
![]()
2018 ел
“Дөньяда бәхетле кешене күрүдән зуррак сөенеч бармы икән? Миңа калса, бәхетле кешеләрдән ниндидер бер җылылык, яктылык бөркелеп тора сыман. Шул җылылык синең сулышың аша- үпкәләреңә, ә яктылык -күзләрең аша барлык тамырларыңа тулып,тормыш авырлыгыннан, мең төрле мәшәкатьләрдән, җитмәүчелектән һәм тагын әллә нәрсәләрдән алҗыган тәнне кинәт өскә күтәрә. Син үзең дә сизмәстән җиңеләеп китәсең. Күзең ачыла. Тирә-юньдә кошлар сайравын ишетә башлыйсың, чәчәкләрнең матурлыгына сокланасың. Үз гомерендә бер дә бәхет күрмәгән кешеләр соклану, гаҗәпләнү сәләтен югалталардыр ”. Әйе, Фәнис Яруллинның бу гыйбарәсен укыгач: “Бу сүзләр минем бүгенге халәтемә туры килә бит”, - дип уйлап куйдым. Чөнки мин бик бәхетле кеше: яраткан эшем, укучыларым, терәк булырдай гаиләм бар.
“Чын укытучы - гомерен балаларга багышлаган, аларны укыту һәм тәрбияләү өчен көчен дә, вакытын да кызганмаучы кеше ул”, - дигән сүзләр белән тулысынча килешәм мин.Чөнки укытучы гаҗәеп изге һәм җаваплы һөнәр, ул кешеләрнең, илнең язмышын хәл итә. Шуңа күрә мин үземнең укытучы булып эшләвемә чиксез шатмын.Укучыларымның сорау тулы карашларын тою, аларның уңышларын күреп шатлану күңелемә рәхәтлек бирә.
Һәр иртән дәресне башлар алдыннан кулыма ”Мәшһүр мәгърифәтче- галим, педагог Ризаэтдин Фәхретдин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану” китабын алам. Китапны кат-кат укыйм да уйга калам.
Нинди, эчтәлекле, мәгънәле язмалар!
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр!”дигән сүзләрне укыгач, хезмәт елларымны берә-берәм күздән кичерәм һәм үз-үземә сорау бирәм
“22 ел укытучы булып эшләү дәверендә нәрсәгә өйрәндем, эшемдә нинди уңышларга ирештем мин?”. Саный китсәң, шактый гына икән...
Бар яктан да камилләшкән шәхесләр тәрбияләү өчен без – укытучылар нинди сыйфатларга ия булырга, ничек эшләргә тиешбез соң ? Һәрберебез бу турыда уйланадыр, мөгаен.
Ризаэтдин Фәхретдиннең укытучыларга йөкләнә торган вазифалары белән танышкач, нәтиҗә ясап була, әлбәттә.
Эшемнең беренче көннәреннән төп максатларымны түбәндәгечә билгеләгән идем: милли телләрне үстерү һәм саклау, укчыларны халкыбыз мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру, төпле белем бирү, милли үзаң тәрбияләү, башка милләт укучыларын да дөрес һәм матур итеп татар телендә сөйләшергә өйрәтү, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Ә бу максатларга ирешү зур тырышлык, түземлелек, иҗади хезмәт таләп итә икән.
Һәр дәреснең башламын галимебез Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннан алынган юллар белән ныгытабыз:
Урыныгызда һичбер якка авышмыйча, укытучыга туры карап, әдәп белән утырыгыз.
Дәрес вакытында башкалар белән төртешмәгез.
Дәрескә күңелегезне салыгыз, укытучының һәрбер сүзен зиһенегезгә урнаштырыгыз.
Дәрес вакытында сөйләшмәгез һәм башка эшләргә күңелегезне бирмәгез.
Ни өчен шулай башлыйммы? Чөнки беренче вазифа- укытучының холкы, гамәле белән бәйле. Ә холык белән гамәл – укучыларга үрнәк, күчергеч.Укытучы кеше- үзе нинди генә зирәк акыллы булып та, гүзәл холык иясе булмаса, аның укытуыннан бернинди дә файда юк. Шуның өчен без һәрбер балага олы шәхес итеп карасак, нәтиҗәсе дә, әлбәттә, бик яхшы булачак.
“Апа, сезнең кебек укытучы буласым килә!”- дигән сүзләрне ишетү- нинди шатлык бит!
Икенче вазифа итеп, укытучыга белергә тиеш булган белемнәрне белүен, укытучылык итәргә кулыннан килүен, булдыклылыгын күрсәтә.Укытучы кеше барысына да әзер булырга тиеш!
Соңгы елларда мәгълүмати технологияләрнең зур тизлек белән үсүе яшь буынның белемле иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Билгеле, компьютер да, информацион технологияләр дә үзләре генә укучының интеллектуаль һәм әхлакый сыйфатларын формалаштыра алмый. Ләкин бу яңалыкны куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерергә, максатка омтылучанлыкны уята. Безнең мәктәп- рус мәктәбе, шул сәбәпле укучыларда таар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту зур тырышлык сорый. Компьютер технологияләрен куллану гына шушы проблеманы хәл итәргә булыша.
“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән дә килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Дәреснең төрле этапларында урынлы, уйланылып кулланылган эш кенә уңай нәтиҗәләр бирә.Шуңа күрә мин дәрестә күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланырга тырышам. “Уен-табышмак”, “Уен-сәяхәт”, “Ватык телефон”, “Хәрефләрдән сүзләр төзү, “Тәрҗемәче”ләрне рус балалары бик яратып башкаралар.
Тагын бер кызыклы эш формасы булып - укыган әсәрләрне, татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү тора. Инде берничә ел эчендә әти-әниләргә “Әппәснең табышы”, “Төлке һәм бүре”, Тавык һәм ике тычкан”, “Шалкан”, “Настяның туган көне”, “Нәүрүз”, “Кызыл алма”, “Җырлап узган җәй” ләрны күрсәтергә өлгердек. Эшнең бу алымы рус телле балаларның сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерә.
Әлбәттә, музыка, шигърият тә татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен зур мөмкинлек бирә. Балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль башкарганда якташым Сара апаныжүтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам. Бу алым, минемчә,бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.
“Дәрес кайчан бетәр икән”- дип түгел, “Дәрес бетте мени инде”- дип уйлаган укчыларың күп икән, димәк, бу дәресләр үз нәтиҗәсен биргән дигән сүз! Монда инде өченче вазифа- дәрес укыту методларына нык игътибар ителгән.
Дүртенче вазифа- укытучыдагы йомшаклык, ягымлылык, үз-үзен олы итеп тота белү сыйфатлары. Берәр теманы аңлатып-аңлатып та, укучылар аңламаса, әлбәттә, күңел төшеп китә. Тик моның сәбәбен укучыдан түгел, үзебездән сабыр гына эзләсәк, әйбәт булыр иде. “Сабыр төбе- сары алтын” –дип юкка гына әйтмиләрдер.
Бишенче вазифа нәрсә соң?
Ул- безнең матур итеп һәм камил итеп сөйләвебез, укучылар белән уртак тел табуыбыз. Без дәрес вакытында оста сөйләп, авыр нәрсәләрне дә җиңел аңлатсак, бу дәрес укучыларның күңелендә калачак.
Мәшһүр мәгърифәтченең язып калдырган вазифалар ничек мәгънәле, дөрес!
Уйларымнан арынып, үз алдыма кабат сорау куям.
Үтимме мин боларның барысын да?
Җавабым әзер. Бу вазифаларны төгәл үтәргә тырышам кебек! Һәм ышанамын:куйган хезмәтләрем киләчәктә миңа шатлык өстенә шатлык өстәп торыр.
Иң мөһиме: тырышып, иҗади эзләнеп бу вазифаларны төгәл үтәп, эшләргә язсын!
Ризаэтдин Фәхретдин сүзләрендәгечә, үзебез ХХI гасырда яшәсәк тә, балалараны киләсе заман өчен укытырга, тәрбияләргә тиешбез.
Инженермы, врачмы ул, төзүчеме,
Нефтьчеме, кырда иген игүчеме,
Кем булса да –
Акыллы һәм көчле булып,
Килеп баса ил алдына
Кеше булып!
Шул чакта син чын күңелдән шатланасың:
“Ул бит минем укучым!”,- дип мактанасың!