнлеге буенча рефлексия

Һәр төркемгә эш дәфтәрендә кечкенә генә бирем.Төшеп калган сүзләрне куеп укырга.

9слайд. Актырнакның ....... авырта.Ул Актырнакка ....., .....бирде.Актырнак Кәрим белән......чыкты.Ниндидер эт Кәримгә ...... башлады.

-Һәр төркем дә биремне дөрес эшләде. Булдырдыгыз!

- Без бүген дәрестә нинди яңа белем үзләштердек? (Бүген дәрестә”Дуслар” хикәясен укыдык.Эчтәлеген ачтык. Сорауларга җавап бирдек.

- Дәрескә куйган максатыбызга ирештекме ?(Әйе, ирештек).

-Укучылар, дәрес сезгә ошадымы?(Әйе, бик ошады).

-Ә сез,Кәрим кебек булыр идегезме?(Әйе, булыр идек).

2.Үзбәя.

-Укучылар, хәзер сез үзегезгә билге куясыз.Сезнең алда өч төрле алма. Алар кызыл, сары, яшел төстә.

- Сайлап аласыз үзегезгә алманы һәм тактадагы дуслык агачына беркетәсез.

10 слайд.

Яшел алма- Минем барысында килеп чыкты.Мин канәгать.

Сары алма- Мин хаталар ясадым.

Кызыл алма- Минем хаталарым күп булды, миңа ярдәм кирәк.

11 слайд.

IV.Өй эше.

- Өй эше

1.Текстны яхшылап сөйләргә өйрәнергә.

2.62 бит. 1 күнегүне язарга.

3.Иң ошаган өлешенә рәсем ясарга.

-Дәрес тәмам.Дәрес өчен бик зур рәхмәт. Саубулыгыз!







Эш бите.

Число:_______________________________________

1.Нечкә сузыкларны сызгач, нинди сүз килеп чыгар?

Ә Д Ү У Ө С И Л Э А Ө Р Ө

2.Сорауларга җавап бирергә.

Нечкә сораулар

Калын сораулар

1.Кәримнең нәрсәсе бар?


2.Аның исеме ничек?


3.Кемнең Актырнак исемле эте бар?


1.Бервакыт Актырнак нишли?


2.Ни өчен Актырнак Кәримне саклый?


3.Кәрим Актырнакны ничек карый?




3.Кәримгә һәм Актырнакка туры килгән сыйфатларны билгеләгез.

















4. Актырнакның ....... авырта.Ул Актырнакка ....., ..... бирде.Актырнак Кәрим белән ...... чыкты.Ниндидер эт Кәримгә ...... башлады.





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!