СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Татар теле” укыту курсы эш программасы (4 нче сыйныф, рус төркеме)

Нажмите, чтобы узнать подробности

А?латма язуы

Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына (1-4 класслар), “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (1-11 нче сыйныфлар), авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева (2015), 165 нче урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч белем бирүдә төп укыту программасына, муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе 165 нче урта гомуми белем мәктәбенең 2015-2016 елына базис укыту планына нигезләнеп төзелде. Дәреслек: “Күңелле татар теле” Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова, Л.А. Гыйниятуллина. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

Просмотр содержимого документа
«“Татар теле” укыту курсы эш программасы (4 нче сыйныф, рус төркеме)»

Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль автономияле гомуми белем учреждениясе



КАРАЛДЫ КИЛЕШЕНДЕ РАСЛЫЙМ

М/Б утырышында Директор урынбасары Мәктәп директоры

Беркетмә № 1

______А.Г. Минсафина _________ В.М. Азеева __________ А.И. Шәмсетдинов

27“ август 2015ел “28“ август 2015 ел № 159/О “29“ август 2015 ел







Эш программасы

Татар теле”

4 сыйныф (рус төркеме)


Дәүләтшина Ильмира Гәбделәхәтовна, 1 нче квалификацион категорияле укытучы









РАСЛАНДЫ”: Педагогик киңәшмә беркетмәсе

159/О 29.08.2015 нче ел







2015-2016 нчы уку елы

Аңлатма язуы


Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына (1-4 класслар), “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (1-11 нче сыйныфлар), авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева (2015), 165 нче урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч белем бирүдә төп укыту программасына, муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе 165 нче урта гомуми белем мәктәбенең 2015-2016 елына базис укыту планына нигезләнеп төзелде. Дәреслек: “Күңелле татар теле” Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова, Л.А. Гыйниятуллина. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

Татар теленнән эш программасы бербөтен документ булып тора. Мәктәпнең укыту планы буенча 2015-2016 нче уку елы 4 нче сыйныфта 35 атна тәшкил итә. Атнага 3 сәгать татар теле. Программада татар теле укытуга елга 105 сәгать.

Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартының эчтәлегенә туры килә.

Татар теленнән эш программасы филология фәне өлкәсенең эчтәлеген тормышка ашыруга юнәлдерелгән, ягъни Россиянең тел һәм мәдәни җирлегенең бердәм һәм күптөрле булуы, телнең милли үзаң нигезе икәнлеге турында күзаллаулар формалаштыру; телдән һәм язма диалогик, монологик сөйләмне, аралашу осталыгын, әхлакый һәм эстетик хисләрне, иҗади эшчәнлеккә мөмкинлекләрне үстерү.

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе һәм, балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез сала, гомуми уку күнекмәләрен үстерүне төп максатлар рәтенә куя. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.


4 нче сыйныф укучыларын татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары:

  • башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру;

  • укучының танып белү,гомуми уку һәм язу күнекмәләрен,язма сөйләм культурасын үстерү;

  • татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

  • укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү.

  • татар теленең башка телләр арасындагы урынын билгеләү;

  • телнең лексик һәм грамматик чараларын баету.


Татар теленнән 4 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр.

- татар теленең авазларын һәм хәрефләрен,аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

- сүзләрне иҗекләргә бүлү,сүз басымын билгеләү;

- өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;

- сүзтезмә һәм җөмләне аеру,җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру.

  • җөмләләрдә сүзләрне сайлап яза белү;

  • төрле мәгълүмати чыганаклар (сүзлекләр, электрон чаралар) куллану.



4 нче сыйныфта ФГОС буенча уку елы ахырына татар теле укыту программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре.


4 нче сыйныф укучысында формалаша

4 нче сыйныф укучысы өчен мөмкинлекләр

Шәхси

Укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата шәхси кыйммәтләре формалаша.

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Метапредмет

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет

Укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.












4 нче сыйныф укучылары өчен грамматик минимум.


  1. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллану. Тартымлы исемнәрнең күплек санда төрләнеше. Татар алфавиты. О, ы, э хәрефләренең дөрес әйтелеше, язылышы. Сан төркемчәләре. Сорау җөмләләр.


  1. Үткән заман хикәя фигыль. Инфинитив. Уйнарга яратам, уйный башлады төзелмәләре белән танышу. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану. Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе. Монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллану.


  1. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану. Мин, син зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә кулланышы.


  1. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе. Кемдер, нәрсәдер алмашлыклары.


  1. Исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше. Сүз ясагыч кушымчалар. Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану. Кадәр, соң бәйлекләре.


  1. Хәзерге заман хикәя фигыль, аның юклык формасы. Сузык авазлар. Антоним сыйфатлар.


  1. Тамыр, кушма, тезмә саннар. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта 3 затта сөйләмдә куллану.


  1. Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану.


  1. Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән). Сүз төзелеше. Сүз төркемнәре: исем, фигыль, сыйфат.


Практик өлеш.

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эш

Мөст.эш

Сүзлек диктанты

Контроль күчереп язу

Тест

Диктант

Инша

Имла

Дәреслекнең авторы

Татар теле

4

105

3

4

2

4

2

2

1

4

1

Р.З Хәйдарова, 2014



Календарь тематик план

Дәрес темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗәләр

Уку эшчәнлеге

төрләре

П

Ф

Белемнәр

Күнекмәләр

УУГ

I чирек

1

Белем бәйрәме белән котлау язу.

1

2.09

2.09

Белем бәйрәме, яңа уку елы башлана, килешә

Татар теле дәресе төзелмәсе.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Укучыларны үзконтроль һәм үзара контрольгә өйрәтү.

сүзлек белән эш, фонетик зарядка, җөмләләрне киңәйтеп язу

2

-мы/-ме сорау кисәкчәләре.

1

4.09

4.09

Дәрес, дәреслек, кирәк, түгел -мы/-ме сорау кисәкчәләре

-мы/-ме сорау кисәкчәләре; Сан+исем төзелмә


3

Сан+исем төзелмәсе.

1

7.09

7.09

сан+исем төзелмәсе



4

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

9.09

9.09

исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше Транскрипция билгеләре

Саннарны дөрес язу, күнегүләр өстендә эшләү.

5

Татар телендә сузык һәм тартык авазлар.

1

11.09

11.09

Аваз, хәреф, куян, он, камыр, көймә, күмәч транскрипция билгеләре

О, ө хәрефләренең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуы; ң хәрефенең сүз уртасында яки ахырында гына килүе Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

Дөрес әйтеп транскрипция билгеләре белән язу

6

О, ы, э хәрефләренең дөрес әйтелеше һәм язылышы.

1

14.09

14.09

О, ө хәрефләренең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуы; ң хәрефенең сүз уртасында яки ахырында гына килүе

Грамматик күнегүләр, транскрипция билгеләре белән язу.

7

Кереш контроль эш.

1

16.09

16.09



Контролъ эш эшләү

8

1-10 га кадәр һәм дистә саннары. Сан төркемчәләре.

1

18.09

18.09

Ничә? соравы. Микъдар, тәртип,

җыю саннары Кушарга, алырга, бүлергә, мисал, мәсьәлә

Ничә? соравы.

Микъдар, тәртип, җыю саннары

Татар теленнән төзелмәсе.

Грамматик күнегүләр, җөмләләр төзү, сораулар кую

9

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре.

1

21.09

21.09

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре тәртип, һәрвакыт, сүндерә, язу өстәле, тырыш, ялкау, игътибар

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Тәрҗемә итеп язу, күнегүләр өстендә эш.

10

Тартымлы исемнәрнең күплек санда төрләнеше.

1

23.09

23.09

Татар теленнән төзелмәсе язма эш, контроль эш, мәсьәлә чишә, хатасыз, бугай

Эшләргә кирәк төзелмәсе


11

“Контролъ эш “ хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

25.09

25.09

язма эш, контроль эш, мәсьәлә чишә, хатасыз, бугай

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү

12

Хикәя язу.

1

28.09

28.09

Характерны бәяләүче лексика



13

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

30.09

30.09

хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. Сабый, дәрес әзерли, тышка чакыра, күңел ач

Инфинитив+ ярата, эшли башлады төзелмәләре


14

Сорау җөмләләр.

1

2.10

2.10


Исемнәрнең тартым белен төрләнеше


15

Күнегүләр өстендә эш.

1

5.10





16

Үткән заман хикәя фигыль.

1

7.10


хикәя фигыльнең заман формалары

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру; кагыйдәләргә таянып аңлату.

сорау кую, күнегүләр өстендә эш.

17

Һава торышы билгеләрен белдерүче сүзләр.

1

9.10


Табигать, ел фасылы билгеләре, вакыт, көз, туңды, суынды, саргая



18

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

1

12.10


Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Үткән заман хикәя фигыль.

Кузгалак, сәламәтлек, дару үләннәре, дару, бака яфрагы, әрем

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе

җөмләләр төзү

19

Кемне? Нәрсәне? сораулары.

1

14.10


Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Исемнәрнең төшем килеше белән төрләнеше.



20

Күнегүләр өстендә эш.

1

16.10



кабатлау

21

Алфавитны кабатлау. Сүзлек диктанты.

1

19.10


Алфавит. Кошлар кыска,аккош, карга, песнәк, тукран, кышлый, җылы якка китә

Исемнәрнең иялек һәм төшем килешләре белән төрләнеше. Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр

грамматик күнегүләр, җөмләләр төзү.

22

Нинди? соравына җавап бирүче сүзләр.

1

21.10


Нинди? соравы

Җим, җитез, сандугач, тургай, күке, акчарлак, хәрәкәтчән, туклана

Сыйфатларны җөмләләрдә дөрес кулланып язу.


23.

Контроль күчереп язу.

1

23.10





24.

Хаталар өстендә эш.

1

26.10





25.

Исемнәрнең иялек һәм төшем килешләре белән төрләнеше.

1

28.10


Исемнәрнең иялек һәм төшем килешләре белән төрләнеше Ашата, эчертә, ашыйсы килә, тәрәзә, чукый башлады, шатланды, күз ачып йомганчы


грамматик күнегүләр, җөмләләргә сораулар кую

26.

Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр.

1

30.10


Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр.


грамматик күнегүләр, план төзү

II чирек

27.

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

9.11


Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең юклык формасы

Бара, кайта


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; язма эшләрдә кагыйдәләр куллану.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Грамоталы язу күнекмәләрен үстерү.

грамматик күнегүләр, тәрҗемә итү.

28.

Инфинитив. Уйнарга яратам, уйный башлады төзелмәләре. Сүзлек диктанты.

1

11.11


Инфинитив+ ярата,эшли башлады төзелмәләре

Су коена, өйрәнде, оча башлады, юкка чыкты; сәламәт, җилкә, шартлата, шаяра, курка

Инфинитив+ ярата, эшли башлады төзелмәләре

ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү.

29.

Исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

13.11


исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе

җөмләләр төзү

30.

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе.

1

16.11


грамматик күнегүләр.

31.

Күнегүләр өстендә эш.

1

18.11


исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе

Тутый кош, ярдәм итә, ишегалдында, эскәмия, кайвакыт, бервакыт, коткарды


32.

Тасвирлауны белдерүче сыйфатлар.

1

20.11


соры, җәнлек исемнәре; гомер


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Орфограммаларны кагыйдәләргә таянып аңлату.


33.

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап булып килгән исемнәр.

1

23.11




34.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

25.11


билгесез үткән заман хикәя фигыль

Йокы, уяна, тау, файда, ярыш, үкенү, хурланды, ярыша

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Тәрҗемә итү, сүзлек эше.

35.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

1

27.11


сыйфат дәрәҗәләре, төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар;

Сыйфат дәрәҗәләре

Грамматик. күнегүләр, сүзлек эше, комплиментлар әйтү

36.

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

1

30.11


Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Энә, тун, җәнлек, иснәгән, ышана

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү

37.

Күнегүләр өстендә эш.

1

2.12




Җөмләләрне киңәйтеп язу, җөмләләргә сораулар кую

38.

Керпе турында хикәя төзеп язу.

1

4.12


Хәзерге заман хикәя фигыль

Сер, еш, гөмбә, үлән, озынлык, юанлык, авырлык, буе

Хәзерге заман хикәя фигыль


39.

Үткәннәрне кабатлау.

1

7.12




табышмаклар, ребуслар чишү, җөмләләр төзү

40.

Мөстәкыйль эш.

1

9.12





41.

Хаталар өстендә эш.

1

11.12



хаталар өстендә эш эшләү

хаталар өстендә эш эшләү

42.

Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе.

1

14.12


Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе. Иң, бик, кыскара, каплый, туңа

Сорау алмашлыкларында басым

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру,классиикацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү,чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

Коммуникатив универсаль укугамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү


43.

Күчереп язу. “Кышкы уен”.

1

16.12





44.

“Яңа ел бәйрәме” темасына хикәя төзеп язу.

1

18.12





45.

“Яңа ел белән” котлау язу.

1

21.12




Яңа ел бәйрәме белән котларга өйрәнү

46.

Билгесез үткән заман фигыль

1

23.12




Грамматик күнегүләр, тәрҗемә итү, дөрес язу

47.

Кушма сүзләр

1

25.12


Тимераяк, ташбака, көньяк, төньяк

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.


48.

Контроль эш.

1




Мөстәкыйль эшләү


49.

Хаталар өстендә эш.

1



көлеп тора, түгел, тыңламый, шугалак, үкенә, я, әлбәттә, ә

Хаталарны аңлау, төзәтү


50.

Үткәннәрне ныгыту.

1





грамматик күнегүләр, җөмләләр төзү

III чирек

51.

Исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше.

1



Исемнең зат-сан белән төрләнеше.

Исемнең зат-сан белән төрләнеше

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Сүзлек эше, грамматик күнегүләр

52.

Саннар.

1



Түгәрәк исемнәре Түгәрәк,җитәкче, заманча, җыештыра, күрше, ашарга пешерә, эшчән


Грамматик күнегүләр

53.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1



Батыр, ялкау, юмарт, саран


Санау күнегүләре, ситуатив күнегүләр

54.

Синең алмашлыгын белдерүче исемнәр.

1



Әйбер, бүләк итү, зурлар, чын дус

Сүз ясагыч кушымчалар -чы/-че


55.

Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че.

1



сүз ясагыч кушымчалар -чы/-че. бакчачы, төзүче, сатучы, эшче, нефтьче, тегүче

Ашыйсы килә төзелмәсе

Грамматик күнегүләр, җөмләләр төзү

56.

“Минем чын дустым” темасына имла язу.

1




Уйный башлады төзелмәсе. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Имла язу

57.

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1



Уйный башлады төзелмәсе

Кебек, бик, соң, гел



58.

Фигыльләрнең хәзерге һәм үткән заман формалары.

1



Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

Башмак, кадерле, бәхет, шыгырдавыклы, җибәрде, беркем

Чөнки теркәгече.


59.

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

1



Идән, түшәм, кадәр, ачыла, йомыла, кочаклады

Сүзләрнең синоним парлары

Грамматик күнегүләр, тәрҗемә итү, сүзлек эше.

60.

Кабатлау, ныгыту күнегүләре.

1



Сүзләрнең синоним парлары.

Сөенә, эзли, шыгырдый, шакый, һаман, кемдер, нәрсәдер, нидер, чыга, керә



61.

Контроль эш.

1




Мөстәкыйль эшләү

Контроль эш эшләү

62.

Хаталар өстендә эш.

1




Хаталар өстендә эш.


63-64.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

2



Йомшак, кечкенә, ярата, йөгерә, хуҗа, тәпи, маңгай, ашата, сагына, тап, шаян

Хәзерге, үткән заман хикәя фигыльнен юклык формасы.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.


65

Исемнәрдә -сыз/-сез аффикслары.

1



Исемнәрдә -сыз/-сез аффикслары.

Кат, йорт, төзи

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.


66.

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.




Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше



67.

Сыйфат.

1




Буе сүзенең Ю.к., Ч.к.,

У.в. килешләрендә төрләнүе

Сораулар кую.

68.

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

1



Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.



69.

“Дүртаяклы дусларыбыз” темасына хикәя төзеп язу.

1




Хикәя төзеп язу.

Хикәя язу.

70.

Ныгыту күнегүләре

1



Үткәннәрне кабатлау.



71.

Тест.

1



Тест.


Тест эшләү

72.

Чөнки теркәгече

1



Чөнки теркәгечен җөмләдә куллану


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Грамматик күнегүләр

73.

Котлау язу.

1





Котлау язу.

74-75.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Сүзлек диктанты.

2



Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Хикәя фигыльнең

заман белән төрләнеше Үткән дәрес лексикасы

Сүзлек эше, тәрҗемә итү, грамматик күнегүләр

76.

Парлы сүзләр.

1






77.

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1



Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль


Грамматик күнегүләр

78.

Гади һәм кушма саннар.

1



Гади һәм кушма саннар.

Сан төркемчәләре

Саннар өйрәнү.

79.

Үткәннәрне кабатлау.

1





Бәйрәмнәр турында сөйләү, бәйрәм белән котлау, грамматик күнегүләр,

80.

Контроль күчереп язу.

1



Контроль күчереп язу.



81-82-83.

Кая? Кайда? Кайдан сораулары.

3



Кая? Кайда? Кайдан сораулары. Ватан,туган як, туган ил, дәүләт теле, сурәтләнгән, тату, милләт, төс, ил, дәүләт гербы, дәүләт флагы, дәүләт гимны.


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү, коммуникатив мәсьәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

Сораулар бирү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

84.

“Татарстан республикасы” темасына хикәя төзеп язу.

1





Хикәя язу.

85.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

1




Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны Ю.к., И.к., У-в. килешләрен сөйләмдә куллану.

Грамматик күнегүләр, кроссворд чишү

86.

Тест.

1





Тест.

IV чирек

87-88.

Инша “Җәй көне”.

2



Сабантуй, салават күпере, җиләк пешә, көннәр озын, төннәр кыска

“Җәй көне” темасына инша язу.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, эш башкаруның ысуларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

алган белемнәрне тикшерү эшендә мөстәкыйль куллану белү.

җөмләләр төзү, хикәя төзү

89-

90.

Теркәгечләр. Сүзлек диктанты.

2



Урман,эндәшә, уңган, усак, каен

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

чиләк, җиләк җыя, ерак, җиләк-җимеш исемнәре, чүп утый, су сибә, миләш, татар халык ашлары исемнәре

Урманга бару, җиләк җыю турында җөмләләр төзеп язу.


91.

Диктант “Җәй көне”.

1






92.

Хаталар өстендә эш.

1






93.

Вакыт рәвешләре

1



Кайчан? соравы

ярык, бүрәнә, бармак

Бүген, иртәгә, кичә, иртән рәвешләре

грамматик күнегүләр

94.

Мөстәкыйль эш.

1






95.

Сүз төркемнәре.

1



Кем? Нәрсә? Нишли? Нишләде? Нинди? Сорауларына җавап булып килгән сүзләр


татар халык ашларының исемнәрен дөрес итеп яза белү.

Татар халык ашлары исемнәре белән җөмләләр төзү

96.

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1




Кабатлау

Грамматик күнегүләр, кечкенә хикәя төзү, кроссворд чишү

97.

Контроль эш.

1




Контроль эш

Контроль эш

98.

Хаталар өстендә эш.

1




Сүз төркемнәрен белү


99.

Сүз төзелешен кабатлау.

1



Сүз төзелеше.

Сүз төзелешен белү

Карточкалар белән эш, сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүлү

100.

Сан төркемчәләрен кабатлау.

1




Сан төркемчәләрен куллану

Өстәмә биремнәр эшләү

101.

Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау.

1



Хикәя фигыльнең заман формалары

Хикәя фигыль заманнарын куллану


102.

Исемнәрнең тартым кушымчаларын кабатлау.

1



Исемнәрнең тартым кушымчалары.

Тартым кушымчаларын дөрес ялгау


103.

Гомумиләштереп кабатлау, йомгаклау

1





Әңгәмә, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

104-105.

Кабатлау

2







Барысы

105










Белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләрне бәяләүнең критерийлары hәм нормалары

п/п

Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

1

Күчереп язу

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

2

Сүзлек диктанты


5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз

3

Инша (өйрәнү характерында)



4-5 җөмлә

5-6 җөмлә



Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:

  • аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу;

  • нокталар урынына кирәкле хәрефләрне, сүзләрне куеп , җөмләләрне күчереп язу;

  • сүзләрне хәтердән язу, диктант язу һ.б.

  • имла, инша өйрәтү рәвешендәге язма эшләр буларак кына кулланыла;

  • татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

  • дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

  • бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

  • конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.


Агымдагы, тематик тикшерүләрне оештыру өчен тестлар, шул исәптән компьютер тестлары куллану файдалы. Алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда иң мөһим бурычларның берсе – сөйләм телен үстерү. Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзегәндә: сораудагы һәр сүз аңлаешлы булырга, сораулар артык озын булмаска, балаларга аңлашылмаган сүзләр кулланылмаска тиеш. Сорауларны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк. Укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь дә була ала:

1) укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә;

2)укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә;

3) тикшерү эше тагын да җанлана.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләр искә алып куелырга тиеш:

-сөйләмнең орфоэпик , интонацион, грамматик яктан дөреслеге;

- сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, эзлеклелеге ;

- сөйләмнең аңлаешлылыгы;

- сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге;

Җавапны бәяләгәндә, уңай һәм кимчелекләрен әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә кирәк.


4 нче сыйныфта эш төрләренең күләме һәм бәяләү

Язу: каллиграфик матур язу 3 юл. Орфографик (хәреф төшерү, өстәү, алыштыру,сүзләрне юлдан юлга дөрес күчермәү) хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

- контроль күчереп язу 5-6 җөмлә. Пөхтә, орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле; әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орф-к хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаса, 4-6 орф-к х атасы булса “3” ле, пөхтә булмаса, 6 артыграк орф-к хатасы булса “2”ле куела.

- контроль сүзлек диктанты 8-9 сүз, диктант 30-35 сүз. Пөхтә, 1 орфографик хатасыбулса “5”ле; пөхтә, 2-3 орфографик хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орфографик хатасы булса “3”ле; пөхтә түгел, 7 дән артыграк хатасы булса “2”ле куела.

Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында (инша 5-6 җөмлә, имла 45-50 сүз ) яздырыла, бер билге куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.

Бирелгән темага эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 грамматик хатасы булса “5”ле; эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик яки 2-3 грамматик хатасы булса “4”ле; эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик яки 4-6 грамматик хатасы булса “3”ле, эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик яки 7 дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.


Укыту процессының материаль техник тәэмин ителеше

Дидактик һәм методик тәэмин ителеш

Дидактик тәэмин ителеш

Методик тәэмин ителеш

1.Татарский язык. 4 класс: учебник для четырехл. нач. шк. В 2 ч. Р.З.Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина. – Казань: Татармультфильм, 2015.

2. Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк», Яр Чаллы, 2012.

3.Б.Рәхмәт “Сабан туенда”. Шигырьләр. – Казан: Тат.кит. нәшр., 2010.

4.Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2011.

5.Р.Миңнуллин “Алма бабай”. Балалар өчен шигырьләр, әкиятләр. – Казан: “Мәгариф”, 2012.

6.Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

1.Пособие для учителей, работающих с русскоязычными учащимися по учебнику “Күңелле татар теле”. – Казан: Татармультфильм, 2013.

2. А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов. «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.

3. Р.З.Хайдарова. «Научно-педаго-гические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан», Набережные Челны, 2012.

4. Р.З.Хайдарова «Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся», Набережные Челны, 2014.

5. Ф.Ф.Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре», Казан, “Мәгариф”, 2010.

6.Ч.М.Харисова «Тренировочные упражнения по обучению татарскому произношению», Казань, «Магариф», 2010.






Әдәбият

Дәреслекләр

Укытучы өчен әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Өстәмә әдәбият

«Күңелле татар теле». 4 сыйныф: Р.З.Хәйдәрова,Г.М. Әхмәтҗанова, Л.А. Гиниятуллина. – Казан: Татармультфильм, 2014.

1. А.Ш. Әсәдуллин, Р.А.Йосыпов. «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.

2. Р.З.Хайдарова. «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан», Набережные Челны, 2012

3. Р.З.Хайдарова «Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся», Набережные Челны, 2014

4. Ф.Ф. Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре», Казан, «Мәгариф», 2010.

5.Ч.М.Харисова «Тренировочные упражнения по обучению татарскому произношению», Казань, «Мәгариф», 2010.

1. Р.Р.Нигъмәтуллина «Татар телен

өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк», Яр Чаллы, 2012.

2. Б. Рәхмәт «Сабан туенда». Шигырьләр. – Казан: Тат.кит. нәшр., 2010.

3. Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2011.

4. Р. Миңнуллин «Алма бабай». Балалар өчен шигырьләр, әкиятләр. – Казан: «Мәгариф», 2012.

5.Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

6. «Салават күпере» журналы, «Көмеш кыңгырау» газетасы.


«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, «Мәгърифәт», «Ачык дәрес» газеталары



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!