СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дәрескә үзанализ

Нажмите, чтобы узнать подробности

Самоанализ урока для 4 класса

Просмотр содержимого документа
«Дәрескә үзанализ»

Дәрескә үзанализ.

Мин , Сәмигуллина Лилия Дамир кызы, Биектау муниципаль районының беренче мәктәбендә рус төркемнәрендә туган тел һәм туган тел әдәбияты дәресләрен алып барам.

Методик темам: Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләреннән чыгып, укучыларның сөйләм эшчәнлеген һәм фикерләү сәләтен, төрле шартларда әдәби телдә дөрес аралаша белү күнекмәләрен үстерү, сыйфатлы белем бирү.

Минем педагогик кредом:“ Битараф укучылар калмаслык итеп укытырга кирәк.”

Бүгенге дәресемнең темасы: Милли бәйрәмнәр. Сабантуй.

Дәреснең тибы: Яңа белем бирү дәресе.

Дәрескә түбәндәге максатлар куелган иде.

1.Белем бирү максаты – укучыларны милли бәйрәмнәрнең берсе- Сабантуй бәйрәме белән таныштыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - укучыларның игътибарлылыгын , интонация, ишарәләрне аралашуда куллана белү күнекмәләрен үстерү.

3. Тәрбияви максат – дусларыңа итәгатьле эндәшә , бергәләп уйный белү күнекмәләрен үстерү.


Сыйныфта 18 бала бар иде. Арасында белем ягыннан бик көчле һәм йомшаграк балалар да бар иде.


Дәреснең темасын аңлату өчен төрле алымнар кулланырга тырыштым.

1.Иң беренче чиратта минем балаларны Сабантуй бәйрәме белән таныштырасым килде. Аның өчен без фильм карадык.

2. Фильм аша проблемалы ситуация тудырасым килде. Сораулар аша Сабантуй бәйрәме турында сөйләшәчәгебез ачыкланды.

3. Балалар аудиоязманы тыңлап, сүзләрне истә калдырырга, кабатлый белергә тиешләр иде. Шуннан карточкалар ярдәмендә укучыларның белемнәре тикшерелде. Балалар рәсемнәргә сүзләрне туры китерергә тиеш иделәр.

4. Теманы текст өстендә эшләп ныгыттык. Дәреслек белән эшләдек, аннары балаларга карточкалар әзерләнде.


5. Дәрес күңеллерәк булсын өчен “Сабантуй “ өстәл уены элементлары да керттем.

Дәрескә куелган максатлар ирештем дип уйлыйм


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!