СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе "Мин- мөгаллим"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Уземнең яраткан эшем турында эссе яздым. Уземнең уй-кичерешләремне тупладым.

Просмотр содержимого документа
«Эссе "Мин- мөгаллим"»

Эссе “Мин- мөгаллим”

Мөгаллим ... Нинди тирән мәгънәле сүз бу! Юк, бу гади сүз түгел! Мөгаллим дөньяга матурлык өстәүче, тормышны алга этәрүче, олы тормышка юл күрсәтүче ул.

Мәктәп елларыннан ук үземне күпмедер дәрәҗәдә укытучы итеп тойсам да, иң зур хыялым – театр артисткасы булу иде. Әти – әнием, укытучыларым «добровольно-принудительно» Алабуга педагогия институтына димләделәр. Бүгенге көндә мин аларга дөрес юнәлеш биргәннәре, туры юл күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтле. 2000 нче елда институтны тәмамлап, газиз Түбән Кама шәһәренә яшь белгеч буларак кайттым. 29 нчы мәктәп коллективы мине колач җәеп каршы алды.

Вакыт елгасы туктап тормый . Алга ага да ага... Көн дә иртә белән яраткан эшемә ашыгам. Бик шаян, саф күңелле, һәрнәрсәдән кызык таба белүче нәниләрем –яраткан укучыларым янына ашыгам....

Менә мин сыйныфка керәм. Анда мине якты күзләре белән белем алырга теләүче балалар көтә. Минем бурычым шушы балаларым күңеленә белем орлыклары салу, үзенең көченә ышандыру, көчле шәхес итеп тәрбияләү.

Минемчә, яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә яраткан эшең өчен җаның-тәнең белән  яну кирәк. Минем яраткан 29 нчы мәктәп девизы да шуны дәлилли. “ Әгәр мин янмасам, әгәр син янмасаң, кем бу дөньяны җылытыр?” Мәктәбебез эмблемасында бала йөрәген бер яктан әти-әни кулы, ә бер яктан укытучы кулы җылыта, җил-яңгырдан саклый. Үз эшең өчен бөтен йөрәгең белән янганда гына эшеңнең нәтиҗәсен күрә аласың.

Еллар дәверендә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Балаларым дәресләрдә актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.Аралашып, бер-береңә таянып эшләгәч, нәтиҗәләр дә озак көттерми.

Мин хыялларным ,аллага шөкер, чынга аша. Шуңа күрә, мин бәхетле! Театр артисткасы булырга хыялланган идем, мин чынлыкта да – театр артисткасы. Мәктәп – ул зур театр, сәхнә көн дә әйләнә, мин, үз чиратымда, үземнең төп ролемне – изге миссиямне башкарам. Мин баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да булырга тырышам.Укытучы булуым белән чиксез горурланам, чөнки мин, ана теле укытучысы - милләт сакчысы!












Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Похожие файлы

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!