СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе на тему: "Я- учитель!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

эссе на тему "Я - учитель".Давайте,познакомимся?

Просмотр содержимого документа
«Эссе на тему: "Я- учитель!"»

 Әле кайчан гына, мин дә, үзем кадәр сумка, иң матур чәчәкләрдән ясалган букет тотып; чәчемә ап-ак бантлар тагып, инде күптән әзерләп куйган, әллә ничә тапкыр киеп каралган күлмәк-алъяпкычларымны, өр-яңа туфлиләремне киеп, түземсезлек белән көтеп алган 1 нче сентябрь көнендә ашыга-ашыга мәктәпкә юнәлгәнемне; үз итеп, яратып каршы алган беренче укытучымны, аның елмаюлы көләч йөзен, ягымлы тавышын  бүгенгедәй хәтерлим. Шул вакыттан ук күңел түренә кереп урын алган, яраттырган укытучым һәм мәктәбем.Беренче хәреф танырга, хәрефләрне тезеп ниндидер серле, тылсымлы сүзләр язарга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, матур итеп җырларга, кыскасы барысына да өйрәткән, шул ук вакытта  укытучы һөнәренә зур кызыксыну һәм хөрмәт уята алган, беркайчан да онытылмаячак беренче укытучым Мифтахетдинова Фатыйма Сафиулла кызы; һәрдаим үзенең акыллы киңәшләрен биреп торучы, укытучы хезмәтенең бөеклеген үз эш-гамәлләре белән безгә төшендерә алган сыйныф җитәкчебез,рус теле укытучысы Ягъфарова Кадрия Касыйм кызы шушы олуг та, мәртәбәле дә, мөһим дә, шул ук вакытта мактаулы да булган укытучы һөнәрен сайлавыма зур этәргеч бирделәр . Үземдә булган укытучы һөнәренә хас һәм кирәкле булган уңай сыйфатларым   шушы олуг шәхесләр тәэсирендә формалашты. Еллар узды, хыялым тормышка ашты: мин башлангыч класс укытучысы һөнәрен үзләштердем.Укытучы һөнәрен сайлавымда әбиемнең,апам белән абыемның укытучы булып эшләүләре дә йогынты ясагандыр мөгаен.

          Мин мөгаллим! Мин бәхетле, чөнки яратып эшли торган эш урыным, балаларның шат авазлары белән тулган мәктәбем бар.Җитез адымнар белән, җиргә нык басып эш урыныма килеп керәм. Миннән ниндидер эчке дәрт, олы максатка омтылу, рухи көч ургылганын тоям.

.. Иртә. Салкын декабрь иртәсе. Тирә-юнь ап-акка төренгән. Табигатьтә кыш хакимлек итә. Минем яраткан ел фасылым.Әллә үзем дә кыш аенда туганга микән? Талгын гына яуган мамык кебек йомшак карны, ап-ак тун кигән агач-куакларны, ап-ак калын юрган ябынып йоклап ятучы болын-кырларны күзәтә-күзәтә, кышкы матурлыкка соклана-соклана мин мәктәбемә барам. Юл кырыендагы ике яклап тезелеп басып торучы купшы агачлар, нәни куаклар миңа хәерле юл, эшемдә уңышлар теләп һәркөн ак шәлләрен болгап озатып калалар да; эшләрең уңышлы  булсын,  эш көнең яхшы гына узсын дигән кебек каршы  алалар.

     Әйе, инде менә ничә ел шул юл буйлап сөенә-сөенә яраткан хезмәтемә ашыгам. Мәктәптә мине эчкерсез, кышкы аклыкны хәтерләтүче саф садә күңелле укучыларым каршы ала. Аларның кочаклап алып “Исәнмесез, апа”, “Хәлләрегез ничек?” дип күңел түрләреннән чыккан самими сүзләрен ишетүгә үзеңнең бар борчу-мәшәкатьләреңне онытып, икенче бер дөньяга чумасың, укучыларның икенче әти-әниләре булып, алар белән бер гаилә булып яши башлыйсың. Башкача була да алмый. Чөнки мин – укытучы. Минем өчен мәктәп – тормыш ул.Укучыларым миңа көч бирә, мин үземне аларга кирәкле саныйм.Һәр дәрестә үземә рухи азык алам. Яңа тема аңлату- минем өчен бәйрәм, контроль эшләргә “бишле” куйсам, күңелем сөенә.

Мин бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, үземнең яраткан хезмәтемә - яшь буынны тәрбияләүгә багышлыйм. . Укытучы булу миңа бик ошый. Минемчә, балалар белән эшләү – зур бәхет ул. Алар гына риясыз ярата,шул яратулары белән укытучыга канат куя, илһамландыра,ышаныч тудыра ала.

Укучылар  белән аралашу  миңа  чиксез  шатлык, рәхәтлек  китерә, чөнки  мин  аларга, алар  миңа  кирәк. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучыларны кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да артканнан-арта бара, бергә-бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.Без һәр көнне иртән,дәрескә кадәр китаплар укып уку тизлеген арттырабыз.

     Иҗат эшчәнлегенә зур игътибар бирәм, укучыларны да бу эшчәнлеккә тартырга тырышам. Бүгенге көндә шәхсән үземнең бик күп иҗади хезмәтләрем бар. Үземне төрле жанрда сынап карыйм. Бер генә вакыйга-күренешне, чараны, яңалыкларны, кешеләр язмышын игътибарсыз калдырмаска тырышам. Ә бит беренче иҗат орлыкларын күңелемә үземнең тел-әдәбият укытучым Әлфия Хатыйп кызы чәчкән иде. Шигырьләр язарга өйрәнеп, ул шигырьләрне -”Сабантуй” гәзитенә,”Ялкын “ журналына җибәрә идем.Бүгенге көндә минем “Йөрәгемә кырык йозак элдем” дип исемләнгән кечкенә генә шигырьләр җыентыгым бар.(Берничә шигыремә композиторлар көй дә яздылар.) Шуңа күрә үзем дә, укучыларымны тере һәм тере булмаган табигатьне, андагы үзгәрешләрне күзәтергә, матурлыкны,  кешеләрдәге уңай  якларны күрә, тоя, тасвирлый белергә, һәрнәрсәгә карата үзфикерле булырга өйрәтәм, аларны иҗат эшчәнлегенә юнәлтергә, иҗат серләренә төшендерергә тырышам.

  Мәктәп – элек-электән авылыбызның көзгесе. Укытучы сәнгать кешесе- артист та булырга тиеш, ә укучылар тамашачылар. Мин мәктәптә генә түгел, ә авыл, район мәдәният йортында оештырылган чараларда да катнашам. Моңа минем Алабуга мәдәният көллиятен тәмамлавым да сәбәпчедер бәлки. Бәйрәм-чараларда катнашу кешене рухи яктан баета, сәхнә культурасына өйрәтә дип уйлыйм. Чараларга балаларны да тартам. Бу алар өчен зур бер тәрбия булып тора.

     Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы – мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар сүнәчәк. Класс җитәкчесе буларак та укучыларның сәләтләрен ачырдай, аларга тәрбия бирердәй чаралар, бәйгеләр, бәйрәмнәр оештырырга тырышам.

 Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Ул чиктән тыш күп иҗат мөмкинлекләре бирә. Укытучы булу кыен, әмма мөмкин. Иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш, югыйсә, үзе бәхетсез булган укытучы беркайчан да бәхетле укучылар тәрбияли алмаячак. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. 

Укытучы!  Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Чөнки, син – Укытучы!









“Мин-укытучы!”

темасына эссе















Язды:

Мамадыш районы,Катмыш урта

гомуми белем мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Гизатулина Зөлфия Рашид кызы













2016 ел


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!