СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дәреснең ссылкасы https://youtu.be/7MFjpoksu6c

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дәресне шушы ссылка буенча карарга була. 

Просмотр содержимого документа
«Дәреснең ссылкасы https://youtu.be/7MFjpoksu6c»

Республикакүләм “Мастер-класс” бәйгесендә катнашучы

татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә


Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Ул кешелекнең рухи киләчәген кайгырта, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсцяр Илдус кызы Курамшина да инде егерме ике ел, укытучы алдындагы җаваплылыкны тоеп, туган телебезне саклап калуга, үстерүгә армый-талмый хезмәт итә. Ул – I категорияле югары белемле укытучы. Методик темасы: «Рус телле укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану”. Һәрдаим белемен, педагогик осталыгын арттыру юнәлешендә эшли, эзләнә. Тел һәм әдәбият укыту методикасындагы яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып бара, яңа метод һәм алымнарны, эш ысулларын үз тәҗрибәсендә киң куллана. Татар теле кабинетын җиһазлауга, аны матур әдәбият, күрсәтмә материаллар белән баетуга зур әһәмият бирә.

Ул рус телле балаларга татар телен өйрәтә. “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр – чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”,- дип, татар теленең гаҗәп кыйммәтле, хикмәтле хәзинәсен – энҗе-мәрҗәннәрен эзли, таба, күрә, чүпли белергә өйрәтә, ана теленең иң матур, иң назлы тел икәненә төшендерә, телләрне кадерләргә, горурланырга һәм сакларга өнди. Шулай ук укучыларга белем һәм тәрбия биргәндә, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, милли традицияләр белән таныштыра, аларны рус халкының гореф-гадәтләре белән янәшә куеп өйрәтә. Шуның нәтиҗәсендә төрле бәйгеләрдә, призлы урыннар яулыйлар. Һәр уку елында әти-әниләрне кунакка чакырып, рус телле укучылар белән татар телендә милли бәйрәмнәр, әкиятләр, язучы-шагыйрьләрнең әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Ул рус телле укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Балаларга шәхес буларак каравы нәтиҗәсендә Илсөяр Илдус кызының укучылар арасында авторитеты зур. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Ул аларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәше дә.

Илсөяр Илдус кызы район татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтә, семинарларда чыгышлар ясый. «Рус телле укучыларга коммуникатив методика нигезендә белем һәм тәрбия бирү” - «Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына сөйләм үстерү дәресе, 4 сыйныф, «Мин татарча сөйләшәм” (башлангыч сыйныф – рус телле укучылар), «Песнәк белән Әнисә» 4 сыйныфта үткәрелгән ачык дәресләр. III Международная научно-образовательная конференция организованная на базе КФУ үткәргән “Актуальные проблемы современной педагогической науки”.

Бигрәк тә рус төркемендә белем алучы 5 нчы сыйныф укучысы Прокофьева Виктория белән уртак уңышлары күп. Республика күләмендә үткәрелүче “ТатарТеле ИНФО”, “Мин- заман укучы”, “Сөйкемле Шүрәле”, иншалар бәйгесендә катнашып, призлы урыннар яуладылар. Шулай ук татар төркеменең 7 сыйныф укучысы Курамшина Регинаның да уңышлары зур. “ТатарТеле.ИНФО”, “Мин-укытучы!” сертфикат, Россиякүләм “Балаларның фәнни-эзләнү һәм проект эшләре” диплом

Аның укучылары ел саен район һәм республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты бәйгеләрендә призлы урыннар яулыйлар. 2016/2017 нче уку елында 10 нчы сыйныф укучысы Сафиуллина Камилә Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм театрның 110 еллыгы уңаеннан уздырылган “Ул кабызган утлар балкышында каташканы өчен сертификат һәм 2 урын дипломга лаек булды, 2016/2017 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Курамшина Регина “XV Рождественские чтения” татар әдәбияты буенча республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә - катнашучы, 2016/2017 елда татар теле буенча үткәрелгән бәйгедә, 6 сыйныф укучысы Курамшина Регина – халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге IV республика конференциясендә катнашты, 2016/2017нче уку елында 9 сыйныфы укучысы Гарифуллина Алинә “Алиш эзләреннән” IV төбәкара фәннә-гамәли конференциясендә катнаша, экология елына багышланган “шаги в науку” 7 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Гөлчәчәк сертификат бирелә. Республика күләм иҗади конкурсында “Үз кулларыбыз белән җир шарын саклыйбыз” 6 сыйныф укучысы Курамшина Регинаның проект эше өчен диплом белән бүләкләнә.

И.И.Курамшина мәктәптең гуманитар цикл методик берләшмә җитәкчесе.

Төрле конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешә. Диплом белән бүләкләнде, II республикакүләм Ренат Харис укулары конференциядә чыгыш ясап, диплом алды, Бөтенроссийякүләм конкурсы “Успех.Успешность.Компетентность” пректында “Талантикус” олимпиадасында лауреат булды, Региональ семинарда “Особенности преподавания татарского языка и литературы в ОУ» катнашып сертификатка ия булды,

Укытучы сыйныфтан тыш чараларда да актив катнаша. Мәктәптә Илсөяр Илдус кызы җитәкчелегендә укучылардан оештырган “Өмет” театр коллективы Х.Ибраһимның әкияти тамашасыннан “Төпчек малай маҗаралары” өзек сәхнәләштереп, 2016 елда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең зона этабында катнашканы өчен грамотага һәм диплом алдылар. Ә 2017 елда Г.Гильмановның “Шүрәлеләр ни атлы” пьесысыннан өзек күрсәттеләр һәм “Сәйяр” театр-фестиваленең дипломантына лаек булдылар.

Тырыш хезмәте, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен 2016 нчы елда исполком тарафыннан Рәхмәт хаты, 2017 нче, елда район мәгариф бүлеге Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мөгаллимә туктаусыз эзләнә, педагогик осталыгын туктаусыз камилләштерә.





Мәктәп директоры: ______________/Замдиханов З.А./



Укыту-тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары : ______________/Телишева М.А./