Дәрескә үзанализ
Тема “Фигыль" темасын кабатлау.
Бу укучылар белән 5 нче класстан бирле эшлим. 9нчы А сыйныфында 13 укучы. 3 укучының белем дәрәҗәсе түбән. Дәрес планын төзегәндә укучыларның белем дәрәҗәсен истә тотарга тырыштым. Шуннан чыгып дәрестә төрле эш формалары (төркемнәрдә, фронталь, индивидуаль) һәм техник чаралар кулландым (экран).
Дәреснең темасы: “Фигыль” темасын кабатлау
Дәрес тибы: ныгыту дәресе.
Дәреснен максатлары:
Белем бирү максаты: укучыларның фигыль сүз төркемен гамәли куллана алуларына ирешү. Бердәм йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре алып бару.
Фикер сәләтләрен үстерү максаты: чагыштыра, гомумиләштерә, үз фикереңне дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, уку максатын куеп, үзбәя бирү күнекмәләрен ныгыту.
Тәрбияви максат: төркемнәрдә эшләп, бер-береңә ярдәм итүне камилләштерү.
Дәресне структур яктан куелган максатларга туры китерерлек итеп оештырдым. Укучылар дәрестә кызыксынып катнаштылар, бу – аларның актив булуларында чагылды.
Дәрестә парларда, индивидуаль һәм фронталь эш формалары оештырылды. Алар укучыларны актив эшчәнлеккә тартырга ярдәм иттеләр дип уйлыйм. Дәрес материалын фәнни дәрәҗәдә һәм максатка туры китерерлек итеп төзедем. Программадан тыш материаллар да алынды.
Теоретик материал практик күнегүләр белән ныгытылды (фигыль формаларын тормышта куллана алалар).
Дәрес этапларына күчсәк, оештыру этабында фигыль сүзләр язылды, фигыль сүз төркеме турында искә төшердек.
Дәрес җиңелдән авырга бару принцибыннан чыгып төзелде. Җиңелдән авырга барган катлаулыктагы күнегүләр материалны ныгытырга ярдәм иттеләр. Гомумән, өч максатны да тормышка ашырдым дип уйлыйм.
Дәрестә уңай психологик халәт тудыру өчен демократик стильдә аралашырга тырыштым, шуңа күрә укучылар белән минем арада җылы мөнәсәбәт урнашты дип уйлыйм. Дәрес башында балаларга максатны җиткерү эш атмосферасы тудыруга нигез булып торды дип уйлыйм.
Минемчә, дәрес нәтиҗәле узды.
Файл с видеоуроком можно скачать с ссылки