СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе на тему " Через тернии к звездам"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Написал эссе на тему "Через тернии к звездам". Здесь я рассказал о том, как я пришел к призванию учитель.

Просмотр содержимого документа
«Эссе на тему " Через тернии к звездам"»

Чәнечкеләр аша йолдызларга

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип укытучыларны саныйм.

Укытучы!!! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай яклап, саклап йөрүче бит син-Укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче, киңәш бирүче , каршылыкларны җиңүче дә бит син-Укытучы!

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә баручы, аны белем дөньясына алып керүче, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куючы бит син-Укытучы!

Бала вакыттан мине әлеге мактаулы һөнәр кызыксындырды.Бу һөнәрне сайлауга башлангыч сыйныфларда беренче укытучым, күршем Мөхәммәтшина Рәшидә апа һәм Яр Чаллы шәһәрендә яшәп,бөтен гомерен балаларга биреп,филология фәннәре доценты дәрәҗәсенә җиткән әниемнең бертуган абыйсы Гыйләҗев Илдус абый да сәбәпче булды. Нигәдер миңа аларның тормышлары башкаларныкыннан ничектер аерылып тора сыман тоела иде.

Минем әти-әнием гади эшчеләр булуга карамастан, дүрт баланы да(без гаиләдә дүрт бала) югары белемле иттеләр. Өчебез укытучы һөнәрен сайладык һәм эшебезне яратып башкарабыз.

Беренче курс, беренче укытучы, беренче лекция...Күпме сулар аккан, күпме җилләр искән...Студент еллары бер мизгел шикелле үтеп тә китте. Вакытлар үтсә дә, үзалдыма куйган максатыма ирешү өчен күпме кыенлыклар, авырлыклар чигүем әле дә күзалдымда. Югары уку йортының татар теле бүлегендә егетләр бармак белән генә санарлык иде.Укый башлагач: "Башка фәнне булдыра алмагансыңдыр инде, егет кешегә бер дә килешеп бетми",- дигән мыскыллы караш ташлап, кинаяле сүзләрен җиткерүчеләр дә табылды. Юк шул, дуслар, башка фәнне булдыра алмаганга түгел, ә нәкъ менә туган телемне өзелеп яратканга сайладым шушы һөнәрне.

Туган авылым белән Яр Чаллы арасында күпме чакрымнар ята. Шул чакрымнарны якын итеп, карлы-буранлы кышларда да, салкын җилле, көчле көзге яңгырларда да, дәрес калдырмыйча атна аралаш укырга йөрүем, бер туганнан икенче туганга, бер фатирдан икенче фатирга күчеп белем үзләштерүләрем һаман да истә. Укытучы булырга булган көчле теләгем мине бирешмәскә, максатыма, теләгемә ирешүчән булып үсәргә өйрәтте.

Шулай итеп, кечкенәдән хыялланган теләгемә ирештем. Мин-укытучы.

Мәктәптә мин "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда милли үзаң һәм гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү" дигән методик тема өстендә эшлим. Әхлаклылык күрсәткече булган гомумкешелек сыйфатларының (тугрылык, намус, шәфкатьлелек, өмет, ышаныч, сүздә тору, җаваплылык һ.б.) асылын-мәгънәсен ачып бирүдә яңа гасыр, яңа тормыш өчен мөстәкыйль уйларга сәләтле шәхесләр кирәк.

Укучы ул-шәхес.Кеше, шәхес-иң бөек кыйммәт.Шуңа күрә дә без, укытучылар, һәр укучыда талантлы, үзенчәлекле шәхесне күрә белергә, кешелекле кеше тәрбияләргә бурычлыбыз. Бу яктан тел һәм әдәбият дәресләре бик тә отышлы. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның хисләренә дә йогынты ясый, эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халык педагогикасы-иң төп тәрбия чарасы. Мәкаль, әйтем,табышмакларга мин дәресләремдә еш мөрәҗәгать итәм. Мәкальләрнең мәгънәсен ачып бирерлек итеп хикәя, инша, әкият язу, мәзәкләрне дәвам итү кебек иҗади эшләр дәресне җанлырак, кызыклырак итә. Төрле метод һәм алымнардан, яңа төр укыту технологияләреннән файдалану хезмәтемдә уңышларга ирешүгә юл ача.

Әдәплелек, тыйнаклык, намуслык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар һәр милләт кешесенә дә хас. Милли культура формалаштыруда иң мөһиме-халык традицияләренә,гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.Милли кыйммәтләрдән башка чын кеше шәхес була алмый. Шуның өчен милли йолалар, милли бәйрәмнәр, киемнәр кебек үзенчәлекләрне балаларыбызга җиткерергә, аңлатырга тырышам.

Һәртөрле күнегүләрдән тыш, карточкалар белән эш, тестлар төзегәндә дә тикшереләсе җөмлә яки мисаллар, конструкцияләргә мисаллар сайлаганда К.Насыйри, Р.Фәхретдин, Г.Тукайның һ.б акыл ияләребезнең әхлак өлкәсенә караган фикерләрен алырга тырышам, шулар үрнәгендә балаларның аңнарында инсафлылык, өлкәннәргә ихтирам, мәрхәмәтлелек төшенчәләре тәрбияләргә омтылам. Укучыларның язма фикерләү күнекмәләрен үстерү максатыннан үткәрелә торган язма эшләр (изложение, сочинение), тикшерү максатыннан үткәрелә торган диктант текстларын да әхлакый эчтәлекле булганнарын сайларга тырышам.

Шунсын да әйтергә кирәк, без укучыларның барысын да иҗатчы итә алмабыз, билгеле.Әмма аларда үз эшеңә җитди карау, әдәбиятны ярату, милләтебез белән горурлану хисләре тәрбияләү бик мөһим. Шулай итеп, укучыларның иҗади үсеш омтылышларына игътибар итү һәм һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү-яңа буын бәхетле булсын өчен кирәк ул.

Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен ныграк төшенәм. Минем омтылышым-һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру.








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!